Accessibility links

Кайнар хәбәр

Активистлар: Дәрвишләр бистәсендәге мунча җимерелгән


Җимерелгән мунча бинасы
Җимерелгән мунча бинасы

Дәрвишләр бистәсендәге тарихи мунча бинасын саклап калу өчен көрәшкән активистлар әйтүенчә, хосусый сак ширкәте хезмәткәрләре көч белән уздырып җибәргән экскаватор бинаны юк иткән.

Мунчаны җимерергә ярдәм итүче сак ширкәте хезмәткәрләре ике рәткә тезелеп басып экскаваторны мунчаны җимерү өчен уздырып җибәргән. Мунчаны яклаучы активистлар әйтүенчә, бинаны җимергәннәр, аннан берни калмаган.

28 октябрь иртәсендә "Застава" хосусый сакчылар ширкәте вәкилләре һәм мунча бинасын саклап калырга теләүче активистлар арасында бәрелеш булды. Активистлар 1949 елда салынган мунчаны җимерүгә юк куймау өчен узган төннән үк кизүдә тора иде.

27 октябрь төнендә мунча бинасы җимерелә башлады. Дәрвишләр бистәсе кешеләре койманың бер урынын каерып алып, бина янына үтеп керә алды һәм җимерү эшләре тукталды.

Мунча бинасы янында ни өчен бина җимерелүе, аның урынына нәрсә төзеләчәге турында бернинди дә мәгълүмат юк. Бу хакта белдерү тактасы да урнаштырылмаган, кешеләргә мунча бинасын җимерергә рөхсәт иткән документлар да күрсәтелми. Җир кишәрлеге хуҗасы, аның вәкилләре Дәрвишләр бистәсе кешеләре белән очрашмады. Казанның Совет районы хакимияте вәкиле 26 октябрьдә Дәрвишләр бистәсендәге мунча урынында нинди төзелеш эшләре барганын белмим дип белдерде.

XS
SM
MD
LG