Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяның биш иң зур һава аланы


Дөньяда иң зур һава аланнарын беләсезме? Азатлыкның "Дөнья тирәли" шәлкемендә аларга сәфәр кылырга чакырабыз.

Сентябрь азагында гына Кытайның Пекин шәһәрендә яңа Дасин дип аталган һава аланы ачылды. Төзелешенә $11 млрд чамасы акча тотып, кытайлар аны дөньядагы иң зур һава аланы дип атадылар. Шул уңайдан Азатлык дөньяда иң зурлар санына кергән 5 кызыклы һава аланын тәкъдим итә.

Соңгы елларда ачыла торган күп кенә һава аланнары үзләрен "иң зур" дип атарга ашыга. Һава аланнарының "зурлыгын" бәяләүдә бердәм караш юк, бу темага төрле-төрле исемлекләр чыгып тора, шуңа без төрле рейтингларда очраган, иң зурлар арасында саналган 5 кызыклы һава аланын сайлап алдык.

Дубай һава аланы (DXB)

Берләшкән гарәп әмирлекләренең дөньяда беренче булу һәм күпсанлы рекордлар кую максатына ярашлы, илнең иң зур һава аланы да елдан ел очышлар санын арттыра. 1960 елда ачылган бу һава аланының юлчылар саны елына уртача 13%-ка арта. 2018 елда һава аланында 90 миллионга якын юлчы булган дип белдерә һава аланы үзе.

Видео: багажның очкычтан башлап һава аланыннан чыгуына кадәр юлы:

Һава аланы 3 зур терминалда урнаша, алар арасында юлчылар өчен автобуслар йөри. Гомум мәйданы 1400 гектар булган һава аланында юлчылар өчен барлык мөмкинлекләр бар: ял итү урыннары, кафе-рестораннар, кунакханәләр, Duty Free. Һава аланында хәтта бушлай юыну мөмкинлеге дә бар, күпчелек башка һава аланында бу мөмкинлек бизнес-залларда гына бирелә. Дубай һава аланынында урнашкан кибетләр еш кына зур лотереяләр оештырырга ярата, сатып алучыларга машина яки бер миллион доллар кебек бүләкләр дә эләгергә мөмкин.

Дубай һава аланы аша Гарәп әмирлекләренә кергән һәр кешенең күз катлавын төшерү мәҗбүри, бу иминлек өчен ясала. Шулай итеп илдән чыгарылган, ләкин паспортын алыштырган кешеләрне күзәтеп баралар.

Һава аланында яшеллек күп, пальмалар булуы аеруча күзгә ташлана
Һава аланында яшеллек күп, пальмалар булуы аеруча күзгә ташлана

DXB һава аланы бер үк вакытта берничә һава ширкәтенең хабы булып тора. Монда дөньякүләм танылган Emirates Airlines, аның кече ширкәте булган Emirates SkyCargo һәм шулай ук Flydubai һава ширкәтләре базасы урнашкан. Моннан тыш һава аланы Jazeera Airways, Royal Jordanian һәм кайбер башка һава юлларының икенчел хаблары буларак кулланыла, бу Дубайның җайлы урнашуына бәйле.

Һитроу һава аланы (Лондон, LHR)

Лондонның төп һава аланы да дөньяда иң зурлар һәм күп юлчыга хезмәт күрсәткәннәр арасында. Елына һава аланы аша 67 миллионлап юлчы сәяхәт итә. Биредә 90лап төрле илгә, 180ләп юнәлешкә сәяхәт итәләр.

Видео: Һитроуга утыруга һава "трафигы", очкычлар бер-бер артлы утыра:

Һава аланында 5 терминал эшли, соңгысын Патшабикә Елизаветта II үзе ачкан. Шунысы кызык: заманында, ерак 1953 елда беренче очу-утыру юлын да ул ачкан булган. Дөрес, ул вакыттан һава аланы нык үзгәргән, һава аланы мәйданы 12 дүрткел километрга киңәйгән. Икенче дөнья сугышы вакытында исә әлеге җирлек хәрби һава базасы буларак кулланылган.

Һитроуда тәҗрибәле турист та югала ала, шуңа монда терминаллар, мөһим урыннарны күрсәткән хариталар кулланыла. Кайбер терминаллар арасында җәяү күчеп булса, кайберләренә бары тик рельссыз транспортта гына барып җитеп була.

