Accessibility links

Кайнар хәбәр

Анкарада Каршыяка зиратында җирләнгән татар зыялыларын искә алачаклар


Әхмәт Тимер дә Анкарада җирләнгән
Әхмәт Тимер дә Анкарада җирләнгән

Татарлар дүрт кешенең каберен зиярат итәчәк.

2 ноябрь Анкараның Каршыяка зиратында "Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел" дигән чара узачак. Аны оештыручыларның берсе Роза Корбан Азатлыкка сөйләвенчә, монда әлеге зиратта җирләнгән татар зыялылары искә алыначак.

"Без Төркиягә качып китәргә мәҗбүр һәм зур дәрәҗәләргә ирешкән профессор Әхмәт Тимер (1912-2003), танылган тарихчы, фольклор өлкәсендә озак эшләгән профессор Абдулкадыйр Инан (1889-1975), медицина өлкәсендә профессор, доктор Ибраһим Вәли Одар (1899-1975), Казан татарлары мәдәният һәм ярдәмләшү үзәгенең элекке җитәкчесе Сафа Дәүләтшахны (1926-2013) искә алачакбыз.

Абдулкадыйр Инан
Абдулкадыйр Инан


Бу Идел-Урал зыялылары. Мисал өчен Ибраһим Вәли Одарның анатомия китабы 1960-1970 елларда медицина уку йортларында дәреслек буларак укытылган. Ул Анкара университетында эшләгән. Аның хатыны Хәдичә Одар теш табибы булган.

Сафа абый Дәүләтшаһ чын татар кешесе иде. Татар белән төрек теле якын булганга күпләр тора-бара сүзләрне буташтыра башлый, әмма Сафа абый һәрдаим чиста татарча сөйләште. Кешеләргә бик ярдәмчел булды. Мәхмүт Галәүнең "Мөһаҗирләр" романындагы да төп геройлар кебек. Анда да Сафа һәм аның хатыны Саҗидә китерелә. Сафа абыйның да хатыны Сәгадәт ханым бик мөлаем, ашарга тәмле пешерүче, ачык чырайлы ханым иде", ди Роза Корбан.

Сафа Дәүләтшаһ
Сафа Дәүләтшаһ


Аның әйтүенчә, искә алу чарасына Әхмәт Тимер кызы Баһшәеш Тимер Фиратоглы, Абдулкадыйр Инанның улы Мостафа Яшәр Инан, шулай ук Абдулкадыйр абыйның оныклары, Сафа Дәүләтшаһның да малае Зыя киләчәк.

"Ибраһим Вәли Одарның бер малае АКШ, икенчесе Германиядә яши. Алар инде олы яшьтә. Анкарада якыннары юк. Шуңа аның туганнары катнашмаячак.

Искә алу чарасында бу кешеләр турында мәгълүмат биреләчәк, дога кылыначак, балалары хатирәләре белән уртаклашачак. Истанбулдан Абдулкадыйр Инанның тарихи әсәрләренә бәйле магистратурада фәнни эш язучы бер шәкерт киләм диде. Быел Инанның тууының 130 ел. Аны Башкортстанда да искә алачаклар дип ишеткән идем", ди Роза ханым.

Каберләре Анкарада булган татарларны искә алу чарасының беренче 25 май көнне "Анкара җәбәҗи асри" зиратында" узды.

XS
SM
MD
LG