Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йошкар-Олада Рамай Юлдаш өендә һәм башка активистларда тентү узган


Рамай Юлдаш 12 октябрьдә Казанда узган хәтер көне митингында
Рамай Юлдаш 12 октябрьдә Казанда узган хәтер көне митингында

Тентүләр Коррупциягә каршы көрәш фондына карата ачылган җинаять эше белән бәйле.

15 октябрьдә Йошкар-Олада полиция татар активисты, татар мәдәнияте үзәге хезмәткәре Рамай Юлдашның фатирында, блогер һәм журналист Алексей Серегин, Либертариан фиркасе әгъзасы Михаил Мироновта тентүләр уздырган.

"Idel.Реалии" мәгълүматынча, тентүләр оппозиция җитәкчесе Алексей Навальныйның коррупциягә каршы көрәш фондына карата ачылган җинаять эше белән бәйле.

2018 елда Русиядә президент сайлавында намзәт буларак катнашырга җыенган Алексей Навальный штабы Йошкар-Олада 2017 елның маенда ачылды. Бер елдан штаб үзен рәсми тәртиптә туктатты. Аның активистлары күптән түгел Мари Илендә узган республика парламенты сайлавында Йошкар-Олада тавыш бирү урыннарында күзәтүче булып катнашты.

Рамай Юлдаш - татар активисты, Мари Илендәге татар мәдәнияте үзәге методисты, "Рәйхан" фольклор ансамбле артисты.

Русиядә бүген Коррупциягә каршы көрәш фонды эше белән бәйле тентүләрнең өченче дулкыны башланды. Илнең 30 төбәгендә Навальный штабларында һәм оппозиция җитәкчесе тарафдарлары яшәгән урыннарда тентүләр уза. Моны Русия Тикшерү комитеты да раслады.

XS
SM
MD
LG