Accessibility links

Кайнар хәбәр

Американың танылган профессоры Ноам Хомский сак астында тотылучы Азат Мифтаховка хат язган


Ноам Хомский

Элегрәк Хомский Мифтаховны яклап язылган ачык хатны да имзалаган иде.

Массачусетс технология институтының лингвистика профессоры Ноам Хомский сигез ай сак астында тотылучы яшь галим Азат Мифтаховка хат юллаган. Бу хакта лингвист Ксения Метренина үз Facebook битендә яза.

"Кадерле, Азат Мифтахов!

Мин сезнең тоткарлануыгыз һәм озак вакыт сак астында тотылуыгызны беләм. Тиздән бу җәфаланулар тәмамланып Сез гадәти тормышка һәм эшкә әйләнеп кайтыр өчен сак астыннан азат ителерсез дип өметләнәм", диелгән хатта.

Элегрәк Ноам Хомский Азат Мифтаховны яклап язылган ачык хатны да имзалаган иде.

25 яшьлек Азат Мифтахов Мәскәү янында "Бердәм Русия" фиркасе офисына һөҗүм итүдә шикләнелеп февральдә кулга алынды. Ул тоткарлангач полиция кыйнаулары турында да белдерде. Аны сак астында тоту вакыты берничә тапкыр озайтылды. Соңгы тапкыр мәхкәмә аны сак астында тотуны декабрьгә кадәр озайтты.

Мифтахов тумышы белән Татарстанның Түбән Кама шәһәреннән.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG