Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбурда Җәмигъ мәчете төзеләсе урында Боз аренасы төзелә башлады


Мәчет төзелергә тиеш булган урын

Екатеринбур мөселманнары Җәмигъ мәчете төзелеше өчен хакимият куйган барлык таләпләрне үтәгән. Хәзер алар губернатордан җавап көтә.

Екатеринбур мөселманнары өчен Җәмигъ мәчете моннан ун элек ачылырга тиеш иде. Өлкәнең элекке губернаторы Эдуард Россель мәчеткә биргән җирне, хакимият тартып алды. Хәзер анда Боз аренасы төзелә башлады. Мәчет төзеләсе урында булдырылган вакытлыча бина ("Нур-Усман") әлегә калган, әмма ул да киләчәктә сүтелергә тиеш булачак.

Хәзер мөселманнар Җәмигъ мәчете өчен шәһәр үзәгендә яңа урын сорый. Алар хакимият куйган таләпләрне үтәп, күптән түгел өлкә губернаторы исеменә хат юллаган. Бу хакта Урал мөхтәсибәте рәисе урынбасары Наил Шәймәрданов белән сөйләштек.

Губернаторга язган хат
Губернаторга язган хат

– Наил әфәнде, Җәмигъ мәчете төзелеше тормышка ашсын өчен хакимият сезгә нинди таләпләр куйган иде?

– Безгә ике шарт куелды. Аның беренчесе – төзеләчәк мәчетнең инвесторы булырга тиеш. Бу шартны без үтәдек. Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин мәчет төзелешенең финанс ягын дини идарә үз өстенә ала дип губернатор исеменә гарантия хатын җибәрде. Димәк бу мәсьәләдә сорау булырга тиеш түгел.

Икенче шарт – Екатеринбурда эшләп килгән алты мөфтиятнең дә мәчет төзелеше мәсьәләсендә бердәм фикердә булуы. Бу бик авыр таләп иде. Чөнки мондагы мөселманнар төрле идарәләргә карый. Әмма Екатеринбурга Русиядә ислам бизнесы оешмасы рәисе Марат Кабаев килде. Аның килүе ярдәм итте. Биш дини идарә җитәкчеләре мәчетнең кирәклеген белдереп документка имза куйды. Моннан тыш әле иҗтимагый оешмалар да кушылды һәм губернаторга киткән мөрәҗәгатькә 12 имза куелды.

Шулай итеп, мөселманнар үзләре ягыннан мөмкин булган шартларны үтәде, гәрчә бу хакимият таләпләре урынсыз дип саный, чөнки безгә җир бүлеп бирелгән иде. Хәзер Җәмигъ мәчетенә бүленгән җирдә Боз аренасы бинасы төзелеше башланды.

– Сезнең сүзләргә караганда, Екатеринбурда алты мөфтият бар, ә губернаторга мөрәҗәгатькә биш дини идарә җитәкчесе кул куйган. Димәк кемдер имзаламадымы?

– Алты мөфтият арасыннан Сибгатулла хәзрәт кенә имзаламады. Заманында Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин аны вазифасыннан алды. Ул шуңа үпкәләп үз мөфтиятен оештырды. Аның иске мәчете бар. Шуңа ул бу хатны имзалаудан баш тартты. Сәбәпләрен дә аңлатмады. Таҗетдин мөфтияте вәкиле Радифулла хәзрәт кул куйганга, үч итеп куймагандыр дип уйлыйм.

– Сез Җәмигъ мәчете өчен бирелгән җирдә Боз аренасы төзелеше башлануын әйтәсез. Ә анда мөселманнар вакытлыча мәчет ("Нур-Усман") булдырганнар иде. Ул мәсьәлә ничек хәл ителде?

Наил Шәймәрданов
Наил Шәймәрданов

– Вакытлыча төзелгән мәчет әле дә тора. Аны ничек калдыру турында шактый баш ваттык. Төзүчеләр өчен бу проблем булуын аңлыйбыз. Чөнки иминлек мәсьәләсен уйларга кирәк. Шулай да җомга көнне 11дән көндезге өчкә кадәр, ягъни җомга намазы вакытында төзелеш эшләре туктатыла һәм мөселманнар анда җомга намазын уздыра.

– Әлеге урында Боз сараена да, Җәмигъ мәчетенә дә урын җитәрлек дип әйтә мөселманнар. Бу чыннан да шулаймы?

– Әлбәттә. Без инде Русия думасы депутаты Андрей Альшевскихны да чакырдык. Ул үз күзләре белән күреп китте. Шулай ук Свердлау өлкәсе канун чыгару җыены депутаты Вячеслав Вегнер да килеп безне яклап китте. Бу мәсьәләдә бернинди проблем да юк. Без башта гектар ярым җир сораган идек. Машиналар куярга урын булдырырбыз дип шулай күп сорадык. Боз аренасы төзелгәч бернинди парковка кирәкмәгәне аңлашыла бит инде. Боз аренасының парковкасы бик зур булачак. Аннары безгә биреләчәк җир 0,5 гектарга калды. Хәзер инде бусы да булмый, диделәр. Ярар, башка җирдә бирсеннәр.

