Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбур җитәкчелеге мәчет төзү өчен урынны шәһәр читендә тәкъдим итә


Екатеринбур шәһәре

Русия Думасы депутаты мөрәҗәгатенә мәчет өчен тәкъдим ителгән җир Серов трактында булуы әйтелә. Мөселманнар элек үзәктә бирелгән җирдә төзүне сорый.

Екатеринбур хакимияте шәһәр үзәгендә мәчет төзелеше өчен урын юклыкны белдерә. Русия Дәүләт думасы депутаты Андрей Альшевских мөрәҗәгатенә алар шундый җавап биргән. АльшевскихFacebook битендә язуынча, ул хакимияттән мөселманнар Екатеринбурда кайда Җәмигъ мәчетен төзи ала дигән сорау биргән булган.

"Җәмәгатьчелек Декабристлар урамындагы урыннан мәхрүм булды. Шуңа үзәккә якынрак урын бирү гадәти кебек. Әмма урын юк. Төбәк хакимияте мәчет өчен Сортировкада урын биргән. Бу хакта инде язган идем. Мэрия Урал мөхтәсибәтенә Серовский тракт районы һәм Павловский урамында җир бирергә әзер.

"Аның урыны, мәйданы һәм транспорт белән барып җитү шарты бу җирдә архитектура яктан мөһим объект (дини комплекс) булдыруга мөмкинлек бирә. Ул дини бәйрәмнәр вакытында бөтен дин тотучыларны сыйдыра ала,” дип язды шәһәр җитәкчесе башлыгы Алексей Бирюлин. Бу урынның кая булуын караган идем. Тагын бераз гына барсаң анда инде Серов башлана", ди Альшевских.

Екатеринбур мөселманнары мәчетне элек урын бирелгән җирдә төзергә тели. Бу хакта алар Русия президентының Урал федераль бүлгесендәге вәкиле Николай Цукановка, Свердловски өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашевка һәм Екатеринбур мэры Александр Высокинскийга мөрәҗәгать итте.

"2000-нче еллар башында өлкәнең ул чактагы губернаторы Эдуард Россель җитәкчелегендә Екатеринбурда Тынычлык һәм татулык мәйданы булдыру проекты әзерләнгән булган. Бу мәйданда православ чиркәү, синагога һәм мәчет янәшә төзелергә тиеш була. Проектны әзерләү вакытында аңа Татарстанның ул чактагы премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, танылган эшмәкәр һәм хәйрияче Алишер Усманов, шәһәрдә һәм өлкәдә яшәүче меңнәрчә кеше ярдәм иткән.

Хат авторлары искәртүенчә, проект Свердловски өлкәсе губернаторы күрсәтмәсе белән расланган, һәм бүгенгә кадәр ул гамәлдә санала. Тик бүгенге көндә проектта каралган корылмаларның икесе генә төзелеп, сафка бастырылган синагога һәм Изге Троицки чиркәве. Мәйдан ансамбленең бер өлешен тәшкил итәргә тиеш булган Җәмигъ мәчете төзелми калган. Алай гына да түгел, мәчет төзелергә тиеш булган җир кишәрлегенең хуҗасы алышынган. Хәбәр ителгәнчә, бу урында спорт корылмасы төзергә җыеналар.

"Ләкин җир кишәрлегенең мәйданы боз аренасы төзергә дә, Екатеринбурның Җәмигъ мәчетен торгызырга да җитәрлек, хакимиятнең һәм төрле дәрәҗәдәге инвесторларның ихтыяры гына кирәк", ди мөселманнар.

Алар шулай ук Екатеринбурда Җәмигъ мәчетен төзүдә ярдәм итүне сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка да мөрәҗәгать итте.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG