Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкортстанда мөфтият диктатурасы урнашты"


Пленумда катнашучылар
Пленумда катнашучылар

Башкортстан диния нәзарәте пленумына кайбер имамнар кертелмәде. Мөфти вазифасына бердәнбер намзәт итеп бу вазифаны хәзер башкаручы Айнур Биргалин билгеләнде. Башкортстан диния нәзарәте корылтае 16 октябрь узачак.

17 сентябрь Башкортстан диния нәзарәте пленумы узды. Чара "Торатау" Конгресс-холлында үтте. Пленумга исемлек белән генә уздырдылар, чарага килгән кайбер имамнар исемлектә булмау сәбәпле, залга уза алмады, журналистлар да форумга кертелмәде.

Пленумда алда торган VIII корылтайга әзерлек һәм Башкортстан мөфтие вазифасына намзәт билгеләнде. Пленум корылтайга бернинди альтернативасыз бер генә намзәт чыгарырга карар итте. Ул Башкортстан мөфтие вазифасын башкаручы Айнур Биргалин. Башкортстан диния нәзарәте корылтае 16 октябрь узачак.

Форумнан соң Айнур Биргалин Азатлыкка фикерләре белән бүлеште.

Айнур Биргалин
Айнур Биргалин

"Пленум бик матур һәм югары дәрәҗәдә узды. Анда Русиянең мөфтиләр шурасы җитәкчесе урынбасары Рушан Әббәcов һәм шураның эчке эшләр департаменты башлыгы Али Хәсәнов, хөкүмәт ягыннан Башкортстан башлыгы идарәсе җитәкчесенең эчке сәясәт буенча урынбасары Урал Килсенбаев һәм Башкортстан башлыгы каршындагы дин эшләре шурасы рәисе Вячеслав Пятков катнашты.

Пленумга бөтен мөхтәсибләр диярлек килде. Барлык пленум әгъзалары булды. Корылтайга әзерлекне билгеләдек, безнең бердәмлекне бар дөньяга күрсәтеп һәм исбат итеп бердәнбер намзәт белән корылтайга әзерләнергә булдык. Бу безнең мөселман өммәтенең, диния нәзарәтенең бердәмлеген күрсәтә. Киләчәктә дә эшне бердәм алып барачакбыз", диде Айнур Биргалин.

Пленум эшендә катнашкан Уфаның "Рамазан" мәчете имамы Рәҗәп Мөхәммәдиев та чарадан канәгать булуын белдерде:

Рәҗәп Мөхәммәдиев
Рәҗәп Мөхәммәдиев

"Чарадан бик канәгать калдым. Фикерләр яхшы һәм якты. Аллаһы Тәгалә барыбызга да бәрәкәт бирсен. Пленум бик күркәм булды, бүлгәләнүләр булмады, бер тавыштан булып Айнур Биргалинны якладык. Альтернатива булмады һәм кирәкми дә", диде Уфаның "Рамазан" мәчете имамы Рәҗәп Мөхәммәдиев.

Бөрҗән районы имамы Рәсүл Мөхәммәтҗанов:

Рәсүл Мөхәммәтҗанов
Рәсүл Мөхәммәтҗанов

"Без чарада булдык, фикеребезне әйтеп карадык, ләкин күпчелек хәзрәтләр бер яклы булды. Альтернатива булмагач, ул сайлау була алмый. Башкортстан башлыгын да сигез кеше арасыннан сайлап куйдык. Хәзрәтләр бар район мөселманнары өчен җаваплы, җаваплылык үзләрендә", диде Рәсүл Мөхәммәтҗанов.

Азатлык чарага керә алмаган "Ихлас" мәчетенең элекке имамы Мөхәммәт Галләм фикерләрен дә белеште:

Мөхәммәт Галләм
Мөхәммәт Галләм

"Мин "Ихлас" мәчетеннән Башкортстан диния нәзарәте пленумына килдем. Мәчетебезгә яңа сайланган имам Альфред Дәүләтшин әлеге вакытта Төркиядә булуы сәбәпле, мәчетнең мөтәвәллият әгъзалары мине җибәрде. Ләкин мине исемлектә булмауга сылтап кертмәделәр. Мин 25 ел "Ихлас" мәчетенә хезмәт иттем. Безнең мәхәллә республикада иң зурларның берсе, ләкин сайлауда катнаша алмадым. Дөресен әйткәндә, сайлау берничә кеше арасыннан берне сайлап куюны күз уңында тота дип беләм. Мин пленумга кадәр үк альтернатив намзәтләр булмауны ишеткәч, чарада намзәт тәкъдим итәчәгемне белдергән идем. Бүген кертелмәү сәбәбен шуннан күрәм. Минем халкым каршында күңелем саф, мине кертмәүчеләрнеке үзләренең күңел шәрифенә багълы. Безнең республикабызда мөселманнар бер фикердә булсалар гына максатларына ирешә алалар. Ә тәкъдим итәргә җыенган намзәткә килгәндә, ул – Руслан Сәяхов. Ул дини яктан да, җәмгыяви яктан да бик әзерлекле галим. Мин альтернатив намзәтләр арасында аны күрергә теләгән идем, ниятем барып чыкмады. Ләкин хакыйкать барыбер өстенлек алачак", диде Мөхәммәт Галләм. Ул "Ихлас" мәчетенең Башкортстан нәзарәтенә керүен, ә нәзарәтнең Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия мөселманнар шурасына каравын әйтеп, киләчәктә аннан чыгып, Тәлгать Таҗетдин җитәкчелек иткән Русия мөселманнары диния нәзарәтенә күчү ихтималлыгын да әйтте.

"Башкортстанда мөфтият диктатурасы урнашты"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:39 0:00

Чарага керә алмаган Учалы районы имамы Исмәгыйль Мөхәммәтҗанов пленумнан чыгучыларга листовка таратып торды. Ул пленумда үзен мөфтилеккә намзәт итеп тәкъдим итмәкче булган. Листовкада аның Бохарадагы "Мир-Араб" мәдрәсәсендә һәм Мисырның "Әл-Хәзәр" университетында укуы, нинди вазифалар биләве, дистәгә якын китап чыгару әйтелгән.

Исмәгыйль Мөхәммәтҗанов тараткан кәзгазь
Исмәгыйль Мөхәммәтҗанов тараткан кәзгазь

Исмәгыйль Мөхәммәтҗанов республикада мөфтият диктатурасы бара дип исәпли:

"Пленумга безне кертмәделәр. Дөресен әйткәндә, без совет вакытында пролетариат диктатурасы астында яшәдек, хәзер мөфтият диктатурасы бара. Кешеләрнең сүзен игътабарга алучы юк. Бу бик начар. Альтернатива кирәк иде. Мин 30 ел буе дингә хезмәт итәм. Берничә районда имам булдым", диде ул һәм киләчәктә гаделлек җиңәр дигән ышанычын белдерде.

XS
SM
MD
LG