Әбүбәкер әл-Багдадиның үтерелүе турыда АКШ медиасы белдерә. Reuters-ның АКШ һәм Гыйрак махсус көчләрендәге чыганаклары әйтүенчә һәм Суриядән килгән хәбәрләргә караганда, АКШ махсус көчләре Суриянең төньягындагы Идлиб вилаятендә хәрби чара уздырган. Төркия чигенә якындагы Бариша авылында бер йортны яу белән алганнар диелә.
Һөҗүмнең Багдадига каршы оештырылганлыгы һәм аның үлгән булуы мөмкинлеге турында беренче булып Newsweek хәбәр итте. Ул
Пентагондагы һәм АКШ президенты Дональд Трамп идарәсендәге чыганакларга нигезләнә. Алар белдерүенчә, Багдадиның үтерелгән булу мөмкинлеге бик зур, әмма ДНК тестлары уздырмыйча тәгаен әйтеп булмый.
Reuters интернетка һөҗүм урыны дип фаразланган урын видеосын чыгарды.
Гыйрак телевидениесе исә шул һөҗүм булырга мөмкин дип фаразланган хәрби операция видеосын күрсәтте.