Татарстан Дәүләт шурасы 2020 елга республика бюджеты өлгесен беренче укылышта хуплады. Киләсе елда Татарстан казнасының керемнәре 264,8 млрд сум, чыгымнары 267,9 млрд сум булыр дип көтелә. Бюджет өлгесе 3,1 млрд сум дефицит белән расланды.
Дефицит ел башына калган акчалар белән капланачак диелә. Федераль үзәк 2020 елда төбәкләргә, шул исәптән Татарстанга да кредит бирергә җыенмый.
Депутатлар бюджет өлгесен бик фикерләшми генә хуплады. Бу турыда сүзен әйтергә бары КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов кына язылган иде. Ул республика бюджетының федераль бюджетка бәйле булуына зарланды, шул ук вакытта коммунистларны “күргән һәм ишеткән” өчен Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде.
Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бюджет өлгесен “киеренке” дип атады.
“Бюджетның гамәлгә ашуы безнең федераль програмнарда һәм илкүләм проектларда катнаша алуыбызга бәйле булачак”, диде Мөхәммәтшин.
Шул ук вакытта Мөхәммәтшин бюджетның социаль юнәлештән тайпылмавын белдерде.
Бюджет проектын Дәүләт шурасындагы 100 депутатның 81е хуплады. Алты депутат каршы тавыш бирде. Икенче укылыш ноябрь аенда узачак.