Һитроу һава аланына манзара
Һитроу һава аланына манзара

Башка һава аланнары кебек үк, Һитроуда юлчыга кирәк булган бөтен инфраструктура эшли. Сайтлары да күп телгә тәрҗемә ителгән, тик татарчасы әлегә юк. Биредә төрле дин вәкилләре өчен дога кылу урыны да каралган, ә иске манара янындагы җир асты бункерда Изге Георгий кәшәнәсе эшли, биредә шотланд һәм католик гыйбадәтләре алып барыла.

О’Хара һава аланы (Чикаго, ORD)

АКШның зур шәһәрендә урнашкан бу һава аланы озак вакыт дәвамында иң күп очышлар булган һава аланы санала иде, хәзер анда очышлар саны кимеде, ләкин ул һаман беренче бишлеккә керә. Һава аланы United Airlines һава ширкәтенең төп хабы булып тора. Төрле вакытларда төрле медиа чаралары аны Төньяк Американың иң яхшы һава аланы дип атый иде.

Әлеге һава аланы дөнья киносына тулы бер жанр булдыру белән мактана ала. 1970нче елларда нәкъ Чикаго һава аланына бәйле күпсанлы һәлакәт фильмнары төшерелә. Моңа сәбәп булып 1967 елда һава аланының эш режимын бозган буранны атыйлар. 1960-1990нчы елларда һава аланына очкан, яки аннан очып киткән очкычларда барлыгы дистәгә якын һәлакәт булган.

Һава аланы эчендә
Һава аланы эчендә

Һава аланында күпсанлы юлчылар булу сәбәпле, биредә вакытында очып килү/китү белән күп проблемнар барлыкка килә. Барлык очышларның өчтән бере соңга кала, уртача соңга калу вакыты 57 минут тәшкил итә. Шуңа бу һава аланына баручыларга еш кына вакытларын чамаларга киңәш итәләр.

Ханэда һава аланы (Токио, HND)

Зур Токио шәһәренең һава аланы да зур булуы аңлашыла. Элек Ханэда һава аланы Токио янында бердәнбер булса, хәзер шәһәрдә тагын Нарита һава аланы да бар. Тик бу Ханэдадан булган очышлар санын киметмәде диярлек, елына һава аланы 79 миллион чамасы юлчыга хезмәт күрсәтә.

Ханэдада 4 очып килү-китү юлы бар, 3 терминал урнашкан. Терминаллар арасында ара зур, алар арасында автобус йөри. Ул ил эчендәге очышларны да, халыкара очышларны да кабул итә.

Видео: Ханэда һава аланы

Юлчылар җайлылыгы өчен беренче терминалның дүртенче һәм бишенче каты күңел ачу өчен аерылып бирелгән. Башка һава аланнарда кебек үк кибетләр, кафе-рестораннардан тыш, биредә тематик парк та табып була. Бишенче катта исә манзара мәйданчыгы ачылган. 270 градус киңлегендә биредә очкычларның утыруын һәм очып китүен күзәтеп була. Токиодан кайбер гаиләләр һава аланына махсус моның өчен килә, бу урын фото төшерүчеләрне дә җәлеп итә.

Ханэда һава аланы аеруча үзенең планетарие белән дан тота. Очышларны көткән арада юлчылар анда кереп, йолызларны карый ала.

Истанбул һава аланы (IST)

Безнең исемлектә иң яшь һава аланы. Ул 2018 елның 29 октябрендә ачылды, беренче очыш Истанбулдан Әнкарага башкарылды. Моңарчы Инстанбулда Ататөрк һәм Сабих Гекчен исемендәге һава аланнары булган, яңа һава аланы аларны киңәйтеп булмау сәбәпле төзелде. Яңа һава аланы ачылганнан соң Ататөрк һава аланы ябылды.

Әлеге һава аланы дөньяда иң зур булачак дип көтелә. Җирле хакимият куйган максат: елына 150 миллион юлчыга хезмәт күрсәтү, 350 юнәлешкә очыш оештыру. Һава аланының бу максатка никадәр ирешәчәген вакыт күрсәтер.

Һава аланының заманча дизайнында Истанбулның госманлы мирасы мул кулланылган. Транзит залы Босфор бугазына охшатып ясалган. Диспетчер манарасы лалә чәчәге кебек төзелгән, бу - Төркиянең милли символы.

Туристлар һава аланының зур булуына карамастан, шактый җайлы булуын искәртә, монда югалу мөмкин түгел диләр. Һава аланында видео ярдәм дә бар, мәгълүматны экраннарда инглизчә яки төрекчә алып була.

XS
SM
MD
LG