Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марк Цукерберг: Русия, Иран һәм Кытай АКШта киләчәк сайлауларга тыкшынырга тырыша


Марк Цукерберг
Марк Цукерберг

Цукерберг әлеге илләр АКШта сайлау кампаниясенә тышкынуда яңадан-яңа алымнар куллана ди. Русия тышкы эшләр министрлыгы әлеге белдерүне "социаль челтәрләрдә фейкньюс" дип атады. 

Русия, Иран һәм Кытай 2020 елда узачак АКШ президентын сайлауга йогынты ясарга тырыша. Бу хакта NBC телеканалына интервьюда Facebook ширкәтенә нигез салган Марк Цукерберг белдергән. Аның сүзләренчә, әлеге илләр моның өчен яңадан-яңа тактика куллана. Русия тышкы эшләр министрлыгы Цукербергның белдерүен "социаль челтәрләрдә фейкньюс" дип атады.

Facebook мәгълүматынча, Русиядән идарә ителүче аккаунтлар американнар арасында президент сайлау алдыннан кискен сәяси темаларга материаллар тарата. Шул ук вакытта аккаунтлар хуҗалары үзләрен АКШта яшәүчеләр дип таныта. Экспертлар әлеге сәхифәләр Русиянең "трольләр фабрикасы" буларак танылган "Интернет-тикшерүләр агентлыгы" белән бәйле дигән нәтиҗәгә килгән. Вашингтон әлеге оешманы 2016 елда АКШ президенты сайлауга тыкшынуда гаепли.

Русиядән ялган аккаунтлар Instagram-да 50, Facebook-та бер хисап аша кулланылган. Алар 246 мең язылучы җыйган, аларның 60 проценты Кушма Штатларга яши дип белдерде Facebook-ның кибериминлек департаменты башлыгы Натаниэль Глейһер.

Шулай ук Ираннан да өч аерым хисап челтәрләре томаланган. Facebook мәгълүматынча, былтыр бөтен дөньяда шундый 50дән артык челтәр томаланган.

Глейһер сүзләренчә, Иран челтәре Facebook һәм Instagram-да 100дән артык ялган һәм җимерелгән аккаунтлар кулланган, алар шулай ук АКШ һәм Төньяк Американың француз телле районнарына юнәлгән.

21 октябрьдә Facebook 2020 елда АКШта президент сайлауга тыкшынуга каршы яңа план чыгарды. Аерым алганда, социаль челтәр теге яки бу дәүләтнең матбугат чаралары сәхифәләрен тамгалаячак.

Сентябрь башында Роскомнадзор Google эзләү системын, Facebook социаль челтәрен, YouTube видеоһостингын Русиянең эчке эшләренә тыкшынуда гаепләде. Дәүләт оешмасы фикеренчә, алар сайлау көнендә сәяси реклам тараткан.

XS
SM
MD
LG