Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нәфигулла Аширов татарларны Рамил Шәмсетдинов гаиләсенә ярдәм итү өчен берләшергә чакырды


Нәфигулла Аширов
Нәфигулла Аширов

Мөфти Нәфигулла Аширов татарларны сигез хезмәттәшен атып үтерүдә гаепләнүче Рамил Шәмсетдиновка теләктәшлек күрсәтергә һәм аны мәхкәмәдә яклау өчен акча җыярга чакырды.

Танылган мөселман адвокаты Равил Тугушев Байкал арты хәрби бүлегендә сигез кешене атып үтерүдә гаепләнүче Рамил Шәмсетдиновка бушлай адвокат ярдәме күрсәтергә әзерлеген белдерде. Тагын бер адвокат – Сәет-Мөхәммәт Чапанов та Рамилгә бушлай адвокат ярдәме күрсәтергә алынырга әзерлеген әйтте. Бу белгечләр мөселман адвокатлар төркеменә керә, анда шулай ук Марат Ашимов һәм Руслан Нәгыев та бар. Алар ислам әдәбиятын, Мордовия мөслимәләренә яулык бәйләүне тыю очракларында ярдәм күрсәттеләр, бергәләп Коръән хафизы Али Якупов эшендә катнашып, мәхкәмәдә җиңеп чыктылар. Болар турында үзенең Facebook сәзифәсендә билгеле дин эшлеклесе, мөфти Нәфигулла Аширов хәбәр итте.

Аширов мөселман кардәшләрне Рамилне ярдәмсез калдырмаска чакырды. “Кардәшебез Рамил мәнфәгатьләрен яклаячак адвокатка түләргә акча җыю игълан ителде. Адвокат Рамил хезмәт иткән хәрби бүлектә элек хезмәт иткән кешеләрне йөреп чыгарга, бу хәрби бүлектә булган тәртипсезлекләр, хокук бозулар турында мәгълүмат җыярга, шул рәвешле, вакыйганың сәбәпләрен ачыкларга җыена”, дип язды Аширов.

Ул Рамилнең әтисенең банк картасына акча җыюда булдыра алганча катнашуны сорый. Эшне гадел тикшерүгә һәм белемле адвокат җәлеп итүгә ярдәм кирәк, ди ул.

Рамилнең әтисе Сәлимҗан Шәмсетдинов әйтүенчә, хәрби җитәкчеләрдән беркем дә әле аның белән элемтәгә кермәгән. Рамил хезмәт иткән җиргә барып, шәхсән үзе белешер өчен, җитәкчеләр белән сөйләшү өчен аңа акча кирәк, шулай ук яхшы адвокатка да түләү таләп ителә, дип искәртә Аширов.

Ул язмасына Төмән өлкәсе Вагай авылында яшәүче Шәмсетдиновлар йортында төшерелгән фотосурәт тә беркеткән. “Рамил Шәмсетдинов үзенең намусын яклап, бу гамәлгә барган. Мин мөселман кардәшләремнән аның туганнары янына баруларын сорадым. Алар Рамилнең атасы һәм абыйлары белән күреште”, ди Аширов.

“Алга таба да, булдыра алганча, бу егетнең проблемында катнашырбыз, эш турында хәбәр итеп торырбыз. Әйдәгез, башка халыклар кебек үк, бөтен татарлар бердәм булып, теләктәшлек күрсәтик”, дип тәмамлый Аширов.

25 октябрь кичендә Байкал артында урнашкан Горный шәһәрендәге хәрби бүлектәге каравыл алышынганда хәрби хезмәткәр Рамил Шәмсетдиновның сигез кешене атып үтерүе хәбәр ителде. Ике кеше яраланган диелде. Рамил сак астына алынды. Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлык белән әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте.

XS
SM
MD
LG