Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү Айдар Гобәйдуллинны читтән торып кулга алуны таләп итә


Айдар Гобәйдуллин
Айдар Гобәйдуллин

Тикшерү "Мәскәү эше" нигезендә гаепләнүче, Русиядән киткән Айдар Гобәйдуллинны читтән торып кулга алуны таләп итә.

"Бүген 16.00да Басман мәхкәмәсендә Айдар Гобәйдуллинны читтән торып кулга алу карарын чыгарырга тиеш булачаклар", дип яза Максим Пашков үз Телеграм каналында.

Гобәйдуллинның кайда булуы билгесез. Ул 17 октябрьдә Русиядән китүен хәбәр итте.

Мәскәү эше" нигезендә 15 октябрьдә Айдар Гобәйдуллинга яңа гаепләү белдерелде. "Куәт оешмасы хезмәткәренә һөҗүм итәргә омтылу" (Җинаять кодексының 318 нче маддәсенең 1нче бүлеге, 30нчы маддәсенең 3нче бүлеге) турындагы гаепләү "куәт оешмасы хезмәткәренә көч куллану турында янау"га ("угрозу применения насилия к силовику") (318нче маддәнең 1нче бүлеге) үзгәртелде.

Тикшерү мәгълүматына караганда, 27 июльдә Мәскәүдә митинг вакытында 26 яшьлек Гобәйдуллин полиция хезмәткәрләре тарафына пластик шешә аткан, ләкин беркемгә дә тидермәгән. Прокуратура моны "куәт оешмасы вәкиленә һөҗүм итәргә омтылу" дип атады, әмма сентябрьдә мәхкәмә гаепләүнең фабуласын ачыклау өчен дип материалларны кире кайтарды. Тикшерү изоляторында бер ай тотылганнан соң Айдар Гобәйдуллин читкә китмәү шарты белән иреккә җибәрелде.

Айдар Гобәйдуллин — Мәскәүдә "Сбербанк-технологии" IT ширкәтендә эшләүче 26 яшьлек программист, тумышы белән Уфадан. Мәктәптә укыганда төрле олимпиадаларда җиңеп килгән. 2018 елда Мәскәүнең физика-техника институтын тәмамлаган.

XS
SM
MD
LG