Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барселонада каталан җитәкчеләренә чыгарылган хөкем карарына каршы протест башланды


Барселонада протест чарасы
Барселонада протест чарасы

Испания Югары мәхкәмәсе 14 октябрьдә Каталониянең унике сәясәтчесенә хөкем карары чыгарды. Алар 2017 елның октябрендә төбәкнең бәйсезлеге турында референдум оештырудагы эшчәнлекләре өчен гаепләнә. Моннан соң Барселонада протест чаралары башланды.

14 октябрьдә Испания Югары мәхкәмәсе Каталониянең 12 сәясәтчесенә хөкем карары чыгарылганнан соң Барселонада протест чаралары башланды.

Мәгълүмат агентлыклары хәбәр итүенчә, демонстрациячеләр шәһәрнең өч төп урамын япкан, алар хөкем ителгән сәясәтчеләрне һәм Каталониянең бәйсезлеген яклап шигарләр кычкыра.

Алар Барселона һава аланына баручы юлларны да күпмедер вакытка ябып алды. Бәйсезлек тарафдарлары протест чараларын дәвам итәчәкбез дип белдерә.

Дүшәмбе Испания Югары мәхкәмәсе тугыз сәясәтчене фетнәгә котыртуда гаепле дип табып, 9 елдан 13 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү карары чыгарды. Тагын өч кеше хакимияткә буйсынмауда гаепләнеп, иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәзаларга хөкем ителде. Фетнә оештыру гаебе мәхкәмә тарафыннан нигезсез дип табылды.

Иң кырыс җәза – 13 ел төрмә – элек Каталония төбәк идарәсе рәисе урынбасары булган Ориоль Жункераска карата чыгарылды.

Каталония идарәсенең элеккеге башлыгы, хәзер эмиграциядә яшәүче Карлес Пучдемон һәм төбәк парламентының хәзерге җитәкчесе Рожер Торрен мәхкәмә чыгарган хөкем карарын тәнкыйтьләп, аны демократиягә һәм ватандашларның хокукларына һөҗүм итү дип атады.

2017 елның 1 октябрендә Каталония мөстәкыйльлеге турында референдум узды. Мадрид әлеге референдумга юл куймаска тырышты. Тавыш бирергә теләүчеләр полиция белән бәрелеште. Референдумда катнашкан сайлаучыларның 90 проценты Каталониянең бәйсезлеге өчен тавыш бирде.

Испаниянең Конституция мәхкәмәсе Каталония референдумын канунсыз дип атады. Шул ук елның 27 октябрендә Каталония парламенты Испаниядән аерылып чыгу турында резолюция кабул итте. Соңрак Испаниянең Конституция мәхкәмәсе Каталония бәйсезлеге турындагы декларацияне гамәлдән чыгарды.

XS
SM
MD
LG