Accessibility links

Адвокат Хамроева: КФУдан куылган Синҗан егетләрен кире укырга алалар


Шәһризат Шәүкәт
Шәһризат Шәүкәт

КФУдан куылган ике Синҗан егетенең укуын дәвам итү өчен Дөнья татар конгрессы акча түләргә әзер дип хәбәр ителә.

Татарстаннан Кытайга депортацияләү янаган Синҗан егетләре Шәһризат һәм Шаһдияр Шәүкәтне Казан федераль университеты (КФУ) яңадан укырга ала, Шәһризат бүген дәресләргә дә барган. Бу турыда Азатлыкка егетләрнең адвокаты Зөһрә Хамроева сөйләде.

Хамроева сүзләренә караганда, КФУда бу проблем турында медиадан укып кына белгәннәр. "КФУ аларны кире укырга алырга әзер, аларны бер генә сорау борчый - егетләрнең укулары өчен кем түләячәк?" диде ул.

Шул ук вакытта мөселманнар хокукларын яклаучы адвокат Руслан Нәгыев үзенең Facebook сәхифәсендә хәбәр итүенчә, егетләрнең укулары өчен Дөнья татар конгресы түләргә әзер. "Татарстан эшмәкәрләре дә кушылырга әзер, егетләр яшәгән фатир хужасы да акча алмаска булды", дип сөйләде Хамроева.

Татарстан югары мәхкәмәсе Русиядә вакытлы сыену сораучы Шаһдияр эшен 13 декабрьдә караячак, ә Шәһризат эшен Авиатөзелеш район мәхкәмәсендә карау 21 ноябрьгә билгеләнгән.


Азатлык язганча, Шәһризат һәм Шаһдияр Шәүкәт – абый-энеле игезәкләр. Алар – Көнчыгыш Төркестан татарлары, Өремче шәһәрендә туганнар, әтиләре – уйгыр, әниләре – чыгышы белән Казан ягыннан.

Дөнья татар конгрессы програмы нигезендә 23 яшьлек бу ике егет 2014 елда Татарстанга укырга килә һәм Казан университетына кабул ителә, анда берсе журналистика, ә икенчесе – дизайн өйрәнә. Былтыр аларның виза проблемнары килеп туа, КФУда визаны Кытайга кайтып озайтырга тиешсез дип белдерәләр.

Егетләр "кире Кытайга кайтсак, шунда ук тәрбия лагеренә эләгәчәкбез" дип белдерә. Бер елдан артык инде аларның гаиләләре белән сөйләшкәне юк, туганнарының кайда булуы билгесез.

XS
SM
MD
LG