Accessibility links

Кайнар хәбәр

яңалыклар

Мордовия колониясендә 70ләп тоткын ачлык игълан итте

Ирләр колониясендә (архив фотосы)
Ирләр колониясендә (архив фотосы)

Мордовиянең Сосновка авылында урнашкан колониядә утыручы, тумышы белән Таҗикстаннан булган 70ләп кеше төрмә хезмәткәрләре тарафыннан мыскыл итүләргә түзә алмый ачлык игълан иткән.

Колониядә тоту шартлары быел февральдә җитәкче итеп Сергей Сергушкин куелгач кырысланган диелә. Бу хакта тоткыннарның туганнарына сылтанып "Ахбор" порталы яза.

Туганнары сүзләренә караганда, соңгы вакытларда тоткыннарны мыскыл итүләр даими рәвештә була башлаган. Болай да авыр шартларда утыручы кешеләрне кечкенә генә сәбәп белән дә штраф изоляторына ябалар. Хезмәткәрләр аларны мыскыл итә. Бервакыт шулай бөтен тоткыннарның намазлыкларын җыеп бәдрәфкә ташлаганнар, һәм бу протестларга китергән диелә.

2019 елның июнендә әлеге 7нче санлы колониядә протест чарасы булган иде инде. Ул вакытта 60лап кеше ачлык игълан итте һәм үзләрен яралады. Алар азаплаулар турында сөйләде һәм Сергушкиннан зарланды.

көн яңалыклары

Татарстанда мәктәп укучыларыннан Украинадагы сугыш өчен кирәк-яраклар ясатканнар

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Укучыларның сугышта катнашучы "якташларына ярдәм күрсәтүе" турындагы репортаж җирле "Мамадыш 24" телеканалында чыкты.

Мамадышның 2нче лицеенда укучы балаларга иҗат түгәрәгендә Украинадагы сугыш өчен кирәк-яраклар ясатканнар. Әйтик миналарга "койрыклар", яраны кысып торырга турникет һәм дару апмулаларын ватмыйча саклап йөртү өчен савытлар.

Укучыларның сугышта катнашучы "якташларына ярдәм күрсәтүе" турындагы репортаж җирле "Мамадыш 24" телеканалында чыкты.

"Миналар өчен койрыкны квадрокоптер астына эләләр. Йөген ташлаган чакта, койрык аңа һавада бөтерелмичә туп-туры һәдәфкә очарга булыша", дип аңлата репортажда беренче җайланма турында журналист.

Аның сүзләренчә, мина койрыкларын, турникетларны һәм контейнерларны 3D-принтерларда ясыйлар. "Сигез эшләнмәне принтердан чыгару өчен 9-10 сәгать китә", дип сөйли репортаж авторы.

Видеода мәктәп укучылары пластик эшләнмәләрдә кирәкле тишекләр ясый һәм аларны шомартып ышкый. Журналист белән сөйләшкәндә бер укучы койрыклар снарядларга һәдәфләргә туп-туры килеп эләгергә булыша ди. Икенче укучы исә үзе җыйган пластик турникетны яраланганнарга ничек кулланасын күрсәтә.

  • Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында да Украинага һөҗүм итү өчен дроннар, ягъни кеше үтерүче коралны җитештерүдә дә "Алабуга Политех" уку йортында белем алучы яшүсмерләр хезмәте кулланыла.
  • Күптән түгел Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә Украинадагы сугышта катнашучы Русия хәрбиләре өчен дип студентлардан "исән калу беләзекләре" үрдерделәр. Бу беләзек өч метрлы баудан ясала. Гадәттән тыш хәлләр булган чакта аны жгут буларак кулланырга мөмкин.
  • Быел сентябрь ахырында "Гадел Русия" фиркасе балалар Украинадагы сугышта катнашучылар өчен ятьмәләр үрә, окоп шәмнәре ясый алсын өчен мәктәпләргә "Мөһим эшләр" дигән дәрес кертергә тәкъдим иткән иде.
  • Русия мәгариф министрлыгы ОБЖ фәнен (Тормыш иминлеге нигезләре) "Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре" дип үзгәртмәкче була. Мәктәп укучылары яңа програм нигезендә 2024 елның 1 сентябреннән белем ала башларга мөмкин.
  • Быел 1 сентябрьдән укучыларның башлангыч хәрби әзерлек дәресләрендә пилотсыз очкычларны сугышчан куллану нигезләрен өйрәнә башлаячагы да билгеле булды.
  • Мәгариф белгече Марат Лотфуллин моны "бүгенге сәясәтнең бер өлеше һәм бу сугышка әзерләнү" дип саный. "Хәрби әзерлек дәресләренең нәрсә икәнен беләбез инде, — ди ул. — Балалар дроннар турында өйрәнәчәк. Бүген безнең илгә солдатлар кирәк. Мәктәп солдат әзерләүгә юнәлтелгән. Хәзер абортларны туктатырга җыеналар. Солдалар җитми. Безнең дәүләт зур сугышка әзерләнә, бу шуның бер адымы", диде ул Азатлыкка.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Русия Югары мәхкәмәсе "ЛГБТ" хәрәкәтен "экстремист" дип игълан итте һәм тыйды

Журналистларны карарны игълан иткән чакта гына чакырдылар, мәхкәмә утырышы ябык үтте.

