Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт кымызы Фарсы култыгы илләренә сатыла башлаячак


Экспортка Баймак районында җитештерелгән "ЭкоПродукт" авыл хуҗалыгы кооперативының сублимацияләнгән кымызы чыгарыла.

Башкортстанда җитештерелгән кымыз Фарсы култыгы илләренә сатыла башлаячак. Бу хакта республика авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кымыз сату турында Башкортстан тышкы икътисади элемтәләр комитеты рәисе Руслан Мирсаяпов һәм Кувәйт эшмәкәре, "Алмас" ширкәтләр төркеме җитәкчеләр шурасы рәисе доктор Саләм Әл-Бьянони очрашуында килешенгән.

Экспортка Баймак районында җитештерелгән "ЭкоПродукт" авыл хуҗалыгы кооперативының сублимацияләнгән кымызы чыгарылачак.

Министрлык хәбәр итүенчә, Кувәйт бизнесмены элегрәк башкорт балын Кувәйткә һәм Гарәп ярымутравының башка илләренә саткан. Хәзер ул гади бал гына түгел, аллергия булдырмый торган бал да сатарга җыена.

Күптән түгел Татарстан гарәп илләренә чәкчәк сата башлаячагы билгеле булды.

XS
SM
MD
LG