Accessibility links

Кайнар хәбәр

Колония җитәкчелеге Марат Диндаровның кырыс шартларда тотылуына аңлатма бирде


Марат Диндаров
Марат Диндаров

"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә җиде елга хөкем ителгән һәм хәзер Брянскиның Клинцы шәһәрендәге 6нчы төзәтү колониясендә утыручы Казан мөселманы Марат Диндаров берничә тапкыр төрмә тәртибен бозу сәбәпле кырыс шартларга күчерелгән. Бу хакта Азатлык сорауларына колониядән килгән җавап хатында язылган.

Колония җитәкчесе урынбасары Д.Иванов имзалаган хатта: "Диндаров берничә тапкыр төрмә шартлары тәртибен бозу сәбәпле, Русия Җинаять-үтәтү кодексының 115нче маддәсе нигезендә аерым төрмә бүлмәсенә һәм штраф изоляторына урнаштырылды", диелгән.

Элегрәк Диндаровның әтисе Рәфыйк әфәнде Азатлыкка улының колониягә озатылганнан бирле йә аерым төрмә бүлмәсендә (ЕПКТ), йә штраф изоляторында тотылуыннан зарланган иде. Моннан тыш ул аларны көненә икешәр тапкыр чишендереп тентүләрен һәм моны видеога төшереп баруларын әйтте, улының хокук яклаучы оешмалардан ярдәм көтүен сөйләде.

Колониядән килгән хат
Колониядән килгән хат

Колониядән Азатлыкка килгән җавап хатында, кыйнаулар һәм башка җинаятьләрне, тәртип бозуны булдырмау һәм хөкем ителүченең тәртибе турында мәгълүмат алу өчен төзәтү оешмаларының аудиовизуаль, электрон һәм башка техник җиһазлар куллануга вәкаләте булуы һәм тоткынның бу хакта кисәтелгәне язылган.

"ШИЗО, ПКТ һәм ЕПКТга күчергәндә тотыкынны тулысынча тикшерү оештырыла" диелгән хатта.

Моннан тыш Азатлык колониядә мөселманнарга дини гыйбадәтләрен үтәү өчен шартлар булдырылуы турында да сораган иде.

"Хөкем ителгән мөселманнарга колония җирлегендә дини гыйбадәтләрен үтәү өчен намаз бүлмәсе бар. Тоткыннарның әдәбиятны юнәтү һәм саклау Русия Җинаять-төзәтү кодексының 95нче маддәсе нигезендә башкарыла" диелгән Азатлыкка килгән хатта.

Марат Диндаров һәм тагын дүрт мөселман Казанда 2016 елда тоткарланды. Диндаров 2017 елның 28 декабрендә Русия Җинаять кодексының 205.5нче маддәсенең икенче өлеше (Террор оешмасы эшчәнлегендә катнашу) нигезендә җиде елга хөкем ителде. Әлеге маддә нигезендә хөкем ителүчеләргә вакытыннан алда азат ителү яки амнистия каралмаган. Марат Диндаров "Мемориал" хокук яклау үзәге тарафыннан сәяси тоткын дип танылды.

XS
SM
MD
LG