Бүген, 30 ноябрьдә Русия Югары мәхкәмәсе юстиция министрлыгының "ЛГБТ халыкара хәрәкәтен" тыю һәм "экстремист оешма" дип тану турындагы дәгъвасын канәгатьләндерде.

Мәхкәмә утырышы ябык тәртиптә үтте, залга бары тик юстиция министрлыгы вәкилләрен генә үткәрделәр.

Журналистларны карарны игълан иткән чакта гына чакырдылар, дип җиткерде "Медиазона" хәбәрчесе.

Югары мәхкәмә хөкемдары Олег Нефедевка юстиция министрлыгы дәгъвасын карауга дүрт сәгать кирәк булды.

  • 17 ноябрьдә Русия юстиция министрлыгы Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте һәм ЛГБТ халыкара оешмасын экстремист дип табып, ил эчендә аның эшчәнлеген тыюны сорады.
  • "ЛГБТ халыкара хәрәкәте" дию нәрсәне үз эченә ала - монысы әйтелми. Ул оешма түгел, иҗтимагый күренеш.
  • ЛГБТ вәкилләре һәм аларның күп санлы оешмалары җенси азчылык вәкилләренең тигез хокуклылыгы өчен, аларга башка гражданнарга бирелгән кадәр хокуклар бирелүе өчен, кайбер илләрдә аларның эзәрлекләнүенә каршы көрәшә.
  • 2022 елның декабреннән башлап Русиядә һомосексуальлек, бисексуальлек һәм трансгендерлык турында уңай мәгълүмат тарату тыелды. Моның өчен кешеләргә 400 мең сум, оешмаларга биш миллион сумга кадәр штрафлар каралган.
  • Яңа канун кабул ителгәннән соң, китап кибетләре һәм маркетплейслар һомосексуаль мәхәббәт турындагы китапларны сатудан ала башлады, видеосервислар сериалларны цензура аша уздыра, ә полиция трансгендер секс-хезмәткәрләрне эзләп табып, аларны мәхкәмәгә бирә. Үз чиратында мәхкәмәләр дә "ЛГБТ-пропаганда" турындагы маддә нигезендә эшләр ача, штрафлар бирә һәм хөкем ителгән чит ил ватандашларын Русиядән депортацияли.
  • 6 апрельдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе ЛГБТ-блогер Һаоян Сюйга ачылган административ эшне карап карар чыгарды. Мәхкәмә аны Русиядән депортацияләү карарын кабул итте, шулай ук җиде тәүлеккә административ сак билгеләде. Сюй "традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләр күрсәтелгән мәгълүматны чит ил ватандашының балигъ булмаучыларга таратуы" маддәсе нигезендә гаепле дип табылды.
  • Җенесне алыштыру белән бәйле медицина тыкшынулары һәм дарулар куллану тыела. Хәзер никахлары ЗАГСта теркәлгән парларның — берсе гендер тамгасын үзгәртсә — бу никах гамәлдән чыгарылачак.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Аннексияләнгән Кырымда "Алушта" мөселман дини оешмасы рәисендә тентү узган

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Куәт оешмалары вәкилләре Абдула Гафаровның Алуштадагы өенә иртән килгән. Аны башта полиция бүлекчәсенә сорау алуга алып киткәннәр, аннан җибәргәннәр. "Алушта"  дини оешмасына юридик зат буларак экстремист материалларны күпләп тарату, җитештерү һәм саклау турында беркетмә төзелгән.

Аннексияләнгән Кырымда "Алушта" мөселман дини оешмасы рәисе, кырымтатар Абдула Гафаровта тентү узган. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый берләшмәсе җиткерә.

Оешмага юридик зат буларак экстремист материалларны күпләп тарату, җитештерү һәм саклау турында беркетмә төзегәннәр. Гафаровның дини әдәбиятын тартып алганнар диелә.

Тентүне Экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре үткәргән. Куәт оешмалары вәкилләре Гафаровның Алуштадагы өенә иртәнге якта, сәгать җиденчеләр киткән вакытта килгән диелә. Аны башта полиция бүлекчәсенә сорау алуга алып киткәннәр, соңрак җибәргәннәр.

