Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каталония референдумындагы бәрелешләрдә йөзләрчә кеше яраланды


Референдумда полиция белән каршылык
Референдумда полиция белән каршылык

Испания полициясе сайлау бүлгеләренең күп өлешен япты. Кайбер бүлгеләрдә тавыш бирергә теләүчеләр полиция белән бәрелеште, полиция тавыш бирүчеләргә резин ядрәләр белән атты. Каталония хакимияте бәрелешләрдә 400дән артык кешенең яралануын белдерде.

Каталониядә төбәкнең Испаниядән бәйсезлеге турында референдум узды. 30 сентябрь Испания полициясе сайлау бүлгеләре оештырылган кайбер мәктәпләрне япты, әмма Каталония сайлаучылары кайбер сайлау бүлгеләренә тавыш бирергә җыелды. Испания хакимияте референдумны канунсыз дип атый.

Каталония хакимияте сайлаучылар теләсә нинди сайлау бүлгесендә тавыш бирә ала, дип белдерде. Өйдә принтердан чыгарылган тавыш бирү кәгазьләрен алып килү дә рөхсәт ителде.

Reuters хәбәр иткәнчә, кайбер сайлау бүлгеләрендә тавыш бирүдә катнашырга теләүчеләр чираты төнлә үк тезелгән.

Полиция эшне башлаган сайлау бүлгеләренә керүне туктатырга тырыша. Эшен башлаган бүлгеләрдән сайлау тартмалары, кәгазьләре алына. Аерым урыннарда полиция белән бәрелешү очраклары турында хәбәр ителә. Барселонага өстәмә берничә дистә мең полиция һәм гвардия хезмәткәре китертелде.

Түбәндәге видеода Мадридка буйсынучы полиция Жиронада Каталония башлыгы Карлес Пучдемон тавыш бирергә җыенган саулау бүлегенә керә. Нәтиҗәдә ул башка урында тавыш бирде.

Каталониядә полиция сайлау бүлгесенә бәреп керә
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:42 0:00

Кайбер урыннарда полиция тавыш бирүчеләрне куып таратыр өчен резин ядрәләр белән атты.

Испания прокуратурасы ил хакимиятенең сайлау бүлгеләрен ябу турындагы карарын үтәмәгән Каталония полициясенә карата чаралар күрәчәген белдерде. Каталония женералитат башлыгы Карлес Пучдемон исә испан хөкүмәтенең кешеләрне кыйнау, резин ядрәләр, ябылган сайлау бүлгеләре һәм чыгарылган сайлау тартмалары өчен һәрвакыт "хурлык билгесенә" ия булачак, дип белдерде.

Референдумның тавыш бирү өчен электрон системы эшен туктатты. Испания гвардиясе сайлау бүлгеләре булган мәктәпләрдә интернетны өзде. Референдум нәтиҗәләрен кулдан санаячаклар.

Барселона мэры Ада Колау Европа берлегенә, референдум нәтиҗәләренә карамастан, Каталония статусы турында мәсьәләне хәл итүдә арадашчы булырга өндәде. Мэр шулай ук Испания премьер-министрын вазифасыннан китәргә чакырды һәм демонстрантларга карата көч куллануны туктатуны таләп итте.

Барселония мэры референдумда тавыш бирә:

Испания вице-премьеры орайя Саэнс де Сантамария Каталония хакимиятләрен җавапсызлыкта гаепләде һәм полиция тиешенчә эшләде диде. Каталония хакимиятләре исә Мадридны нигезсез көч куллануда гаепләде. Каталония бу вазгыятькә тыкшынуны сорап Европа берлегенә мөрәҗәгать итәчәген белдерде.

Барселона мэры Испания премьер-министры Мариано Раһойны вазифасыннан китәргә өндәде. Кайбер халыкара матбугат чаралары Каталониядәге хәлләрне 1975 елдан соңгы иң авыр конституция кризисы дип атады. Ул чакта ил Франко диктатурасыннан котылган иде.

1 октябрь кичендә "Барселона" һәм испан "Лас Палмас" футбол такымнары арасында матч булырга тиеш иде. Каталония иминлек максатыннан футбол уены үткәрелмәячәк дип белдерде, анда 70-90 мең җанатар килүе көтелгән иде. Испания футбол лигасы җитәкчесе уенны күчерергә рөхсәт бирмәде, тик Барселона анда җанатарларны кертмәячәк, трибуннар буш булачак.

"Лас Палмас" такымы футболчылары Испаниянең бердәмлеген яклап, футбол киемнәренә Испания байрагын эләктерделәр. "Барселона" уенчыларының кайберәүләре исә референдумга тавыш бирергә килде.

  • 7 сентябрь көнне Каталония парламенты бәйсезлек турында референдум уздыру канунын хуплады, референдум 1 октябрьгә билгеләнде. 8 сентябрь көнне Каталония парламенты Испаниядән аерылу турындагы канунны хуплады.
  • Испаниянең Конституция мәхкәмәсе Каталониянең үзбилгеләнү турындагы референдум уздыру канунын гамәлдән чыгарды. 20 сентябрь көнне Испания полициясе бәйсезлек турындагы референдум әзерләүче Каталония хөкүмәтенең 14 түрәсен тоткарлады. Соңрак Испания хакимияте Каталония референдумы турындагы сайтларны яба башлады. Каталониягә өстәмә иминлек көчләре кертелде.
  • Каталония хакимияте референдумның барыбер узачагын белдерде. Референдумны һәм бәйсезлекне яклап, Барселонада һәм Каталониянең башка шәһәрләрендә меңнәрчә кеше митингларга чыкты.
XS
SM
MD
LG