Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бердәм Русия" өчен күп тавыш бирүче Татарстан районнарында эшлеклелек активлыгы иң түбәне


Кайбыч районы Чүти авылы

Татарстанда эшлеклелек активлыгы рейтингы төзелде. "Бердәм Русия" өчен күп тавыш бирүче Татарстан районнарында эшлеклелек активлыгы иң түбәне.

Татарстандагы 45 районның өчендә генә эшлеклелек активлыгы индексы 50дән артып киткән. Бу хакта эшмәкәрлек шурасының XIII киңәйтелгән утырышында эшмәкәрләр хокуклары омбудсмены вазифаларын башкаручы Венера Камалова белдергән.

Республикада бары тик Сарман, Балтач һәм Теләче районнарында эшлеклелек активлыгы үсеше һәм эшлеклелек климатының яхшыруы күзәтелә. Әлеге районнарда активлык индексы 50дән артып китә.

Эшмәкәрлекнең хәле бигрәк тә Кайбыч, Азнакай, Апас, Лениногорски һәм Әтнә районнанында мөшкел. Әтнә районы эшлеклелек активлыгы рейтингының иң ахыргы баскычында урнашкан.

Азнакайдан тыш, әлеге районнар "Бердәм Русия" өчен иң күп тавыш бирүчеләрдән санала. Татарстан Дәүләт шурасына быел сентябрьдә узган сайлауда хакимият фиркасе Кайбыч районында 95,99 процент, Апас районында 96,77 процент, Лениногрски районында 80,46 процент, Әтнә районында 91,37 процент тавыш җыйган.

Эшлеклелек активлыгы үсеше югары булган өч районда "Бердәм Русия" фиркасенә бирелгән тавышлар 83,22 проценттан артмый.

Рейтинг 16 мең эшмәкәрне сораштырып уздырылган. Аерым алганда аларга "соңгы ярты елда бизнес алып бару шартлары яхшырдымы, үзгәрешсез калдымы, начарайдымы?" дигән сорау бирелгән. Муниципаль районнар һәм шәһәрләр өчен аерым рейтинг төзелгән.

Тикшерү нәтиҗәләренә караганда, Казанда эшлеклелек активлыгы индексы 8,9 процентка, Түбәр Камада - 7,7 процентка, Чаллыда 7,1 процентка кимегән.

"Халык хакимият киртәләренә зарлана", дип китерә Венера Камалова сүзләрен Бизнес-Онлайн.

"Бизнесны сораштыру - мөһим фактор, ләкин сурәтне тулаем күрергә кирәк. Тулырак анализ ясарга кирәк. Сораштыру һәм аерым эшмәкәрләрнең нәтиҗәләре объектив булмаска мөмкин", дигән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов.

XS
SM
MD
LG