Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Татарстан күзәтүчеләре беректәшлеге вәкилендә тентү узган


Азат Габделвәлиев
Азат Габделвәлиев

Татарстан күзәтүчеләре беректәшлеге вәкиле Азат Габделвәлиев элегрәк Алексей Навальныйның Казан штабы белән хезмәттәшлек иткән. Тентү Навальныйның Коррупциягә каршы фондына карата ачылган җинаять эшен тикшерү белән бәйле булырга мөмкин.

15 октябрьдә тәртип саклау оешмалары хезмәткәрләре Татарстан күзәтүчеләре беректәшлеге координаторы урынбасары Азат Габделвәлиевкә тентү белән килгән. Бу хакта юрист Илдар Кыямов Габделвәлиев туганнарына сылтанып Idel.Реалиига хәбәр иткән.

Активистның туганнары сүзләренчә, тентү иртәнге сәгать алтыдан соң башланган һәм сигезләргә кадәр дәвам иткән. Аннан соң Габделвәлиевне сорау алуга алып киткәннәр. Активистның кесә телефонын һәм башка техникасын алганнар диелә.

Азат Габделвәлиевтә тентү Коррупциягә каршы көрәш фондына ачылган җинаять эшен тикшерү белән бәйле булырга мөмкин. Элегрәк Габделвәлиев фондка нигез салучы, оппозиция җитәкчесе Алексей Навальныйның Казан штабында юрист булып эшләгән иде. 12 сентябрьдә аның әтисендә тентү узды, ә активистның банк картасы томаланды.

Русиядә бүген Коррупциягә каршы көрәш фонды эше белән бәйле тентүләрнең өченче дулкыны башланды. Илнең 30 төбәгендә Навальный штабларында һәм оппозиция җитәкчесе тарафдарлары яшәгән урыннарда тентүләр уза. Моны Русия Тикшерү комитеты да раслады.

"Тикшерү өчен мөһим булган әйберләр һәм документлар алына. Фондның кайбер хезмәткәрләре тикшерүчеләр янына сорау алуга чакырылган. Моннан тыш, Русия Тикшерү комитеты мөрәҗәгате белән мәхкәмә фондның банкларда ачылган хисапларын сак астына алды. Әлеге хисапларга чит ил чыганакларыннан акча күчкәне ачыкланды. Атап әйткәндә, әлеге факт фондны ят агентлар функцияләрен үтәүче оешмалар реестрына кертүгә нигез булды", диелә Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Уфада полиция тентүчеләрнең штаб активисты Ольга Комлева һәм Урыс-Юрмаш авыл шурасы депутаты Альберт Гаскәровка килүе билгеле булды.

  • Русия тикшерү комитеты Алексей Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фондына карата җинаять эше ачты. Тикшерү эше барышында 100дән артык физик һәм юридик затның хисаплары туңдырылды.
  • Тикшерү мәгълүматына караганда, Навальный нигез салган фонд хезмәткәрләре 2016-2018 елларда "рубль һәм чит ил валюталарында зур күләмдә акча алган", аны "өченче затлар" Мәскәүдә Cash-in һәм Recycling банкоматлары аша берничә банкның исәпләренә күчергән.
  • Навальный көрәштәше Леонид Волков хакимиятләр Навальныйның төбәкләрдәге штабларын финанслау мөмкинлеген бетерергә тели дип саный.
XS
SM
MD
LG