– Ялгышмасам, Сортировка дигән районда хакимият мәчет өчен җир бүлде...

– Сортировкада бирделәр. Әмма ул шәһәр читендә. Без ул урынга каршы килмәдек, чөнки Сортировкада бик күп мөселманнар яши һәм шуңа күрә вакытлыча мәчет бинасын анда төзүгә килештек.

Монда бит Җәмигъ мәчете төзелешенә шәһәр читендә рөхсәт бирелүе турында сүз бармый. Юк. Бары тик "әгәр шундый вазгыять туды икән, сезне тыңлап Сортировкада салабыз" дидек. Хәзер анда вакытлы мәчет төзелеше башланды. Аны тәмамлагач без шәһәр үзәгендәге вакытлы бинадан китәчәкбез. Ләкин бу һич кенә дә Җәмигъ мәчетеннән баш тартуны аңлатмый.

Аннары Русия мөфтиләр шурасы корылтаенда махсус резолюция кабул ителде һәм Екатеринбур, Калининград һәм мәчеткә ихтыяҗ булган башка миллионлы шәһәрдә мәчет төзелеше кирәклеге әйтелде. Христианнарга чиркәү яшәү урыныннан якында гына булырга тиеш диелә. Мөселманнарга, яһүдләргә дә шундый ук шартлар тудырылырга тиеш. Шуңа без дә шәһәр үзәгендә урынга дәгъва итә алабыз.

– Сортировкада җир биргәч, хакимият бер урын бирдек дигән җавап кайтармасмы?

– Юк, алар бит безгә шартлар куйды. Инвестор табуны һәм мөселман дини идарәләрнең килешүен таләп итте. Без барысын да үтәдек. Аннары җәмәгать яклавын да искә алырга кирәк. Интернетта бит халыкның мәчет төзелешенә карашы турында сорау алу оештырылды. Хәтерем ялгышмаса, халыкның 67% мәчет төзелешен яклап чыкты. Анда бит мөселманнар гына тавыш бирмәде. Халык мөселманнарның дискриминацияләнүен ачыктан-ачык күрә.

– Сортировка районындагы мәчет ник вакытлыча дип әйтелә. Ул Җәмигъ мәчете төзелгәч сүтеләчәкме?

– Юк, ул район мәчете буларак калачак. Җир кануны бик катлаулы. Башта безгә 10 гектар җир бирделәр дә без бик шатландык. Аннары хакимият "без ялгыштык, җиде ярым гектар" диде. Ярар, анысы да яхшы. Ахыр чиктә бер ярым гектарга калды. Безгә ул гектар ярым җирне декабрь башында рәсмиләштермәкче булалар. Рәсмиләштергәч инде инвестор килеп район мәчете буларак төзи башлаячак. Әлегә без аны вакытлы мәчет буларак кына төзибез. Бер генә инвестор да рәсмиләштерелмәгән җиргә килми. Алар безгә вакытлыча куллануга җир генә бирде. Башта вакытлыча куллануга җир бирәләр дә, аннары ун елда берни төзи алмыйлар. Шуңа куркалар.

Безнең бит Космонавтов урамында "Рәхмәт" мәчетен сүттеләр. Анда бик күп көч кергән иде. Имеш шәһәр хакимияте трамвай юлы саласы иткән икән. Ике көндә сүтеп аттылар. Православларның иске чиркәве дә бар иде, әмма анда йөрүчеләр сүтүгә дәррәү каршы чыкты. Мин шәһәрдәге кеше хокукы вәкиле белән дә очраштым. Төрле сөйләшүләр булды. Ул вакытта әйттем: мәчетне сүтергә кушкан оешма әхлак принцибыннан чыгып православлар һәм мөселманнар өчен шундый ук объект төзергә тиеш, дидем. Аны бик теләмичә генә кабул иттеләр. Бу юлы христианнар бик каты торды һәм мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Әле хәзер дә мәхкәмәләшеп йөриләр.

Хакимияткә дә бит мөселманнарның шәһәр үзәгеннән тизрәк китүе кирәк. Шуңа бу Сортировкадагы мәчет төзелешенең 40%ын Боз сарае финанслый. Калганын мөселманнар, эшмәкәрләр хәл итә. Хөкүмәткә дә әйттек, әгәр тизрәк күчүне теләсәгез, финанслар табып хәл итегез яки инде без акча тапкач кына эшләрне төгәллибез, дидек.

Алар әле ул үзәктәге вакытлы мәчетне "сез сүтәргә тиеш", дип әйтә. Без "Коръәндә мәчет сүтү тыелган" дидек. Әгәр Җәмигъ мәчетенә җир шәһәр үзәгендә бүленсә генә ул вакытлыча мәчетне сүтеп яңа урынга күчерәчәкбез, дидек.

– Сортировка районында мөселманнар күп яши, дидегез. Ни сәбәпле?

