Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарча укытмаган авылларга килмешәкләр килеп тула башлады


Иж-Бубый мәктәбе

Хөкүмәт тарафыннан бирелә торган ана капиталы хакына татар авылларына башка милләт вәкилләре килеп урнаша башлады. Бу татар авыллары һәм мәктәпләрен сыегайтуга китерә ди белгечләр.

Иж-Бубый авылының да, андагы мәгарифнең дә тарихлары гасырлар белән санала. Авылда 1781 елда беренче мәдрәсә салына. Иж-Бубыйдагы бүгенге мәктәп шул мәдрәсәнең дәвамчысы булып тора. Бүгенге шартларда милли мәгариф юнәлешендә тарихи мәктәпнең нигезләре беркадәр какшап килә.

Раиф Гәрәев заманында Иж-Бубый мәктәбе мөдире булып эшләгән. Соңгы вакытта мәктәптә география фәнен укыта. Бубыйлар мирасын саклау оешмасында да шактый эшләр алып барырга вакыт таба.

Раиф Гәрәев
Раиф Гәрәев

Раиф әфәнде әйтүенчә, моннан 238 ел элек бу авылда мәдрәсә салына. Тора-бара бу искергән мәдрәсәләрне авыл сәүдәгәре Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов яңартып тора. 1875 елда ул Иж-Бубыйда ике мәдрәсә салдыра. Малайлар мәдрәсәсен 1920 елда сүтеп, Әгерҗегә күчереп салалар. Бина озак еллар шифаханә буларак хезмәт итә. Икенче мәдрәсә бинасын октябрь инкыйлабыннан соң мәктәп итеп үзгәртәләр, ул аның дәвамчысы булып 2000нче елларга кадәр белем бирү учагы була. Шунысын да искәртик, совет хөкүмәте башка бик күп җирләрдә кебек, бу авылда совет балаларына мәктәп салып бирә алмый. Бары шушы 2000нче елларда гына, берничә гасырлар элек татар байлары салган биналарны тузу-туздыру дәрәҗәсенә җиткергәч, мәктәп салу чарасын күрәләр.

Мәктәп рәсми төстә татар мәктәбе санала, әмма, ана телендә укытулар кимеп бара

Бертуган Бубыйлар исемен йөрткән бу мәктәптә татарча, ана телендә белем бирүнең торышы белән кызыксынабыз. "Дәһшәтле сугыш елларында да Иж-Бубый мәктәбендә укытулар тукталмаган һәм татарча алып барылган. Хәзерге вазгыять шундый: мәктәп рәсми төстә татар мәктәбе санала. Әмма, ана телендә укытулар кимеп бара" ди Раиф Гәрәев һәм бар мәктәпләргә дә урыслашу процессы кереп баруын искәртә. Ул пенсиягә чыкканчы укучыларга география фәнен фәкать татарча гына укыткан. Фәннәрне ана телендә укытып була, дигән фикердә атказанган мәгариф хезмәткәре.

Рәсми хезмәттәгеләрдән чынбарлыкны белү кыен. Һәрберсенең өстәрәк утыручы түрәсе бар. Ул түрәнең тагын түрәсе бар. Иж-Бубый мәктәбендә татарча укытуның торышы начараю ягына барамы? Шушы сорауны без мәктәпнең бүгенге мөдире Равил Бадамшинга да бирдек.

Равил Бадамшин
Равил Бадамшин

"Булган кыенлыкларга да карамастан, без мәктәптә татарча укытырга тырышабыз. 1-11нче сыйныфларның барысына да татар теле дәресләре керә. Сыйныфтан тыш чаралар, барлык түгәрәкләр барысы да татар телендә алып барыла. Кайбер авырлыклар булса да, фәннәрнең күбесен татарча укытырга тырышабыз", ди мәктәп мөдире.

Нинди авырлык-кыенлыклар икән ул? Равил Бадамшин артык тирәнгә кермичә генә Иж-Бубыйда урыс, удмурт милләтләреннән, катнаш никахлардан булган балаларның саны арта баруын искә алып, "булган кыенлыкларга карамастан, татарча укытырга тырышабыз", дигән икән.

Татар авылларына шәһәрләрдән урыс гаиләләре күченеп килә

Чыннан да Татарстанда соңгы елларда татар авылларына шәһәрләрдән урыс гаиләләренең күченеп килү күренеше күзәтелә. Әлбәттә, бу татар кешеләрен яки авылын ярату белән бәйле түгел. Авыр тормышта калган урыс гаиләләре шәһәр җирләрендә ниндидер сәбәпләр аркасында фатирсыз калалар. Ә риэлтор дигәннәре андыйларга очсыз бәягә тору урыннары тәкъдим итә. Очсыз бәягә тору урыннары авыл өйләре була ала. Әлбәттә, татар авылларында. Урыс авылында әйбәт кенә яшәрлек йортлар булса, урыс кешесе шул милләттәшләре авылын сайлар иде. Әмма нигәдер авыр тормышта калучылар татар авылларына килә башлады. Шушындый вазгыять сездә күзәтеләме дип Иж-Бубый авыл җирлеге рәисе Раиф Ваһаповка мөрәҗәгать иттек.

