Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ринат Мөхәммәдиев: "Кемгәдер ошау максаты куймадым"


Ринат Мөхәммәдиев
Ринат Мөхәммәдиев

"Казан утлары" журналының май, июнь саннарында Ринат Мөхәммәдиевнең "Ак кәгазь нидән саргая" романы басылып чыкты. Язучы-шагыйрьләр, әдәбият яратучылар арасында, социаль челтәрләрдә бу әсәр бәхәс куптарды.

Әсәрдә галимнәр Җамал Вәлиди, Нигъмәт Хәкимнең фаҗигале язмышы һәм аларга яла ягып башларына җиткән, кулъязмаларын үзләштергән икенче бер шәхес сурәтләнә. Автор Нәкис дигән кешенең аларның фәнни хезмәтләрен, кулъязмаларын үзләштерү өчен донос язып төрмәгә олактыруын сурәтли. Яла ягучы Вәлидинең томлыклар итеп чыгару өчен җыелган фольклор хәзинәсен дә кулга төшерә, башка хезмәтләр дә аның исеме белән басыла. Укучы Нәкис артында кем яшеренгәнен шунда ук таный.

Азатлык әлеге әсәрнең авторы, язучы Ринат Мөхәммәдиев белән сөйләште. Кешене башка кеше өстеннән әләк язугә нәрсә этәрә? Баш өстендә балта эленеп торганда кешелеклелекне саклап калып буламы? Еллар узу белән кешеләрне фаш итү һәм аларны аклау никадәр дөрес?

—​ Ринат әфәнле, романны күтәреп алучылар да, үлгән кеше керендә казыну кирәк идеме дип сезне гаепләүчеләр дә бар. Әлеге әсәр ничек язылды, аңа мәгълүмат озак тупландымы?

Бу романны язам дип йөрүемә кырык биш елдан да ким булмады

— Бу әсәр бер ел дәвамында язылды. Ләкин бу романны язам дип уйланып йөрүемә кырык биш елдан да ким булмады. Аспирантурада укыган чорда ук бик күп фольклор белгечләре белән аралашканда һәм борынгы газетларны укыганда бу проблемга мөнәсәбәтле кайбер фактларга юлыга идем. Ул вакытта әле зур галимнәр, өлкән язучылар исән иде. Мин алардан, ни өчен, нигә алай дип сораша башлагач, шушы проблемга кагылышлы җавапларны алдым. "Вакыт" газетын укып чыккач, Җамал Вәлидинең хатыны Ләйлиҗиһан апаның исән икәнлеген белеп алып, аны эзләп таптым. Алар автовокзал янында, Мәҗит Гафури урамына борылган почмакта ике катлы, бик бөтәшкән генә сары йортның икенче катында яшиләр иде. Менә шунда, кечкенә генә бүлмәдә яше туксаннан узган, картаеп корышкан Ләйлиҗиһан апа белән аның кызы – сәламәтлеккә туймаган, бик авыр хәлдә булган Әминә ханым белән очраштым. Алар белән сөйләшкәндә күңелемдә калган бик күп фактлар, документлар уңаеннан ачыклык керде. Ләйлиҗиһан апа бу очрашудан соң озак яшәмәде. Ләкин ул 1977 елда "Казан утлары"нда чыккан, Җамал Вәлидинең исемен аклаган мәкаләмне күрде һәм бик шатланды.

Нигъмәт Хәкимне Казанда әле дә белмиләр. Татар теленең фәнни нигезен булдырган, фольклорны өйрәнгән, шуның өстенә "Идегәй"нең тулы вариантын һәм төп нөсхәсен табып, аны гыйльми яктан әзерләгән кеше ул – Нигъмәт Хәким. Миңа аның кызы Әдибә ханым белән очрашу да насыйп булды. Нәрсәдер бар дөньяда, миңа шушы нәсел вәкилләре белән гел очрашып торырга туры килә. Менә хәзер мин Нигъмәт Хәкимнең оныгы Борис Хәкимов белән күршедә яшим. Аларның гаилә архивлары белән җентекләп таныштым. Өченчедән, Александр Иванович (фамилиясе махсус күрсәтелмәде ) дигән кеше белән очраклы рәвештә очрашу тетрәндерде. Һәм менә шушы өч сюжетның берсе дә уйлап чыгарылган түгел. Әлеге язмышлар, татар әдәбияты һәм фольклорын өйрәнүем, хәзер инде мәрхүм булган зур галимнәр – Хәмит Ярми, Илбарис Надиров, Мансур Хәсәнов, язучы Мирсәй Әмир белән бу темага сөйләшүләрем, шушы романга әзерлек булгандыр. Мирсәет Солтангалиев турында роман язу чорында архивларда кыйммәтле документларны өйрәнергә туры килде. Анда да бу темага кагылышлы шактый күп документларга юлыккан идем.