"Нур-Усман" мәчете
"Нур-Усман" мәчете

– Анда Таганка сәүдә ноктасы бар. Монда Үзәк Азия илләре халыклары күпләп сәүдә итә. Бу Таганка үзәге җитәкчесе дә тизрәк мәчет төзелү яклы, чөнки мөселманнар намазга башка шәһәргә йөрергә мәҗбүр һәм шул сәбәпле җомга көнне сәүдә үзәге бушап кара. Бу икътисади яктан аңа отышсыз.

– Шәһәр үзәгендә мәчет төзерлек урыннар бармы?

– Мин 2006 елда өлкә канун чыгару җыенында депутат булып эшләгәндә бөтен шәһәрдә йөреп мәчет төзелергә мөмкин унбиш урын таптык һәм түрәләргә күрсәттек. Әмма кайсын гына күрсәтсәк тә, түрәләр кире кагарга мең төрле төрле сәбәп тапты. Ике ай шулай йөрдек. Әмма ул вакытта безне губернатор Россель яклый иде. Ул мөселманнарны чакырды да: "Ник сузасыз?" диде. Без барысын да аңлаттык. Аннары ул телефоннан кемгәдер шалтыратты да: "Урынны табыгыз һәм бер атнадан соң миңа әйтерсез" дип боерык бирде. Бер атнадан безне шәһәр үзәгендә цирк бинасы янына чакырдылар һәм мәчеткә җир бирделәр.

Хәзер дә алар безгә сазлык, чүплек урыннарын күрсәтә. Берәүләргә шәһәр үзәге, икенчеләргә – сазлык. Сазлыкта кайсы инвесторның төзисе килсен инде.

Аннары әгәр хакимият мәчеткә каршы провокаторларны табарга тели икән, ул аны табачак. Бу аларга проблем түгел. Әмма Екатеринбурдагы сквер мәсьәләсе кешеләрнең аңын ачып җибәрде. Алар шәһәрдәге яшәешне үзләре хәл итә алачагын аңлады.

– Екатеринбурда ничә мәчет бар?

"Нур-Усман" урынына төзелергә тиеш булган мәчет өлгесе
"Нур-Усман" урынына төзелергә тиеш булган мәчет өлгесе

– Мөселманнарның җиде-сигез мәчете бар диләр. Химмаш районында бер кирпеч мәчет бар. Моны инде чын мәчет дип әйтеп була. Моннын тыш, Сибгатулла хәзрәт ике катлы йортны мәчет итеп үзгәртте. Аны мәчет дип атап була инде, әмма ул мәчет дип төзелмәгән. Өченчесе – Свердлау эчке эшләр баш идарәсендә бер бүлмәдә мәчет бар. Элекке "Комсомолец" кинотеатрында бер мәчет эшли. Ул мең ярым кешегә исәпләнгән. Тагын фатирларда мөселманнар җыела, әмма ул инде мәчет түгел, ә мәхәллә. Шуңа чын ул Химмашта гына дип әйтеп була. Аны губернатор Россель булганда төзеп өлгерделәр.

– Ә Җәмигъ мәчетен мөселманнар ник төзеп өлгермәде? Белүебезчә, христианнар һәм яһүдләр анда үзләренең гыйбадәт йортларын төзеде. Урын бит өч дин вәкилләренә дип бирелде.

– Чөнки Россель китте. Безнең бит юридик яктан ул мәчеткә хокукыбыз юк иде. Губернатор ул хокукны мөфтиләр шурасына яки җирле дини идарәгә бирмәде ә "Губернатор програмы" фондына бирде. Бу фонд 30 миллион сумны документлар ясауга тотты. Без бары губернатор һәм фондның бу өлкәдә киңәшчеләре генә булдык. Шуңа ник 15 ел суздыгыз дигәнгә җавап: без хәтта юридик яктан ул мәчет янына килә дә алмадык.

Без бу еллар дәверендә хакимият структуралары белән чиләндек, шуңа яңа Җәмигъ мәчетенә бәйле барлык хокукларның Мөфтиләр шурасына бирелүен телибез.

–"Губернатор програмы" фонды әле эшлиме?

– Әлеге фондның барлык норматив документлары эшли. Мәчет төзелеше турындагы хөкүмәт фәрманы да шул килеш тора. "Губернаторлар програмы" фонды нәрсә эшләгәнен белмибез. Без алардан мәчеткә бәйле барлык документларны сорадык, әмма әлегә формаль җаваплар гына килә.

Бу Җәмигъ мәчете төзелешенә 400 мең сумны халык кертте. Әлеге фонд ул акчаларның кайда тотылуы турында рәсми кәгазь бирде.

* * *

2007 елда Екатеринбур шәһәр уртасында мәчет төзелү өчен җир бүленеп, аңа беренче таш салынган иде. Хөкүмәт җитәкчеләре мәчетне 2009 елда Екатеринбурда узган ШОС (Шанхай хезмәттәшлек оешмасы) саммитына өлгертергә вәгъдә итсәләр дә, эш нигезгә 168 данә багана кагып куюдан узмады.

фикерләр (4)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG