Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Төркиядәге татар зыялылары каберләрен тәртиптә тоту өчен фонд булдыру кирәк"


Анкарада Сәгадәт Чагатай кабере янында
Анкарада Сәгадәт Чагатай кабере янында

Җәмәгать эшлеклесе Роза Корбан Төркиядәге кайбер татар зыялылары каберләре инде югалган ди. Ул киләчәктә каберләрне карап тору өчен берәр фонд оештыру кирәк дип саный.

Төркиядә җирләнгән кайбер зыялы татарларның каберләре инде югалган. Анкарада яшәүче җәмәгать элеклесе Роза Корбан Азатлыкка әйтүенчә, ул узган ел Гаяз Исхакый белән дус булган публицист, җәмәгать эшлеклесе Фуат Туктаров каберен эзләгән, әмма таба алмаган.

"Фуат Туктаров Төркиядә 1938 елда вафат була. Каберен таба алмадым. Зират мөдирлегенә барып сорадым, ул каберләрне теркәү эшләре 1942 елда гына башланганын әйтте.

Туктаровның кабер ташы да юк. Әгәр биш ел караучы кешесе булмаса, кабердән сөякләрне чыгарып билгесез кешеләр каберләренә күмәләр икән. Ә кабер җирен башка кешегә саталар. Моңа бик борчылдым. Башка татар зыялыларының да каберләрен карарга кирәк дигән фикергә килеп 25 майда "Анкара асри" зиратында "Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел" дигән чара оештырырга булдым. Татарлар да бу тәкъдимемне хуплап алды.

Чарага Истанбулдан "Аяз-Таһир Идел Төркестан" вакыфы җитәкчесе, доктор Түлай Дуран да килде, фондның идарә шурасы әгъзасы, Манчестер университетында укытучы профессор Тимур Коҗауглы, Анкарадагы Хаҗи Байрам Вәли университетының коммуникация факультеты деканы Закир Аушар килгән иде. Бу кешеләрнең килүе Казан татарларына бирелгән игътибарны күрсәтә. Фонд китаплар да алып килгән иде.

Гали Акыш кабере янында
Гали Акыш кабере янында

Төркиядә яшәүче себертатары Мостафа Гүлтәкин башта ике көн зиратта йөреп каберләрне табып тамгалап куйган иде. Без аның артыннан ияреп йөрдек. Каберләрнең кайберләре бөтенләй каралмаган булып чыкты.

Мисал өчен Анкарада вафат булган милли шагыйрәбез Сания Гыйффәт Уганның (чын исеме Сания Кадыйрова) кабер ташы егылган, каберен чүп үләне баскан. Ташын күтәреп куйдык, чүпләрен утадык. Фәридә Гаффарованың "Татар мөһаҗирләре" китабында Сания Гыйффәтнең "Антыбыз" дигән шигыре дә бар. Аны да искә алдым.

Сания Гыйффәт Уган кабере
Сания Гыйффәт Уган кабере

Сания Гыйффәт ире Уфада мәдрәсәдә укыткан Закир Кадыйри каберен дә зиярәт иттек. Закир Кадыйри гарәп, инглиз, урыс, татар, төрек телләрен камил белгән. Атаклы гарәп галимнәренең китапларын төрекчәгә тәрҗемә иткән. Кызыллар белән аклар каршылыгы башлангач алар Кытай чигенә китә. Анда туган якка кайтыргамы-юкмы дип хәлне күзәтә. Кызыллар җиңгәннән соң Манчжуриягә күчеп киткәннәр.

Төркия дәүләтенә нигез салган Мостафа Кемал Ататөрек аны бик белемле кеше булганга Манчжуриядән Төркиягә чакырткан. Төркиягә килгәннән соң Закир Кадыйри Ататөреккә төрек тарихын язу кирәклеген әйткән. Әлеге тарих язылганнан соң бер өлешен тикшерү өчен Закир Кадыйрига бүлеп биргәннәр. Закир Кадыйри бу әйбәт язылмаган, берәр белемле тарихчы тарафыннан язылу кирәк дигән. Ул өлешне исә Ататөрек үзе язган булган. Бу сүзләрдән соң Закир Кадыйри бернинди дәүләт эшендә дә эшли алмаган.

Закир Кадыйри кабер ташы
Закир Кадыйри кабер ташы

Аннары Финляндиягә күчеп киткәннәр. Финляндиядә хатыны белән татар мәктәпләре, татар балалар бакчалары ачалар. Чит мәмләкәтләрдә нарасыйларга татар телен укыталар. Хәтта Суфия Гыйффәт Уганның кабер ташы Төркиягә Финляндия татарлары тарафыннан китерелгән.

Ататөрек үлгәч 1939 елда кабат Төркиягә кайтканнар. Аннары тәрҗемә эшләре белән шөгыльләнгәннәр. Закир Кадыйри шул вакытта ук татар телен укыту мәсьәләсен күтәреп чыккан. Балалар бакчасыннан югары уку йортына кадәр балалар үз ана телендә укырга тиеш дигән. Бүген дә бу көнүзәк мәсьәлә булып тора. Аннары хатын-кызлар укырга, төрле сәяси эшләрдә катнашырга тиеш, чөнки хатын-кызлар милләтнең анасы дигән. Шундый зыялы кешеләрнең каберләрен карап тору кирәк", ди Роза Корбан.

Кайбер каберләр бөтенләй каралмаган булган
Кайбер каберләр бөтенләй каралмаган булган

Шулай ук алар Гаяз Исхакый кызы Сәгадәт Чагатай каберен караганнар.

"Казанда туып белем алган. Докторлыкка Германиядә укыган. Берлиннан кайтканнан соң Төркиягә килеп урнашкан. Ике докторлык дипломы булуына карамастан, китапханәгә эшкә билгеләгәннәр. Әмма соңрак профессорлык дәрәҗәсенә кадәр барып җиткән. Үзе исән вакытта "Аяз-Таһир Идел Төркестан" вакыфын оештырган. Сагадәт Чагатайның 15 истәлек дәфтәре бар икән. Бу көндәлекләрне ул алман телендә язган. Гаяз Исхакый фонды Чагатай китапларын бастырган. Аны зиратка да алып килгәннәр иде.

Шулай итеп биш кеше каберен карадык. Шулар арасында тагын әдәбиятчы, археолог Хәмит Зөбәер Кошай кабере дә бар иде. Аның археология белән бәйле китаплары дәреслек булып Германия, Италия һәм башка илләрдә дә укытыла икән. Укыту програмына алынган. Ул 8 яшендә Төркиягә килгән, әмма татар булуын беркайчан да онытмаган.

Гали Акыш һәм аның сеңелләре каберендә дә булдык. Хәлдән килгәнне эшләдек - чүп утадык, чәчәк утырттык, кабер ташын торгызып куйдык, кайберләренең хәрефләрен яздырдык. Әмма каберләрне даими карап тору мөһим. Моның өчен бәлки берәр фонд булдыру кирәктер. Әлегә карап торсыннар өчен акчаларны үз кесәбездән җыеп бирдек. Мин бу очрашу турында Татарстанның Истанбулдагы вәкаләтле вәкиллегенә дә язган идем. Алардан җавап булмады. Хәтта Анкарадагы татар оешмасы вәкилләре дә килмәде", ди Роза ханым.

Аның әйтүенчә, Төркиядә Садри Максуди, Йосыф Акчура, Гаяз Исхакыйны гына беләләр. Алар Истанбулда җирләнгән. Әлеге каберләрне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та зиярәт иткән иде.

Роза Корбан сентябрьдә Анкараның "Каршыяка" дигән зиратына барачакларын әйтә.

"Анда җирләнгән татарлар исемлеген барлыйсы бар әле. Әхмәт Тимернең анда җирләнгәнен беләм. Татарларга хезмәт иткән кешеләрне онытмаска кирәк", ди ул.

XS
SM
MD
LG