Гыйльми конференциядә язучының шагыйрь, журналист, җыр текстлары авторы, фольклор үрнәкләрен туплау, тәрҗәмәче буларак эшләгән эшләре санап кителде, аның 79 китап чыгаруы әйтелде, кырымтатар әдәбиятында роле хакында чыгышлар, котлаулар яңгырады, аның китапларыннан күргәзмә оештырылды.
Язучының 80 еллыгына багышланган чаралар 23 октябрь Исмаил Гаспринский исемендәге кырымтатар китапхәнәсендә башланып киткән иде. 27 октябрь исә кырымтатар театрында язучыга багышланган тантана узды. Бу чарага килгән котлаучылар арасында Мәскәү билгеләгән Кырым хакимиятенә буйсынган Кырым мөселманнары мөфтие Эмирали Аблаев та килеп чыгыш ясады.
Язучы үзе исә сәхнәдән чыгыш ясап: "бу бәйрәмне миңа хакимият оештырды дип уйламагыз, аның моңа бер катнашы юк, бу чараны Украинаның һәм Татарстанның атказанган сәнгәть эшлеклесе Сервер Какура тырышлыгы белән "Кырым" фольклор ансамбле һәм минем дусларым оештырды", диде.
Театрда узган бу чарада язучының шигырьләре, мәзәкләре белән бергә милли рухта көйләр дә яңгырады.
"Халыкның башы игелмәс
Халыкның биле бөгелмәз
Күтәрелгән күк байрак
Бердакъкъа (минут) җиргә төшмәс" дигән сүзләр кергән "Яшә, халкым" исемле соңгы җырны тамашачылар алкышларга күмделәр.