Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы яңа урамга Шәүкәт Биктимеров исеме бирелә


Шәүкәт Биктимеров
Шәүкәт Биктимеров

Казан хакимияте карарыннан аңлашылганча, Шәүкәт Биктимеров исеме Совет районындагы "Унистрой" төзелеш ширкәтенең торак комплексы урнашкан яңа урамга биреләчәк. Ул шәһәр читендә булырга мөмкин.

Казанның Совет районында барлыкка килгән яңа урамга СССРның халык артисты, театр һәм кино актеры Шәүкәт Биктимеров исеме биреләчәк. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты карарында әйтелә.

Документ мэрия порталында чыкты. Карардан аңлашылганча, урамга исем бирү мөрәҗәгате белән "Унистрой" төзелеш ширкәте чыккан. Әлеге вакытта ул Казан читендә "Весна" торак комплексының икенче чиратын төзи. Документта урамның әлеге торак комплексында булуы-булмавы әйтелми.

Шәүкәт Биктимеров 1928 елның 28 октябрендә Казан шәһәрендә туа, Татарстанның Саба районы Миңгәр авылында үсә. 1949 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый.

Шәүкәт Биктимеров – милли театрның иң атаклы сәхнә остасы, күпкырлы иҗади шәхес, татар сәхнәсенең реалистик традицияләрен дәвам итеп, төрле характерда дистәләрчә төп образлар иҗат иткән күренекле артист.

Ул бик күп рольләр башкарды, әмма иң танылган роле - җор телле, киң һәм шат күңелле, тормышны яратучы Әлмәндәр карт булды.

Биктимеров 2012 елда вафат булды. Яңа татар бистәсе зиратында җирләнгән.

Күптән түгел мәшһүр җырчылар Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакировның исемнәре Казан читендә урнашкан "Салават күпере" торак комплексына бирелде.

XS
SM
MD
LG