Раиф Ваһапов
Раиф Ваһапов

Аның әйтүенчә, бүген Иж-Бубый авылында 273 йортта 736 кеше яши. Шуларның 10 проценты урыс, 4 проценты удмурт гаиләләре икән. Әле бер ун-унбиш еллар чамасы гына элек бу авылда татарлар гына диярлек яшәгән. Дистә ел эчендә татар авылына йөздән артык урыс һәм башка милләт вәкилләре килеп урнашуга ни сәбәпче булган? Авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһапов сүзләренчә, Иж-Бубый авылыннан район үзәге булган Әгерҗе шәһәре 4 чакрымда. Удмуртия башкаласы Ижау 35 чакрымда. "Шунда яшәүчеләрнең кайберләре ниндидер тормыш баткагына эләккәч, безнеке кебек татар авылларына күченүне хуп күрәләр. Андыйлар шәһәр җирләрендә ана капиталына фатирлар ала алмагач, турыдан-туры сату итүче риэлторлар аларга авылларда очсыз бәягә сатылучы йортларны тәкъдим итә. Безгә хәбәр итүче юк. Кемнәр килгәнен белми дә калабыз" ди Раиф Ваһапов. Ул шулай ук, авылга яхшы контингент килә, дип әйтмәс идем ди.

Безнең күзәтүләргә күрә, татар авылларына күченеп килүчеләр арасында үзләрен төрлечә тотучылар, шул исәптән эшләмәүчеләр, эчкечелек белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Андыйларның түләмәгән өчен утларын һәм газларын да өзәләр. Күп очракта шәһәрләрдән татар авылларына килүче башка милләт кешеләренең гаиләсендә берничә яшь бала була. Ана капиталын кулланып башка җирдә фатир алып булмаганлыктан, очсыз бәягә авыл йортларын сатып алалар.

Тарихи татар авылы Иж-Бубый мисалында да шуны күрәбез, соңгы елларда гына бирегә җитмештән артык урыс, утызлап удмурт кешесе күченеп килгән. Шушы хәлгә карата милли хәрәкәт активисты Тәлгат Әхмәдишин фикерләрен белештек. Аның әнисе һәм абыйсы тумыштан шушы авылда гомер кичерәләр.

Тәлгат Әхмәдишин
Тәлгат Әхмәдишин

"Иң куркынычы бу вазгыять дәвам итә икән, Иж-Бубый дигән авыл юкка чыгарга да мөмкин. Менә күптән түгел әнкәй белән абыем торган йортның бер ягына урыс, икенче ягына удмурт гаиләләре килеп урнашты. Һәрберсендә өчәр бала. Белештем сатылган йортларны ана капиталына алганнар. Шушындый гаиләләрнең балалары безнең авылның татар балалар бакчаларына, татар мәктәбенә йөриләр. Авылга мондый гаиләләрнең күпләп килә башлаулары авыл халкында да борчылу уята, бу хәл татар авылларын, татар мәктәпләрен сыегайта", ди Тәлгат Әхмәдишин.

Татар авылларында татарча гына укыту булса, урыс гаиләләре бирегә күчеп килмәс иде. Авылларыбыз тарихи йөзен югалта бара

Аның сүзләренчә, авыл хәзер инде татар телен саклаучы була алмый, чөнки биредә дә урысча укыталар. Мисал итеп ул Әгерҗе районында иң зур булган Тирсә авылын китерде. Бу авылда 1нче сыйныфтан башлап 11 сыйныфка кадәр урысча укытуга күчүләрен белдерде ул. "Татар авылларында татарча гына укыту булса, урыс гаиләләре бирегә күчеп килмәс иде. Авылларыбыз тарихи йөзен югалта бара. Борчылу зур. Авыл җирлеге идарәләре авылларга башка милләт кешеләрен кертмәү турында сөйләшүләр уздырырга, ниндидер юларын табарга тиеш", дип саный Тәлгат Әхмәдишин. Болар өстенә, абыйсы йортына күрше булып килгән урыс гаиләсе башлыгы даими рәвештә авылда юл начарлыгына, өенә су кермәгәнлегенә зарлана, хокуклар таләп итә, гел дәгъва белдерә икән.

Шушы язма әзерләнгәндә Чаллы янындагы Тукай районы, Казан тирәсендәге Биектау, Балык бистәсе, Балтач һәм башка районнардагы татар авылларына да урыс гаиләләренең күченеп килүләре турында мәгълүматлар килде. Әлбәттә, кешенең теләгән җирдә яшәргә хокукы бар. Әмма татар җиренә хәзер күпләр үз "уставы" белән килә. Татар авылы, татар җире гореф-гадәтләре белән яшәргә теләүчеләр булса, халык андыйларга каршы да түгелдер.

фикерләр (13)

XS
SM
MD
LG