Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аксюн авылы мәчетендә куәт оешмалары вәкилләре мөселманнарның паспортларын тикшергән


Нәкъ бер ел элек мәчеттә шундый тикшерү узган иде инде.

Җомга көнне Мордовиянең Ләмберә районы Аксюн авылындагы "Тәүхид" мәчетен куәт оешмалары вәкилләре камап алган. Бу хакта хокук яклаучы Ирек Биккинин хәбәр итте.

"Мәчеттә кайбер кешеләрнең паспортларын тикшерделәр. Мәчет эченнән һәм тышыннан фото һәм видеога төшерделәр. Тыелган китаплар эзләделәр", диде ул Азатлыкка.

Узган елның октябрь аенда куәт оешмасы вәкилләре намаздан чыккан мөселманнарның документларын тикшергән иде инде.

"Бу минем хәтеремдә өченче шундый тикшерү. Мордовия мөселманнарын куркыту максатыннан боерык бирүчеләрнең чираттагы тапкыр мөселманнарны һәм бу боеркны башкаручыларны мыскыл итүе. Тормыш бал булып тоелмасын өчен вакыт-вакыт шулай мөселманнарны өркетеп алу кирәк саныйлардыр. Кем хуҗа икәнне искә төшерү өчендер", дигән иде Биккинин.

XS
SM
MD
LG