Әсәрнең миңа кыенлыклар тудыру ихтималын белдем

Проблемны яхшылап өйрәнгәнгә, язмый кала алмадым. Әгәр язмасам, бу очраклы фактик мәгълүматлар башка һичкемгә дә җыелып килә алмасын аңладым. Үземә ниндидер дан-дәрәҗә, файда күрү яисә исем алырмын бу әсәр белән дип уйлаганым булмады. Киресенчә, әсәрнең миңа кыенлыклар тудыру ихтималын белдем. Белә торып язарга кирәк санадым. "Казан утлары" журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллинга рәхмәт, мәсьәләне аңлап, аның җитдилегенә инанып, журналда романны чыгардылар.

—​ Әлеге роман басылу уңаеннан оештырылган түгәрәк өстәлдә катнашучылар безгә документлар күрсәтелмәде дигән дәгъва җиткерәләр. Һәрхәлдә, хәзер роман интернет киңлекләрендә тәнкыйтьләнә. Кирәк идеме галимнең керен фаш итү дигән фикерләр дә ишетелгәли.

—​ Ренат Харис, Тәлгат Галиуллин, Марсель Галиев, Камил Кәримов, Ркаил Зәйдулла, Вахит Имамов, Фәрит Яхинның фикерләре кыйммәтле булды. Гыйлемле, укымышлы кешеләр романны уңай бәяләде. Тәнкыйть cүзе түгәрәк өстәлдә ишетелмәде диярлек. Ахырда яза башлаулары – икенче мәсьәлә. Бездә бит күл артында бакалар кычкыра, куяннар йөгерешеп узды, кояш ялтырап чыкты, сандугачлар сайрый дип язган әсәрне генә бөтенесе дәррәү хуплап кабул итә. Ә мин кемгәдер ошау максаты куймадым.

—​ Роман авыр хисләр уятты. Без зур галим дип санаган кеше әләкче булып чыкты. Үзегез дә романны язганда каршылыклы хисләр кичергәнсездер.

Әсәрдә конкрет кеше турында әйтелми

— Әсәрнең прототиплары белән аралашып яшәдем, хөрмәт иттем. Тик әсәрдә конкрет кеше турында әйтелми. Бу әйбердән сак булырга кирәк. Анысын укучы үзе хәл итә. Бөтен нәрсә аңлашылырлык итеп язылган. Минем әдәби образларым бар. Алар документаль фактка нигезләнгән. Кабатлап әйтәм: роман кемнедер юкка чыгару, хөкем итү максаты белән язылмады. Мин хакыйкатьне бервакытта да яшереп булмый дигән уй белән эш иттем. Җамал Вәлидинең гомер буе җыйган мирасы бүген кайда? Нигъмәт Хәкимнең җыелган мираслары кем кулында? Нигә Александр Иванович нәселен югалткан? Ул бит бер очрак кына түгел. Татар галимнәренең иң күренеклеләре ул елларда юкка чыгарылды, нәсел-нәсәбе корытылды. Исән калганнары юктан баш калкыткан кешеләр. Түгәрәк өстәлдә дә, Нигъмәт Хәкимне бик белдекле 3-4 кеше Галимҗан Нигъмәти белән бутады. Кызганыч, татарның иң зур галиме, Петербур, Ташкент һәм Һиндстанда белем алган, күренекле экспедицияләрдә катнашкан Нигъмәт Хәкимне бүген татар бүлегендә укытучы галимнәрнең дә күбесе белми. Бу – факт.

—​ Утызынчы елларда юк ителгән шәхесләрнең язмышларын өйрәнүләрне дәвам итәсезме?

— Бервакытта да языла башлаган әсәрем турында сөйләшмим. Әйтеп куйсаң, киңәш бирүчеләр, акыл өйрәтүчеләр күбәя. Бу мәсьәләгә битараф түгел, дип җавап бирәм.

—​ Татарстан галимнәре хезмәт хакларын күтәрүне таләп итеп хатлар язды. Сезнеңчә, татар галимнәре бүген нинди хәлдә?

Чын язучының хәле бездә беркайчан яхшы булмаган

— Галимнәр генә түгел, татар зыялыларының, шул исәптән язучыларның да хәле әйбәт түгел. Гомумән, чын галимнең, чын язучының хәле бездә беркайчан яхшы булмаган. Яраклашучылар гына үзләренә иркен яшәү мөмкинлеген ачкан. Бу проблемны да, турыдан-туры әйтмәсәм дә, "Ак кәгазь нидән саргая" романында күрсәттем булса кирәк. Әйтик, фронтка китеп сугышып вафат булган, эзсез югалган кешеләр бар. Шул ук вакытта икенче берәүләр милләтнең асыл затлары булып, җылы кабинетларда утырып теге дөньяга китеп бара һәм аларга бервакытта да тел-теш тидерергә ярамый.

—​ Утыз җиденче еллар бүгенге көнгә ни дәрәҗәдә аваздаш?

— Аваздаш дип әйтмим, ләкин аның теләсә кайсы дәвердә кабатлануы бар. Турысын әйткән туганына ярамаган дигән закончалык та яши, тарихка объектив карау да җитенкерәми. Татарстанның 100 еллыгы якынлашып килә, бу очракта да бик күп фактларга мөнәсәбәтебез әлегә бәхәскә урын калдыра.

—​ МДУ аспиранты, "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итү эше нигезендә кулга алынган Азат Мифтаховны "Мемориал" хокук яклау үзәге сәяси тоткын дип таныды. Кулга алынган татар яшьләре бер ул гына түгел. Үз фикере булган кешеләр бүген дә авыр хәлдә.

— Үз фикерле кешеләр безнең илдә бервакытта да бәхетле булмаган. Ә инде сез искә алган конкрет кешеләрнең хәлен анализларга мин үземне компетенцияле дип санамыйм.

—​ Ринат әфәнде, татарлар бер-берсен авыр вакытта яклый аламы?

— Безгә бердәмлек җитми. Әлбәттә, бер-беребезне якларга кирәк. Бер йодрык булып, бер-беребезне яклап яшәмәсәк юкка чыгуыбыз бар. Без инде болай да бик авыр хәлдә. Ана телебез кыл өстендә. Милләтебезне, телебезне гомер-гомергә күпмедер яшәтеп килгән авыл язмышы кыл өстендә тора. Авылларда гомере булган әби-бабайлар яши, анда яшь гаиләләр, шул исәптән балалар калмады, без бу проблемага һаман битараф. Безгә бердәмлек тә, киләчәк турында уйлап эшләү дә җитенкерәми.

Ринат Мөхәммәдиев

Ринат Мөхәммәдиев – танылган татар язучысы. 1948 елның 10 декабрендә Татарстаның Мамадыш районы Кече Кирмән авылында туа. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. Филология фәннәре кандидаты. Татар телевидениесендә, "Казан утлары" журналында эшли. 1987-1989 елларда Татарстан китап нәшрияты белән җитәкчелек итә. 1989-1999 елларда Татарстан язучылары берлеге рәисе була. 1995-1999 Татарстан дәүләт шурасы депутаты булып эшли.

Халыкара Язучылар берлеге әгъзасы. 2000 еллар башында Мәскәүдә яши башлый, "Татарский мир" газетының мөхәррире. "Кенәри – читлек кошы", "Сират күпере", "Ак кыялар турында хыял", "Утлы таба өстендә: баштан кичкән фаҗига" һәм башка романнар, хикәя, повестьләре белән халык арасында таныла.

XS
SM
MD
LG