Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанстат: республикада уртача хезмәт хакы 36,1 мең сумнан арткан


Идарә белдерүенчә, Татарстанда инфляцияне исәпкә алып саналган реаль хезмәт хакы 0,8 процентка арткан.

Шушы елның сигез аендагы республикада уртача хезмәт хакы 36,1 мең сумнан артык булган дип белдерә Татарстанстат. Бу узган елның шул чорындагыдан 5,4 процентка артыграк булган.

Шул ук вакытта инфляцияне исәпкә алып саналган реаль хезмәт хакы 0,8 процентка арткан.

Реаль хезмәт хакы таварлар һәм хезмәт күрсәтү бәяләре индексын исәпкә алып санала диелә Татарстанстат белдерүендә.

XS
SM
MD
LG