Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда сәяси репрессияләргә каршы митинг узды


Казанда узган митинг
Казанда узган митинг

Чарада 50ләп кеше катнашты.

2 ноябрьдә Казанның Тинчурин бакчасында сәяси репрессияләргә каршы митинг узды. Чараны “Яблоко” фиркасенең Татарстан бүлеге оештырды.
Митингта катнашучылар “Татарстанда репрессияләр булмасын”, “Яңа ГУЛАГ булмасын”, Карашлар өчен утыртабыз! “Мәскәү эше”, “ФБК эше” кебек шикаятьләр күтәргән иде.

“Яблоко” фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Руслан Зиннәтуллин хакимиятне хөрмәтсезлек өчен җәзалау канунын искә алды һәм “Теләсә кайсы нормаль кеше кемне дә булса хөрмәт итәргә мәҗбүр итеп булмавын аңлый — хакимият тиешенчә эшләргә тиеш”, диде.

Митингтагы плакатлар
Митингтагы плакатлар

“Илдә гадел хөкемнең бөтенләй булмавын күрәбез. Мәхкәмәләр эшләрне объектив карамый, дәлилләрне, мәсәлән видеоматериалларны тикшерергә теләмиләр. Алар өчен иң мөһиме кешене теләсә нинди сәбәп табып ябып кую”, диде Зиннәтуллин.

Татарстан күзәтүчеләр берләшмәсе координаторы урынбасары Азат Габделвәлиев Навальныйның Казандагы штабы урынбасары булган, бер атна элек бу дөньядан киткән Элвира Дмитриеваны “сәяси репрессияләр корбаны” дип атады.

Чара сәгать ярымлап дәвам итте.

XS
SM
MD
LG