Accessibility links

Кайнар хәбәр

Свердлау өлкәсе татарлары Миңнехановтан Екатеринбурда Җәмигъ мәчете төзүдә ярдәм сорый


"Нур-Ислам" мәчете урынына төзелгән вакытлыча бина
"Нур-Ислам" мәчете урынына төзелгән вакытлыча бина

Свердлау өлкәсе татар конгрессы рәисе Ринат Аскаров имзалаган хатта губернатор Куйвашев белән туры диалог төзеп булмады, Миңнехановка "Русия – ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме рәисе буларак та мөрәҗәгать итәбез диелә.

Свердлау өлкәсе татар конгрессы (Урал татарлары) Екатеринбурда Җәмигъ мәчете төзү мәсьәләсен хәл итүне сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте. "Кызганычка каршы, өлкә губернаторы Евгений Куйвашев белән туры диалог төзү барып чыкмады", дип яза хат авторлары. Алар Рөстәм Миңнехановка Татарстан президенты буларак кына түгел, "Русия – ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме рәисе буларак та мөрәҗәгать итә.

Свердлау өлкәсе татар конгрессы рәисе Ринат Аскаров кул куйган хатта әйтелгәнчә: "Екатеринбурда Изге Екатерина православ храмы торгызу белән бәйле вакыйгалар Свердлау өлкәсе чикләреннән чыгып китте. Шушы вазгыятьтә өлкә мөселманнары күңелендә урынлы сорау туа: ни өчен элек-электән мөселман халкы күпләп яшәгән Екатеринбур шәһәрендә, узган гасыр башында алты мәчет булуга карамастан, бүген нибары ике генә мәчет бар?".

Хатта Ринат Аскаров шулай ук өлкәнең элеккеге җитәкчеләре шәһәрдә Җәмигъ мәчете ачарга ниятләгән булуы турында да искә төшерә. 2000нче еллар башында өлкәнең ул чактагы губернаторы Эдуард Россель җитәкчелегендә Екатеринбурда Тынычлык һәм татулык мәйданы булдыру проекты әзерләнгән. Бер мәйданда янәшә православ чиркәү, синагога һәм мәчет торачак, дип вәгъдә итә җитәкчелек. Тик бу сүздә генә кала, проектта каралган корылмаларның икесе генә төзелеп, сафка бастырыла: синагога һәм Изге Троицки чиркәве. Мәчет төзелеше башланса да (аңа якынча 26 млн акча да тотылган, дигән мәгълүмәт бар), ул туктап кала. Мөселманнар мәчет төзеләсе урында вакытлы бина корып, шунда гыйбадәт кыла. Тик хакимият бу корылманы сүтәргә куша, мәчет җиренә спорт сарае салырга җыеналар.

“Ләкин җир кишәрлегенең мәйданы боз аренасы төзергә дә, Екатеринбурның Җәмигъ мәчетен торгызырга да җитәрлек", дип искәртә хат авторы.

"Нигә әле мөселманнар үз туган җирләрендә килмешәк булып, читкә кагылып яшәргә тиеш?", дигән сорау бирә Аскаров.

Хат авторы язуынча, Свердлау өлкәсендә 500 меңнән артык мөселман яши. "Сез Екатеринбурга күп мәртәбәләр килдегез һәм беләсез: Урал төбәге – татар һәм башкортларның тарихи яши торган урыны" диелгән хатта.

Элегрәк Екатеринбур мөселманнары шундый ук үтенеч белән Свердлау өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашевка мөрәҗәгать иткән иделәр.

Шәһәрнең элекке телебашнясы тирәсендә Җәмигъ мәчете төзеләсе урында вакытлы корылма бар. Бу бинаны мөселман халкы, мәчеткә йөрүчеләр үзләре төзеде. Аның мәйданы 500 дүрткел метр. Намазга бер меңләп кеше килә. Ләкин аны да сүтү ихтималы бар иде.

Күптән түгел Екатеринбур шәһәре хакимияте Русия православ чиркәвенә яңа храм төзер өчен алты урын тәкъдим итте. Бу урыннар исемлегенә элеккеге телебашня урыны да кергән. Алда әйтелгәнчә, ул тирәдә инде Изге Троицки чиркәве бар. Әлеге урыннар өчен тавыш бирү оештырылырга тиеш. Шәһәр хакимияте храм төзү урыннарын раслап, тиздән аларны тавыш бирүгә чыгарыр дип планлаштырыла.

XS
SM
MD
LG