Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Победа" авиабилетлар бәясен 40 процентка күтәрә


Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе "Победа"га чит ил һава аланнарында рейска теркәлү өчен түләү алуны тыйганнан соң, һава ширкәте билет бәяләрен 25 еврога күтәрәчәк.

Русиянең "Победа" һава ширкәте чит илдән башкарылган очышларга билетлар бәясен 25 еврога (якынча 1800 сум) арттырачак. Арту 28 октябрьдән булачак.

Лоукостер вәкиле Елена Селиванова "Ведомости"га белдерүенчә, ширкәт билет бәясенә чит ил һава аланнарында теркәлү өчен түләүне кертергә мәҗбүр. Шулай итеп һава ширкәте Мәскәү шәһәр мәхкәмәсенең узган атнада чыгарган карарын үти. Мәхкәмә "Победа"га чит ил һава алананнарында теркәлү өчен түләү алуны тыйды.

Билетлар уртача 40 процентка артачак, бу моңарчы күрелмәгән арту.

Чит ил һава аланнарында рейска теркәлү өчен түләүне "Победа" 2018 елның октябрендә кертте. Әлеге таләп һава ширкәте кагыйдәләрендә язылды һәм онлайн-теркәлүгә кагылмады. Транспорт прокуратурасы яңа кагыйдәне канунсыз дип таныды һәм мәхкәмәгә шикаять тапшырды.

Русия һава аланнарында теркәлү өстәмә хезмәт буларак саналмый һәм һава аланнары җыемнарына һәм билет бәясенә кертелгән.

XS
SM
MD
LG