Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепләнүчеләрнең тагын берсе илдән киткән


Анархист Алексей Кобаидзе Русиядән киткән. Ул "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепләнүчеләр арасында илдән киткән икенче кеше. Шул ук эш нигезендә гаепләнүче Азат Мифтахов тикшерү изолтяторында утыра.

Мәскәүдә аспирант Азат Мифтахов белән "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепләнүчеләрнең берсе анархист Алексей Кобаидзе Русиядән киткән. Бу хакта медиа адвокат Максим Пашков мәгълүматына сылтанып яза.

Кобаидзе һәм тагын дүрт кешене төркем белән алдан уйлап кылган хулиганлыкта гаеплиләр. Әлеге маддә нигезендә җиде елга кадәр төрмә каралган.

2018 елның 31 гыйнварына каршы төндә Мәскәү читендәге Онежская урамында урнашкан "Бердәм Русия" офисының тәрәзесен ваталар һәм төтен шашкасы ташлыйлар. Нәтиҗәдә беркемнең дә сәламәтлегенә зыян килми. Җинаять эше нигезендә берничә кеше тоткарлана, аларның кайберләре тәртип саклау оешмалары вәкилләре тарафыннан азаплауларга дучар булулары турында сөйли.

Кобаидзедан тыш, әлеге һөҗүмдә активистлар Елена Горбань, Андрей Ейкин, Святослав Речкалов һәм МДУ аспиранты Азат Мифтахов гаепләнә.

Речкалов һәм Кобаидзе Русиядән китте, Горбань һәм Ейкин читкә китмәү шарты белән иректә. Мифтахов тикшерү изоляторында утыра. Ул үзенең гаепле булмавын һәм эшнең ялганга корылган булуын әйтә.

фикерләр

XS
SM
MD
LG