Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбурда мәчетләр роле турында конференция оештыручылар прокуратурадан кисәтү алды


Чараны оештыручы Артур Мөхетдинов
Чараны оештыручы Артур Мөхетдинов

Кисәтүдә конференция вакытында Свердлау өлкәсе җитәкчелегенә карата мөселманнарның хокуклары кысылу нисбәтендә тәнкыйть сүзләре яңгырамасын, диелгән.

Бүген Екатеринбурда "Гаспринский укулары" төбәк фәнни-теологик конференциясе кысаларында узачак "Русия мөселманнарының ватандашлык тәңгәллеген формалаштыруда мәчетләрнең һәм милли-дини инфраструктураның роле" дип аталган конференцияне оештыручылар прокуратурадан кисәтү алды. Бу турыда үзенең Фейсбуктагы битендә Свердлау өлкәсе мөселманнары диния назарәтенең (Урал мөхтәсибәте) имам-мөхтәсибе Артур Мөхетдинов язып чыкты. Кисәтүдә конференция вакытында Свердлау өлкәсе җитәкчелегенә карата мөселманнарның хокуклары кысылу нисбәтендә тәнкыйть сүзләре яңгырамасын, диелгән.

"18 октябрьдә без Екатеринбур прокуратурасына бардык, безгә анда экстремист фикерләр әйтү ярамавы турында кисәтү тапшырдылар. Әлеге документ Гаспринский укуларында катнашучыларга бу чара барышында Свердлау өлкәсе һәм хокук саклау оешмаларына карата мөселманнарның хокуклары кысылу турында тәнкыйть сүзләр әйтүне булдырмаска кушыла, бу җыелган халыкның негатив реакциясенә, иҗтимагый тәртипне бозуга китерергә мөмкин, диелә", дип яза Мөхетдинов.

Урал мөхтәсибәтенең имам-мөхтәсибе уздырылачак чараның фәнни төстә, эксперт фикерләре әйтелә торган булуын ассызыклый.

"Урал мөхтәсибәтенең мөселман дин әһелләренең белемен күтәрү курслары уздыруда да, фәнни конференцияләр уздыруда да тәҗрибәсе бар. Алар лаеклы дәрәҗәдә узды. Гаспринский исеме, бәлки, безнең илдә күпләргә таныш түгелдер, нидидер шик һәм курку уятадыр. Бу уңайдан аның тормыш юлы һәм хезмәтләре белән танышырга чакырам. Исмәгыйль Гаспринскийның карашлары белән өстән-өстән генә булса да танышып чыккан һәр кеше бу бөек мәгърифәтче исеме белән экстремистлык – бер-берсе белән берничек тә яраша торган әйберләр түгел икәнен аңлар," дип яза ул.

Оештыручылар бу конференциянең Русиянең эре шәһәр үзәкләрендә мөселман милли-дини инфраструктурасын булдыру һәм аларның эшләве мәсьәләләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү максатыннан оештырылуын әйтә.

Екатеринбур мөселманнары озак еллар шәһәрдә Җәмигъ мәчете төзү хокукы өчен көрәшә.

XS
SM
MD
LG