Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аксюн авылы мәчетенә намазга килгән мөселманнарның паспортларын тикшергәннәр


Җомга көнне Мордовиянең Ләмберә районы Аксюн авылындагы "Тәүхид" мәчетен куәт оешмалары камап алган. Алар җомга намазына килгән мөселманнарның документларын тикшергән.

Хокук яклаучы Ирек Биккинин үзенең Facebook битендә язуынча, җомга көнне Аксюн авылының "Тәүхид" мәчетен кораллар тоткан, битлекләр кигән куәт оешмалары камап алган. Алар намаздан чыккан мөселманнарның документларын тикшергән.

"Минем паспортым юк иде, әмма алар мине болай да таныды, чөнки элегрәк инде мәчеттән чыкканда минем паспортны фотога төшергәннәр иде. Бер егет өенә шалтыратып бишенче каттан тәрәзәдән паспортың ыргытуларын сорады. Йорты мәчет янында гына урнашкан. Әлеге паспортны алырга дип аның белән битлек кигән һәм коралланган куәт оешмаларының бер вәкиле озата китте", ди ул.

Биккинин язуынча, бу аның хәтерендәге инде өченче шундый тикшерү.

"Бу Мордовия мөселманнарын куркыту максатыннан боерык бирүчеләрнең чираттагы тапкыр мөселманнарны һәм бу боеркны башкаручыларны мыскыл итүе. Тормыш бал булып тоелмасын өчен вакыт-вакыт шулай мөселманнарны өркетеп алу кирәк саныйлардыр. Кем хуҗа икәнне искә төшерү өчендер", ди ул.

Узган елны Мордовия башкаласы Сарански мәчетендә тентү узган иде. Аңа кадәр дә мөселманнарны тикшерүләр булгалап торды.

XS
SM
MD
LG