Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кубада 43 елда беренче тапкыр президент сайланды


Мигель Диас-Канель
Мигель Диас-Канель

Кубада 43 елда беренче тапкыр президент вазифасы кайтарылганнан соң ил парламенты әлеге урынга моңа кадәр Дәүләт шурасы рәисе булып эшләгән Диас-Канельны сайлады.

Куба парламенты илнең президенты итеп Мигель Диас-Канельны сайлап куйды. Бу хакта парламентның твиттерында хәбәр ителә.

Ил президенты вазифасына 17 намзәт дәгъва иткән. Диас-Канель өчен 605 депутатның 579ы тавыш биргән дип яза Куба коммунистларының Granma газеты.

1976 елда Кубада президент вазифасы бетерелде. Ил башлыгы булып Дәүләт шурасы рәисе торды. Президент вазифасы 2019 ел башында илнең яңа Конституциясе кабул ителгәннән соң кайтарылды. Ул парламент тарафыннан биш елга сайлана. Президент ике мөддәт эшли ала.

Диас-Канель Кубаны Дәүләт шурасы рәисе буларак 2018 елдан җитәкләде. Ул - Кубада коммунистик инкыйлабтан соң Кастро гаиләсеннән булмаган беренче җитәкче.

Кубаның яңа Конституциясе 2019 елның февралендә референдум нәтиҗәсендә кабул ителде. Аны кубаларның 73 проценты хуплады. Хакимият төзелешендәге кайбер үзгәрешләр кертүдән тыш, документ кешеләрнең хосусый милке һәм ирекле базар хокукларын таный.

XS
SM
MD
LG