Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа оешмасының удмурт һәм башка халыклар телләрен яклауны сораган мөрәҗәгате җавапсыз калган


Альберт Разин
Альберт Разин

Европа оешмасы удмурт галиме Альберт Разин үзен яндырганнан соң удмурт һәм башка халыклар телләрен яклауны сорап Русия хакимиятләренә мөрәҗәгать иткән иде.

Европада аз кулланылган телләрне популярлаштыру белән шөгыльләнүче һәм хөкүмәтләрдән бәйсез Телләр тигезлеге Европа челтәренең (ELEN) галим Альберт Разинның үзен яндыруы белән бәйле мөрәҗәгатен Удмуртия Дәүләт шурасы җавапсыз калдырган. Бу хакта "Idel.Реалии" яза.

"Ни өчен мөрәҗәгатькә җавап бирмәүләре бик аңлашылып бетми", ди оешма вәкиле Давыт Һикс. Ул әлеге хатны язуга удмурт галиме Алберт Разинның үзен яндыруы этәрде дип белдерә. Европа оешмасы хакимияттән удмурт телен һәм Русиянең башка асаба халыклары телләрен саклау һәм популярлаштыру чаралары күрүне сораган иде.

Удмуртия Дәүләт шурасы рәисе Алексей Прасолов "Idel.Реалии"га бу уңайдан тулы җавап бирмәде. Ул удмурт теле һәм әдәбияты республиканың кайбер мәктәпләрендә гадәти фән һәм факультатив фән буларак укытылуы турында мәгълүмат кына җибәрде. Парламент рәисе шулай ук Удмуртиядә удмурт теле кулланылышы өчен бар шартлар да тудырылган дип белдерде.

Әмма 2002 һәм 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләре сигез ел эчендә удмурт телендә сөйләшүчеләр санының 30 процентка кимүен күрсәтте.

ELEN шулай ук Русияне Төбәк телләре яки азчылыклар телләре Европа хартиясен ратификацияләргә чакырды.

Русия конвенциядәгә кушылса да, Европа хартиясен ратификацияләмәде.

Алберт Разин Русиядә урыс булмаган милләтләрнең телләренә каршы алып барылган сәясәткә ризасызлык белдереп сентярь башында үзен яндырды.

Альберт Разин

Альберт Разин (1940-2019) — Удмуртиянең атказанган фән эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты, социолог, доцент. Удмурт хәрәкәте активисты, балалар удмурт телен өйрәнсен һәм аны онытмасыннар өчен көрәште.

2019 елның 10 сентябрендә Удмуртия Дәүләт шурасы бинасы янында кул салды. Тәненең 90 проценты янды. Кулында депутатлардан милләтне саклап калуны таләп иткән язулы плакатлары да бар иде. "Иртәгә минем телем юкка чыкса, мин бүген үләргә әзер", диелгән иде берсендә.

XS
SM
MD
LG