Режиссер Туфан Имаметдиновның "Әллүки" спектакле берьюлы өч номинациядә "Алтын битлек" театр бүләгенә дәгъва итә. Спектакль үзе "Опера спектакле" номинациясендә катнаша, моннан тыш, Туфан Имаметдинов "Режиссер эше", Эльмир Низамов "Музыкаль театрда композитор эше" дигән номинацияләрдә җиңүгә дәгъва итә.
Казаннан тагын бер коллективка “Алтын битлек” бирелергә мөмкин – "Пантера" дип аталган камера балетының "Арена" спектакле номинантлар исемлегенә кергән.
"Алтын битлек" бүләгенә шулай ук Мәскәүдән Альбина Шаһиморатова, Динара Алиева һәм Эльвина Муллина "Операда иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә, Рүзил Гатин "Операда иң яхшы ир-ат роле" номинациясендә, Пермьнән Марат Муларисов "Мюзиклда ир-ат роле", Мәкәүдән Дамир Исмәгыйлев "Музыкаль театрда ут кую рәссамы", Петербурдан Руслан Кодашев "Курчак театрында режиссер эше", Мәскәүдән Регина Хәбибуллина "Курчак театрында актер эше" дигән номинацияләрдә җиңүгә дәгъва итәләр.
"Әллүки" – үлеп барган төрки телләргә тәрҗемә ителгән Тукай шигырьләреннән төзелгән спектакль. Шигырьләрне Казан яшь тамашачы театры артистлары һәм телсез-чукраклар укый.
Мәктәпләрдән татар телен кысрыклап чыгару башлангач, режиссер Туфан Имаметдинов Тукай шигырьләрен үле яки юкка чыгып баручы телләргә тәрҗемә итү эшенә керешкән иде.
"Премьераның икенче көнендә үк диярлек "Алтын битлек" экспертлары безгә үзләре чыкты. Спектакльне карарга теләкләрен белдерделәр", дип сөйләгән иде Имаметдинов.
Узган елда Туфан Имаметдинов куйган "Әлиф" хореографик спектакле биючесе Нурбәк Батулла "Алтын битлек" милли театр премиясе лауреаты булды.