Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ дәүләт департаменты: Русия Чилиның эчке эшләренә тыкшынган


Сантьяго шәһәрендә полиция халыкны куарга тырыша

АКШ дәүләт департаменты Русия социаль челтәрләр ярдәмендә Чилидагы булган чуалышларга тәэсир иткән дип белдерә.

Чилидагы урам каршылыклары октябрь аенда башланды. Халык илдәге булган икъдисади хәлләр белән, аерым әйткәндә, метрога бәяләрнең артуы белән канәгать булмыйча урамга чыкты. Чили хакимияте юл бәясен арттырмаска вәгъдә итте, әмма урам җыеннары туктамады.

АКШ дәүләт департаменты вәкилләре сүзләренә караганда, ниндидер кешеләр Чилидагы чуалышлар баруын кулланып, социаль челтәрләрдә троллинг ысулларын кулланган. “Без Русия ягыннан булган трольлләрнең җәмәгатьчелек арасында барган бәхәснең тискәре нәтиҗәгә китерү ягына авышуга көч куелуын күзәттек”, дип белдерделәр департаментта.

Социаль челтәрләр аша чит дүләтнең Чилиның эчке эшләренә тыкшынуы бердәнбер очрак булмаган, дигән фикердә депатрамент. Алар әйтүенчә, Русия Чилидагы низагны көчәйтергә тырышкан, демократик бәхесләр оештырырга комачаулаган. Әлегә Чили АКШның Русияне гаепләвенә бернинди дә җавап бирмәде.

Чилидагы урам каршылыклары аркасында гадәттән тыш хәлләр режимы гамәлгә кергән иде. Чуалышлар вакытында 1 меңнән артык кеше зыян күргән. Чили президенты Себастьян Пиньера Чилида уздырырга тиешле булган АТЭС чарасы булмаячак дип әйтте.

фикерләр

XS
SM
MD
LG