Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин һәм Эрдоган Сүрия мәсьәләсендә "хәлиткеч" килешүгә ирешкән


Путин һәм Эрдоган Сочида
Путин һәм Эрдоган Сочида

Путин белән Эрдоган сөйләшүләре алты сәгатькә сузылган.

22 октябрьдә Русия президенты Владимир Путин һәм Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Сочида Сүрия мәсьәләсендә сөйләшүләр үткәрде. Сөйләшүләр алты сәгатькә сузылган. Нәтиҗәдә тарафлар ун мәсьәләдә килешкән.

  1. Тарафлар Сүриянең сәяси бердәмлеген һәм территориаль бөтенлеген саклап калуга, шулай ук Төркиянең милли иминлеген тәэмин итү хокукы булуын раслый.
  2. Тарафлар террочылыкка каршы көрәшергә һәм Сирия территориясендәге сепаратистик омтылышларга каршы торырга тәвәккәл булуын ассызыклый.
  3. "Тынычлык чишмәсе" операциясе барган Тель-Абьяд белән Рас Әл Айн арасындагы 32 чакрым киңлектәге районда хәзерге статус-кво 32 саклана.
  4. Тарафлар Адан килешүенең әһәмиятен раслый, Русия хәзерге шартларда Адан килешүен гамәлгә ашыруга ярдәм итәчәк.
  5. 2019 елның 23 октябрендә сәгать 12дән башлап "Тынычлык чишмәсе" операциясе зонасыннан читтә Сүрия-Төркия чигенең Сүрия ягына Русия хәрби полициясе һәм Сүрия чик буе хезмәте бүлекчәләре кертелә. Алар YPG (көрдләрнең кораллы төркеме - ред.) бүлекчәләрен һәм аларның коралын чыгаруга ярдәм итәчәк, бу эш 150 сәгать эчендә тәмамланырга тиеш. Шуннан соң төбәктә Русия һәм Төркиянең уртак кизүе башлана.
  6. YPGның барлык бүлекчәләре һәм аларның кораллары Мэнбидждан һәм Тал Рифаттан чыгарылачак.
  7. Ике як та террорчыл элементларының инфильтрациясен булдырмау өчен кирәкле чаралар күрә.
  8. Качакларның имин һәм ирекле кайтуына ярдәм итү өчен уртак тырышлык күреләчәк.
  9. Әлеге Меморандумны күзәтү һәм гамәлгә ашыруны координацияләү өчен уртак механизм булдырылачак.
  10. Ике як та "Астана механизмы" кысаларында Сүрия низагына сәяси чишелеш эзләү эшен дәвам итәчәк һәм Конституция комитеты эшчәнлегенә ярдәм итәчәк.

Мәгълүм ки, Эрдоган Сочида чакта АКШ белән төзелгән атышларны туктату килешүенең мөддәте тула иде. Димәк Сочи килешүе нәтиҗәсендә шушы атышларны туктату тагын алты көнгә озайтылды.

Путин сүзләренчә, сөйләшүләр барышында тарафлар Сүрия төньягындагы вазгыятьне нормальләштерүгә уртак алым таба алган. Русия президенты бу карарларны "бик мөһим һәм хәтта хәлиткеч" дип атады.

Эрдоган сүзләренчә, Сүрия территориясендә Төркия белән чик буендагы "иминлек зонасында" хәзерге вакытта Төркиядә булган качакларының бер өлеше урнаштырылырга мөмкин.

  • Ике атна элек Төркия Сүриянең төньягында көрд кораллы төркемнәренә каршы хәрби операция башлады. Бүген Эрдоган белән АКШ вице-президенты Майк Пенс белән очрашудан соң башланган 5 көнлек килешү тәмамлана. Сишәмбе Сүрия көрдләре җитәкчелеге үз төркемнәрен 30 чакрымлы зонадан чыгаруы турында хәбәр итте. Бу Төркия операцияне туктатсын өчен шартларның берсе иде.
  • Операция башланганнан соң Америка гаскәрләре Сүриядән Төркия чигенә якын районнардан китте, ә көрдләр контролендә булган районнарның бер өлешенә Русия тарафыннан хупланган Сирия президенты Башар Әсад гаскәрләре керде
XS
SM
MD
LG