Accessibility links

Кайнар хәбәр

Литвада 2021 елны Татар тарихы һәм мәдәнияте елы дип игълан иттеләр


Литваның Тракай шәһәрендә татар скверын ачу тантанасы
Литваның Тракай шәһәрендә татар скверын ачу тантанасы

Литва парламенты (сеймы) 2021 елны Литва татарлары тарихы һәм мәдәнияте елы дип игълан итте. Бу турыда парламентның матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Татарлар Литва тарихында шактый зур эз калдырган, барлык сугышларда һәм баш күтәрүләрдә катнашкан, Литваның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән" диелә парламент хәбәрендә.

Литва татарлары җәмгыяте илнең дәүләтчелеген торгызуга өлеш керткән, үз тормышын Литва белән бәйләп, бу дәүләтнең бер өлешенә әйләнгән дип тә билгеләп үтелә.

Литва кенәзе Гедиминас белән Алтын Урда арасында килешү төзелүгә 2021 елда 700 ел тула. Бу вакыйга 1321 елда була. Шул еллардан башлап татарлар Литвага күченеп килә башлый.

Моннан кала, быел яз Висагинас шәһәрендә уза торган Сабантуй бәйрәме Литваның матди булмаган мирасы исемлегенә кертелде.

2011 елда узган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, Литвада 3 мең татар гомер итә. Татарлар элек бу якларга Витаутас кенәз чакыруы белән килгән. Совет берлеге елларында Литваның татар җәмгыяте атом электр станциясен эшләтеп җибәрүче һәм аңа хезмәт күрсәтүче белгечләр-инженерлар белән тулылана. Клайпеда һәм башка шәһәрләрдә дә татарлар урнашып кала, болар диңгезчеләр һәм хәрбиләр була.

Литвада татарлар Вильнюс һәм Алитус районнарында тупланып яши. Илдә Литваның татар җәмгыятьләре берлеге бар. Илдә дүрт мәчет, берничә фольклор ансамбле эшли. Висагинас шәһәрендә 22 ел рәттән Сабантуй уздырылып килә, монда шулай ук татар якшәмбе мәктәбе дә эшли.

XS
SM
MD
LG