Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөселман эшмәкәрләре Украинадагы фетнәчеләргә ислам банкы ачарга булышмакчы


Хәйдәр Камалетдинов
Хәйдәр Камалетдинов

Татарстан мөселман эшмәкәрләре Украинаның көнчыгышын контрольдә тотучы фетнәчеләр җитәкчелеге белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзегән.

29-30 октябрьдә Украинаның көнчыгышында үзләрен “Донецки халык республикасы” дип атаучы фетнәчеләр төркеме Донецки шәһәрендә инвест форум уздырган. РИА Новости агентлыгы мәгълүматларына караганда, анда 135 млрд сумлык 34 килешү төзелгән. Оештыручылар бу чарага 17 илдән 250 делегат килүен белдерде. Алар арасында АКШ, Франция, Британия, Төркия һәм Сүрия вәкилләре дә бар диелә. Очрашуда фетнәчеләр башлыгы Денис Пушилин үзләрен “ышанычлы партнер” буларак күрсәтергә тырышкан.

Төп килешүләрнең берсе – хәләл продукция белән чикләүләрне читләтеп узар өчен ислам банкы булдыру турында. Бу юлда фетнәчеләргә Халыкара ислам бизнесы берләшмәсе ярдәм итәчәк. Әлеге оешма 2017 елда оешкан. Аның эшендә Татарстан мөселман эшмәкәрләре катнаша. Берләшмәне Марат Кабаев җитәкли. Ә әлеге инвест форумда оешманың вице-президенты Хәйдәр Камалетдинов катнашкан. Азатлык Камалетдинов белән шул хакта сөйләште.

— Хәйдәр әфәнде, сез Донецкида нинди килешүләр төзедегез?

Хәләл сертификациясе ясау, хәләл продукция: ит, көнкүреш һигиена әйберләре җитештерү һәм аны экспортка чыгару турында сүз барды


— Безнең алар белән беренче килешү хәләл продукция җитештерү турында булды. Аларга хәләл сертификациясе ясау, хәләл продукция: ит, көнкүреш һигиена әйберләре җитештерү һәм аны экспортка чыгару турында сүз барды. Без үз ягыбыздан сертификация ясарга, продукцияне җитештерергә булышып, клиент базасы тапшырып, башка мөселман илләренә сата алабыз.

Икенче килешү – анда ислам банкы булдыру. Ләкин ул икенче, бәлки өченче этап булыр. Бу турыда сөйләргә иртә. Моның өчен инфраструктура булдырырга, кануннар кабул итәргә кирәк. Шуңа да төгәл әйтә алмыйм. Ләкин без үз ягыбыздан кирәк булган ярдәмне күрсәтергә әзер. Алга таба бу мәсьәләдә бергә эшләячәкбез. Безнең тәҗрибә бар. Сбербанк, ислам үсеш банкы һәм башка илләрдәге ислам банкы белән эш алып барабыз. Тәҗрибәдән чыгып, аларга ярдәм итәчәкбез. Ләкин иң мөһиме – аларның җитәкчесе Денис Пушилин үз ягыннан кызыксынуын белдерде. Бу тема бик кирәк. Алга таба бу юнәлештә эш башлыйбыз, түгәрәк өстәлләр оештырабыз, аннары тормышка ашырырга тырышырбыз.

— Бу төбәктә мөселманнар күп яшәми. Хәләл продукциягә, ислам банк системына ихтыяҗ булырмы?

Хәләл продукция җитештерү үзләренә түгел, ә экспорт өчен

— Хәләл продукция җитештерү үзләренә түгел, ә экспорт өчен. Бу аларның икътисадын үстерә торган чараларның берсе. Аларның диңгезгә якын булуы зур мөмкинлек тудыра. Логистика ягыннан, Русиянең башка төбәкләренә караганда, өстенлекләре бар. Икенче яктан, башка төбәкләргә караганда эш хакы азрак. Шуңа да хәләл продукциянең бәясе дә арзанрак булачак. Көндәшлеккә сәләтле булыр дип уйлыйбыз.

— Ни өчен нәкъ бу төбәкне сайладыгыз?

— Берничә ай элек Марат Кабаев аларның вәкилләре белән очрашты. Шул очрашу вакытында бергә эшләргә теләк белдерделәр. Аннары без уртак эш турында уйлаша башлаган идек. Анда бүген ислам банкы ягыннан караганда, көндәшлек бик аз. Төбәктә Үзәк халык банкы дигән бердәнбер банк бар. Башка банклар юк. Читтән башка банк керергә тырышса, бернинди көндәшлексез керә ала һәм ислам банкы системын эшләтә ала. Кануннар ягыннан өйрәнергә кирәк. Чикләүләрнең ничек буласын уйлашмыйча, сөйләшеп булмый.

XS
SM
MD
LG