Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбур татарлары губернатордан шәһәрдә Җәмигъ мәчете төзелешен дәвам итүне сорый


Җәмигъ мәчете урынына төзелгән вакытлы бина
Җәмигъ мәчете урынына төзелгән вакытлы бина

Хат авторлары проектта каралган синагога һәм чиркәү төзелеп эшли башлавын, ә мәчетнең төзелми калуын белдерә.

Свердловски өлкәсе мөселманнары диния назарәте (Урал мөхтәсибәте) Екатеринбур шәһәрендә Җәмигъ мәчете төзүне дәвам итүне сорап Русия президентының Урал федераль бүлгесендәге вәкиле Николай Цукановка, Свердловски өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашевка һәм Екатеринбур мэры Александр Высокинскийга мөрәҗәгать итте.

Имам-мөхтәсиб Артур Мөхетдинов имзалаган хатта шәһәрдә мәчет төзү турында карар моннан ике дистә ел элек чыкканы искәртелә. 2000-нче еллар башында өлкәнең ул чактагы губернаторы Эдуард Россель җитәкчелегендә Екатеринбурда Тынычлык һәм татулык мәйданы булдыру проекты әзерләнгән булган. Бу мәйданда православ чиркәү, синагога һәм мәчет янәшә төзелергә тиеш була. Проектны әзерләү вакытында аңа Татарстанның ул чактагы премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, танылган эшмәкәр һәм хәйрияче Алишер Усманов, шәһәрдә һәм өлкәдә яшәүче меңнәрчә кеше ярдәм иткән.

Хат авторлары искәртүенчә, проект Свердловски өлкәсе губернаторы күрсәтмәсе белән расланган, һәм бүгенгә кадәр ул гамәлдә санала. Тик бүгенге көндә проектта каралган корылмаларның икесе генә төзелеп, сафка бастырылган синагога һәм Изге Троицки чиркәве. Мәйдан ансамбленең бер өлешен тәшкил итәргә тиеш булган Җәмигъ мәчете төзелми калган. Алай гына да түгел, мәчет төзелергә тиеш булган җир кишәрлегенең хуҗасы алышынган. Хәбәр ителгәнчә, бу урында спорт корылмасы төзергә җыеналар.

“Ләкин җир кишәрлегенең мәйданы боз аренасы төзергә дә, Екатеринбурның Җәмигъ мәчетен торгызырга да җитәрлек, хакимиятнең һәм төрле дәрәҗәдәге инвесторларның ихтыяры гына кирәк. 2023 елда Урал башкаласының 300 еллыгын бәйрәм итәр алдыннан Тынычлык һәм татулык мәйданы проектын тормышка ашыру, безнең уйлавыбызча, шәһәргә генә түгел, бөтен өлкәгә бер дигән бүләк булыр иде”, диелгән хатта.

“Екатеринбур халкы әлеге проектның тормышка ашуы туктап калуына борчу белдерә. Икенче дөнья сугышы вакытында бу җирне безнең мөселман бабаларыбыз башка халыклар белән берлектә яклап сугышкан, тик нигә әле шушы җирдә Җәмигъ мәчете торгызу хәл итмәслек тоткарлыкка әйләнде?", дип сорау куя диния назарәте вәкилләре.

Хатны имзалаучылар искәртүенчә, соңгы көннәрдә бөтен Свердловски өлкәсе өчен иң мөһим мәсьәлә буларак Изге Екатерина чиркәвен торгызу мәсьәләсе күтәрелде. “Мөселманнар иминлек яклы. Урта Урал җирлеге гасырлар буе төрле халыклар, телләр һәм мәдәниятләр күптөрлелеге чәчәк аткан урын булды, Екатеринбур да шулар арасында”, дип язылган мөрәҗәгатьтә.

Бу хат Свердловски өлкәсе диния назарәтенең һәм өлкә татарларының милли-мәдәни мохтариятенең чираттан тыш утырышыннан соң әзерләнгән.

Җәмигъ мәчете төзеләсе урында вакытлы корылма бар. Бу бинаны мөселман халкы, мәчеткә йөрүчеләр үзләре төзеде. Аның мәйданы 500 дүрткел метр. Намазга бер меңләп кеше килә. Ләкин аны да сүтү ихтималы бар иде.

XS
SM
MD
LG