Сбербанк мөштәриләренең шәхси мәгълүматлары янә кара базарга сатуга чыккан. Сатучыларның берсе "Коммерсант"ка белдерүенчә, сүз 2015 елдан әлеге вакытка кадәр булган кредит алучылар мәгълүматлары турында бара.
Базада паспорт, теркәлү урыны, яшәү урыны, телефоннар, хисаплар, бурыч күләме турындагы мәгълүматтан тыш, мөштәриләрнең банкның телефон үзәге белән сөйләшү язмасы да бар.
Мәгълүматларның бер юл язмасы 30нан сатыла. Сатучы миллион язма бар дип белдерә. "Коммерсант" язуынча, базада Сбербанкның 10 территориаль бүлегеннән мөштәриләр мәгълүматы бар.
РБК хәбәр итүенчә, Сбербанк мөштәриләренең мәгълүматы сатылу турында интернетта игълан 13 октябрьдә чыккан.
Банкның матбугат хезмәте шәхси мәгълүматлар читкә чыкмады дип белдерә. Сбербанкка якын чыганак фикеренчә, банкка мәгълүмат һөҗүме бара.
Күптән түгел Сбербанкның кредит карталарын тотучы 60 миллион мөштәри турында мәгълүматы кара базарга сатуга чыккан булырга мөмкин дип хәбәр ителде. Аларның һәрберсе биш сумга сатыла диелде. Сбербанкның матбугат хезмәте башта 200 кешенең, соңрак 2000 мең кеше турында мәгълүмат чыгу ихтималына бәйле эчке тикшерү уздыруын хәбәр итте. Эчке тикшерү уздырганнан соң әлеге мәгълүматларны банк хезмәткәрләренең берсе урлаган диелде.