"Барысы да август-сентябрь айларында башланды. Соңгы өч айда ким дигәндә ун эт үлде. Мәчеләр дә үлгәләде. Үрдәкләр очкан җирләреннән егылып төшеп үлә иде. Бу якшәмбе 55 яшьлек бер ир кешегә санавиация чакырдылар (авыл сазлыкта урнашу сәбәпле, юл юк һәм җәй-көз көне авылга боралакта гына барып була - ред). Икенче көнне ашыгыч ярдәмне тагын бер авыл кешесенә һәм аның хатынына чакырдылар. Аларны башта район, аннары өлкә хастахнәсенә җибәрделәр. Аннары аларның уллары да шул ук авыру чалымнары белән хастаханә җибәрелде. Аларның барысының да аяк-куллары алына, аркалары авырта.
Канда ниндидер ят матдәләр табылган
Хәзер Төмәндә хастаханәдә дүрт кеше ята. Тагын өч-дүрт кешене боралакта Тубыл районы хастаханәсенә озаттылар. Аларның барысының да кан анализында ниндидер ят матдәләр табылган.
Әмма авылга килгән белгечләр кан анализларын барлык кешеләрдән дә алмады. Тиз-тиз генә бер төркем белгечләр килеп (кайдан килүләрен белмим) кайбер кешеләрдән кан алып чыктылар да китеп тә бардылар. Кан анализлары алынган кешеләрнең өчесендә ниндидер ят әйберләр табып икенче көнне хастаханәгә салдылар. Авыл халкында ни өчен барысының да каныннан алмадылар дигән борчу бар. Күбесе хәзер миндә дә бу авыру булса, нишләргә дип курка. Әлбәттә, канны бөтен авыл халкыннан алу кирәк иде.
Бу юлы да очраклы рәвештә туры килгән диләр. Авыру кешеләрнең сидек анализында токсикация билгеләре тапканнар. Аларны Төмәнгә алып киткәннәр һәм анда бу авыруны раслаганнар. Берничә көн элек аларның берсенең улы һәм тагын бер кеше авырып киткән, аларны да Төмәнгә алып киткәннәр.
Сентябрь башында авыл шурасының элекке башлыгы үлде. Аның да аяк-куллары хәрәкәтләнми башлаган иде. Аны остеохондроздан дәваладылар. Бер атна дәвалаганнан соң иртәнге алтыда аны реанимациягә салганнар, төш вакытына инде вафат булган. Анда да нәкъ шундый ук симптомнар булган", дип сөйләде ул.
"Якшәмбе көнне бер ир кешенең аяк һәм куллары алынды, хәрәкәт итә алмый башлады. Дүшәмбе көнне хастаханәгә озатылган хатын-кызга да шундый диагноз чыгарылды. Шуннан соң мин район башлыгына, Росботребнадзорга, өлкә хастаханәсенә, ветеринария хезмәтенә хәбәр иттем. Икенче көнне безгә өлкә хастаханәсеннән, Роспотребнадзордан комиссия килде. Алар халыктан кан алды. Чәршәмбе тагын өч кеше Тубыл шәһәренең өлкә хастаханәсенә җибәрелде.
Безнең авылда медицина хезмәткәре дә юк. Сентябрь башында шәһәргә китте дә килгәне юк
Хәзер тикшерү бара. Су, туфрак, балыкны тикшерү нәтиҗәләре алай тиз генә беленми диделәр. Хастаханәгә озатылучыларның да диагнозларын әйтә алмыйм. Рәсми белдерү булмагач мин берни әйтә алмыйм. Безнең әле авылда медицина хезмәткәре дә юк. Сентябрь башында шәһәргә китте дә килгәне юк. Авырыймы шунда. Шуңа табиб вазифасын да миңа башкарырга туры килә. Район башлыгы белән телефон аша элемтәдә торам инде. Берәр хәл була калса, санитар боралак ярдәмгә килә", ди Яналиев.
Аның сүзләренчә, авылда 300ләп кеше яши. Унбер еллык мәктәптә 100 бала укый. Авыл зур, әмма юллар юк һәм газ кермәгән.
"Газны кыш көне балоннарда күпләп алып калабыз. Авыл халкы утын яга. Ерак булганга һәм юллар булмаганга газ кертмиләрдер инде. Ут бар. Дизель генераторлар бар. Дизель ягулыкны кыш көнне алып кайталар.
Декабрьдән март уртасына кадәр зимникта (җир туңган вакытта кешеләрне ташый торган җайланма – ред.) йөрибез. Майдан ноябрь башына кадәр атнасына бер боралак оча", диде ул.
Авылда халык балык, бөрлегән, мүк җиләге сатып көн күрә.
* * *
Төмән өлкәсендә саз арасында даими утсыз, юлсыз яшәүче алты меңләп кешенең күбесе татарлар. Лайтамак, Күкрәнде, Ләчек, Ачир, Аусак, Биек, Кече Уват, Ягутум, Кыскыркүл яз башыннан кыш башына кадәр олы дөньядан аерыла. Тик кайберләренә генә атнасына бер йә ике тапкыр очкыч йөри. Даими электр уты булмаган күп авыллар да бар Себердә.
Дөньядан аерылган себер татарлары тормышы
1/31Кыскыркүл авылының очкычтан күренеше
Төмән өлкәсендә саз арасында даими утсыз, юлсыз яшәүче алты меңләп кешенең күбесе татарлар. Лайтамак, Күкрәнде, Ләчек, Ачир, Аусак, Биек, Кече Уват, Ягутум, Кыскыркүл яз башыннан кыш башына кадәр олы дөньядан аерыла. Тик кайберләренә генә атнасына бер тапкыр очкыч йөри. Даими электр уты булмаганга күп авылларда әлегә кадәр суыткыч, телевизор да юк. Алар өлкә хакимиятеннән ярдәм көтә.
22/31Һәркемнең үз печәнлеге бар. Печән әзерләгәндә кайтып тормас өчен монда өй сыман бер корылма да салып куялар. Бу якларда терлекләргә печәнне кыш кергәч, сазлыклар каткач трактор белән сөйрәтеп алып кайталар.
Төмән өлкәсендә саз арасында даими утсыз, юлсыз яшәүче алты меңләп кешенең күбесе татарлар. Лайтамак, Күкрәнде, Ләчек, Ачир, Аусак, Биек, Кече Уват, Ягутум, Кыскыркүл яз башыннан кыш башына кадәр олы дөньядан аерыла. Тик кайберләренә генә атнасына бер тапкыр очкыч йөри. Даими электр уты булмаганга күп авылларда әлегә кадәр суыткыч, телевизор да юк. Алар өлкә хакимиятеннән ярдәм көтә.
31/31Сазлыклар арасында яшәүчеләрнең тормышы күргәзмәгә килгәннәрне хәйран итте. Бу рәсемнәрне "Тюменская область сегодня" хезмәткәрләре Валерий Бычков һәм Дмитрий Ткачук төшерде.
Төмән өлкәсендә саз арасында даими утсыз, юлсыз яшәүче алты меңләп кешенең күбесе татарлар. Лайтамак, Күкрәнде, Ләчек, Ачир, Аусак, Биек, Кече Уват, Ягутум, Кыскыркүл яз башыннан кыш башына кадәр олы дөньядан аерыла. Тик кайберләренә генә атнасына бер тапкыр очкыч йөри. Даими электр уты булмаганга күп авылларда әлегә кадәр суыткыч, телевизор да юк. Алар өлкә хакимиятеннән ярдәм көтә.