Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәре йөреше өчен Казанның үзәк урамнары ябыла


Казанда тәре йөреше (архив фотосы)
Казанда тәре йөреше (архив фотосы)

Казанда бу юлы да бер каршылыксыз тәре йөреше уза. Моның өчен шәһәрнең Кирмән тирәләрендәге урамнарын ябып торачаклар.

4 ноябрьдә Татарстан башкаласында Благовещение соборыннан алып Крестовоздвижение чиркәвенә кадәр Казан Мәрьям Ана иконасы белән тәре йөреше узачак. Шуңа бәйле рәвештә шәһәрнең үзәк урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртәнге сәгать алтыдан 13.00 сәгатькә кадәр чикләүләр Миславский урамындагы машина юлы өлешенә, Карл Маркс урамыннан Большая Красная урамына кадәрге өлешенә кагылачак.

10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Кремль урамының, Профсоюз урамының, Бауман урамының кайбер өлешләре, Батурин урамыннан Кремль дамбасына кадәр, Кремль дамбасыннан Дзержинский урамына кадәр һәм Казан Кирмәненә башка якын урамнар ябылып торачак.

Казан Изге Ана иконасы халыкка елга ике мәртәбә күрсәтелә. Урыс православ чиркәве тарафыннан оештырылучы чараның беренчесе 21 июльдә – Изге Ана иконасы иңгән дип саналган көнне, икенчесе 4 ноябрьдә – 1612 елда Мәскәү поляклардан азат ителгән дип аталган көнне үткәрелә.

Православ христианнар тәре йөрешен бернинди тоткарлыксыз уздыра. Хәтер көнендә мөселман татарларга Казанны яклап шәһит булганнар рухына Кирмәнгә килеп дога кылырга рөхсәт бирелми. Галимнәр моны Татарстан хакимиятенең Мәскәүдән куркуына һәм Русиядә демократиянең кысыла баруына бәйләп аңлата.

XS
SM
MD
LG