Тентү үткән вакытта Гафаровның 15 яшькә кадәрле биш балигъ булмаган баласы да өйдә булган.

Юридик зат буларак экстремист материаллар тарату маддәсе нигезендә "Алушта" дини оешмасына бер миллион сумга кадәр штраф салырга яки тыелган материалларын һәм җиһазларын тартып алып, 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлеген туктатып торырга мөмкиннәр.

Аңа кадәр, 23 ноябрьдә аннексияләнгән Кырымда Русия куәт оешмалары вәкилләре тентү үткәреп "Алушта" мөселман дини оешмасының өч әгъзасын тоткарлаган иде.

Вилен Усеиновны 10 ел элек "ВКонтакте"да чыгарган рәсеме өчен ун тәүлеккә сак астына җибәрделәр. Зинур Аппазовны 2016 елда чыгарган видеосы өчен биш тәүлеккә сак астына алдылар. "Алушта" имамы Юсуф Ашировка җәмәгать тәртибен бозуда гаепләп ике тәүлек административ сак бирелгән иде.

  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
  • Август ахырында аннекcияләнгән Кырымның Бакчасарай шәһәре һәм Бакчасарай районында тентүләр узды. Иртәнге сәгать дүрттән тентү белән Руслан Асанов, Сейдамет Мустафаев, Рэмзи Неметулаев, Абдулмеджит Сейтумеров, Аметхан Умеров һәм Эльдар Якубов йортларына килделәр.
  • Элегрәк Кырымтатар ресурс үзәге башлыгы Эскендер Бариев 2023 елның ярты елында Кырымда барлыгы 37 тентү узуын белдергән иде. Аларның 29ы кырымтатарлар йортларында булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Быел Татарстанда җыеп алынган ашлык 31 процентка, Башкортстанда — 37 процентка азрак булган

Чөгендер, бәрәңге һәм яшелчә җитештерү дә кимегән.

2023 елның 10 аенда, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, Татарстанда һәм Башкортстанда суктырып алынган ашлык өчтән бергә кимегән. Бу хакта Росстат хәбәр итә.

2023 елның гыйнвар-октябрь айларына булган саннарга караганда, Татарстанда 3,7 млн тонна ашлык суктырып алынган. Бу узган елның шушы чорыннан 31 процентка азрак. Башкортстанда исә, җыеп алынган ашлык 37 процентка төшкән. Анда 3,1 млн тонна җитештерелгән.

Яшелчәләр җитештерү күрсәткечләре дә төшкән. Әйтик, бәрәңге утыртучылар Татарстанда уңышны 4,5 процетка, Башкортстанда — 4,4 процентка азрак алган. Башка төр яшелчәләр Татарстанда 9,2 процентка, Башкортстанда — 5 процентка кимегән. Шикәр чөгендере ике республикада азрак җыеп алынган.

Быел бары көнбагыш кына мул уңыш биргән. Татарстанда аны узган елдан 69,7 процентка, Башкорстанда 1,1 процентка күбрәк җыеп алганнар.

  • Быел Татарстанда һәм Башкортстанда чәчү эшләре апрель аенда ук башланган иде. Майда исә һавалар кисәк суытты. Иртә башланган чәчү иртә мул уңыш җыеп алуны вәгъдә иткән иде. Тик басуларда игеннәрнең шактыен кырау сукты.
  • Быел майда Башкортстанда 91 мең, Татарстанда 30 мең һектар игенне кырау суккан иде. Татарстанда иң зур югалтулар Ютазы районында – анда тишелеп чыккан игеннең 95 проценты зарарланган, дип хәбәр ителде.
  • Былтыр Татарстан рәсмиләре моңа кадәр булмаганча мул уңыш — 5 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алу белән мактанды.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң кертелгән санкцияләр авыл хуҗалыгы өлкәсенә йогынты ясады. Рекордлы уңыш җыюларына карамастан, узган елгы ашлыкка бәяләр төште. Ашлыкны экспортка җибәрү кыенлашты. Аңа бәянең түбән булуын рәсмиләр геосәясәт белән аңлатты. Моңа кадәр Татарстанда 1,3 млн тонна ашлык сатылмыйча келәтләрдә саклануы әйтелде.
  • 2023 елда Татарстан 15 миллион долларлык кына ашлык сата алды дип хәбәр ителде. Логистика кыйбатлануы аркасында быел ашлыкка бәя ягыннан республика башка төбәкләр белән көндәшлек итә алмады, дип белдерде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Татарстан оешмаларына 54 меңләп хезмәткәр җитми

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Октябрь ахырына республикада 6,3 мең кеше эшсез булган. Ә эшсезлек дәрәҗәсе 0,3 процентны тәшкил иткән.

