Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан мөфтие итеп Айнур Биргалин сайланды


Айнур Биргалин
Айнур Биргалин

Айнур Биргалин Башкортстан мөфтие булачак. Башкортстан мөселманнарының Диния нәзарәте пленумында ул бердәнбер намзәт буларак тәкъдим ителгән иде.

Уфада Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең VIII җыенында күпчелек тавыш белән Айнур Биргалин республика мөфтие итеп сайланды. Моннан тыш, җыенда делегатлар Диния нәзарәтенең низамнәсенә кайбер үзгәрешләр кертү өчен дә тавыш биргән дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте. Аерым алганда, район-шәһәрләрдә руханиларның вәкаләтләре, Диния нәзарәте президиумы функцияләре киңәйтелә. Нинди вәкаләтләрнең киңәйтелүе ачыкланмый. Моннан тыш, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмә шурасы һәм Аксакаллар шурасы төзеләчәк.

Низамнәмәгә ярашлы, диния нәзарәте рәисе биш елга сайлана.

Хәбәр ителүенчә, җыенда Русия Диния нәзарәте рәисе, Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, аның урынбасарлары Рушан Аббясов һәм Дамир Мөхетдинов, Дәүләт җыены-Корылтай рәисе урынбасары Эльвира Аиткулова, Башкортстан башлыгы идарәсе вәкилләре катнашкан. Равил Гайнетдин чара алдыннан республика парламенты башлыгы Константин Толкачев һәм башлык идарәсе җитәкчесе Александр Сидякин белән очрашкан.

Айнур Биргалин намзәте 17 сентябрь Башкортстан диния нәзарәте пленумында тәкъдим ителде. Ул бердәнбер намзәт иде. Пленумга исемлек белән генә уздырдылар, чарага килгән кайбер имамнар исемлектә булмау сәбәпле, залга уза алмады, журналистлар да форумга кертелмәде.

Белешмә. Айнур Биргалинга 29 яшь. Ул Учалы районының Баттал авылында туган. Уральски касабасында тугызьеллык мәктәп, аннан соң Белоретта лицей тәмамлый. Уфаның Русия ислам университетына укырга керә һәм, үзенең сүзләре белән әйткәндә, "бертөрлелектән туеп", белем алуын дәвам итү өчен Мисырдагы Әл-Әзхәр университетында укый башлый. Өченче курста укыганда Мисырда инкыйлаб башлана һәм ул кире Русиягә кайта.

Айнур Биргалин эшкуарлык белән дә шөгыльләнә. Башкортстанның мөселман эшкуарлары ассоциациясе әгъзасы. Спортчы. Грэпплинг көрәше белән шөгыльләнә.

XS
SM
MD
LG