Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмән өлкәсендә сәер авыру таралган татар авылы күлендәге балык Югра кибетләренә кертелмәгән


Ачир авылы
Ачир авылы

Ачир авылы күлендәге балыкны Югра кибетләренә кертмәгәннәр. Элегрәк бу авыл кешеләрендә сәер чир табылып, дистәдән артык кеше хастаханәгә салынды.

Юграда кешеләрдә гаффски авыруы китереп чыгара торган токсинлы балык кибетләргә эләкми калган. Бу хакта "URA.RU"га Ханты-Манси автоном бүлгесе Роспотребнадзоры идарәсендә белдергәннәр.

Оешмада хәбәр итүләренчә, тикшерү вакытында Төмән өлкәсе Ачир авылы янындагы күлдән 70 килограмм табан балыгы алып сатуга чыгарырга җыенган Сургут эшмәкәр ачыкланган.

"Табан балыгы – паразит чир булырга мөмкин балык саналганга, ул дезинфекциядә иде һәм сатуга чыгарга өлгермәде. Эшмәкәр барысын да аңлап аны юк итү белән килеште", ди идарә башлыгы урынбасары Инна Кудрявцева.

Татарлар яши торган Ачир авылында кешеләрнең сәер чир белән авыруы моннан бер атна элек башланды. Уннан артык кеше паралич һәм бөер белән бавыр эшчәнлегенә зыян сала торган гаффски авыруы шиге белән хастаханәгә салынды. Аңа кадәр авылда кыргый үрдәкләр һәм этләр үлде. Авыл халкы авыруның сәбәбен күлдәге балыктан күрә, әмма әлегә төгәл нәтиҗә чыгарылмаган. Авылда тикшерүчеләр һәм табиплар булып китте. Нәтиҗәдә барлыгы 12 кеше хастаханәгә салынды. Төмән өлкәсенең баш токсикологы Ирина Чайковская әйтүенчә, Ачир авылының өч кешесе дәваланып өйгә кайтарылган. Икесенең агулануы уртача булган. Берсенең агулануы расланмаган. Ике кешенең хәле әле дә авыр булып кала.

Ачир авылында 300ләп кеше яши. Саз арасында урнашкан бу авылга кышын зимникта, ә башка вакытта бары боралакта гына барып җитеп була. Авылдан район үзәге Тубылга турыдан 90 чакрымлык юл. Җирле халык нигездә күлдәге балыктан туклана, шулай ук аны сатып көн күрүче татарлар да шактый.

XS
SM
MD
LG