Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каталониядә эш ташладылар, юллар ябылды


Барселонада 18 октябрьдә протест чарасы
Барселонада 18 октябрьдә протест чарасы

18 октябрьдә Каталониядә Испания мәхкәмәсенең төбәкнең элекке җитәкчеләренә чыгарган хөкем карарына протест йөзеннән эш ташладылар.

Барселонада киңкүләм демонстрация уза, анда йөзләрчә мең кеше катнашыр дип көтелә.

Каталония кешеләре башкалага биш төрле юнәлештән агыла. Аларның күпчелеге шәһәргә җәяү килә, бу демонстрацияне "Азатлык маршы" дип атадылар. Төбәктә күп юллар ябылган, кайбер басмалар Барселона һава аланында 50ләп очыш кичектерелгән дип язды. Моннан тыш, театрлар, кафелар да эшләми. 26 октябрьдә узарга тиеш "Барселона" - "Реал" футбол ярышы, протестлар сәбәпле, декабрьгә кичектерелгән.

Урам җыеннары тыныч уза диелә. Соңгы көннәрдә Барселонада һәм Каталониянең башка шәһәрләрендә полиция белән бәрелешләр булган иде.

Каталония хөкүмәтенең элекке башлыгы Карлес Пучдемон җомга Бельгия полициясенә бирелгән дип хәбәр ителде. Испан мәхкәмәсе аны халыкара эзләүгә игълан иткән иде. Пучдемонның тоткарлануы турында тулырак мәгълүмат юк.

Пучдемон Испаниядән 2017 елда Мадрид Каталониядәге референдумнан соң автоном төбәкнең парламентын таркатып, турыдан-туры идарә керткәннән соң китте.

Элекке каталан җитәкчесе беректәшләре референдум уздыру өчен тугыз елдан 13 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителде. Моннан соң Барселонада протест чаралары башланды.

Каталониянең хәзерге башлыгы Ким Торра әлеге хәлдән соң бәйсезлек турында яңа референдум кирәклеге турында белдерде.

XS
SM
MD
LG