Татарстан оешмаларына 54 меңләп хезмәткәр җитми, узган ел исә 42,3 мең эшче кирәк булган. Бу хакта Росстат белешмәләренә таянып, РБК җиткерә.

Октябрь ахырына эшсезләрнең саны 6,3 мең кеше булган, аларга тәкъдим ителә торган эш игъланнарының саны исә 54 меңнән артык диелә.

Шул ук вакытта Татарстанда октябрь аенда эшсезлек дәрәҗәсе 0,3 процент булган.

Рәсми белешмәләргә күрә, Русиядә 15 яшьтән өлкәнрәк арасында эшсезлек дәрәҗәсе моңарчы булмаганча түбән дәрәҗәдә һәм 2,9 процентны тәшкил итә. Быел октябрьдә эшсезләр саны 2,2 млн кеше булган.

Эшсезләрнең күбесе (70,6 проценты) эш табу өчен халык мәшгульлеге хезмәтенә, ә 25,1 проценты мәшгульлек оешмаларына мөрәҗәгать иткән. Русиядә икътисадның бөтен тармакларында да эшчеләргә кытлык сизелә.

  • Эшчеләрнең җитмәве турында Татарстан һәм Башкортстанда соңгы вакытта аеруча күп сөйли башладылар.
  • Әйтик октябрь ахырында Казанда ишек алларын чистартып тору өчен 6,5 меңнән артык урам җыештыручы кирәк булуы әйтелде, ул чакта 2,7 мең кеше генә җыелган диделәр. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин әйтүенчә моның кадәр урам җыештыручыны табу "мөмкин эш түгел".
  • Казаннның юл оешмаларына да эшчеләр җитми. Шуңа күрә эшне кизү алмашып оештыралар, ә кышкы чорда юлларны карап торуга башка объектлардан белгечләр җәлеп итәләр.
  • Казанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,38 процентны тәшкил итә. Метшин Казанда эшсезлек дәрәҗәсенең түбән булуы "шатлык түгел, борчу" уята диде.
  • Түбән Камада торак-коммуналь өлкәдә эшчеләр нык җитми, шуңа күрә урамнарны кардан чистартуга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгәннәрне җәлеп итәләр.
  • Башкортстанда машинистлар, операторлар, машина йөртүчеләр, фрезерчылар, металл кыручылар, слесарьлар һәм станок көйләүчеләр җитми. Түрәләр һәр атна саен киңәшмәләрдә эшче көчләр җитмәве турында сөйли. Эш эзләү сервислары вакансияләр белән тулы. Шул ук вакытта Башкортстанда эшсезлек дәрәҗәсе иң аз күрсәткечләрдә.
  • Сентябрьдә Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова хәзерге вакытта республикада эшсезлек дәрәҗәсе иң түбән күрсәткечләрдә дип белдерде. Эшсезлек күрсәткече – 2,4 процент, "ә фаразларга күрә 4,5 процент булырга тиеш иде", диде Иванова.
  • Икътисади фәннәр докторы, Башкортстанның атказанган икътисадчысы Рөстәм Ахунов әйтүенчә, эшчеләргә кытлык тудырган төп сәбәпләр – Башкортстан ирләренең "өлешчә" мобилизация кысаларында һәм "ихтыяри" батальоннар белән Украинадагы сугышка китүе, башкортстаннарның чит илләргә һәм башка төбәкләргә күченүе һәм демографик вазгыять. Аның әйтүенчә эшләрдәй кешеләр санының кимүе һәм "моңарчы күрелмәгәнчә эшсезлекнең кимүе" – хезмәт базарындагы киеренкелек турында сөйли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

"Мемориал" Азатлык журналисты Алсу Кормашны сәяси тоткын дип таныды

Алсу Кормашева эшендә "сәяси сәбәпләр" ярылып ята. Аны ирегеннән мәхрүм итү өчен төрле ысуллар эзләгәннәре күренә, дип саный хокук яклаучылар.

Бүген, 30 ноябрь көнне "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты халыкара критерийларга таянып Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны (Кормаш) сәяси тоткын дип таныды.

"Кормашеваны журналистик эшчәнлек белән шөгыльләнгәне өчен эзәрлеклиләр", диелә "Мемориал" аңлатуында.

— Без Русия Җинаять Кодексының 330.1 маддәсенең 3 өлеше нигезендә эзәрлекләүне канунсыз дип саныйбыз. Бу маддәне дә, гомумән, "ят агентлык" төшенчәсен дә, шул исәптән "хәрби-техник мәгълүматны туплау" белән аның бәйләнешен дә кануни түгел дип саныйбыз, — дип белдерде "Idel. Реалии"га "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" проекты җитәкчесе Сергей Давидис.

Аның сүзләренчә, Алсу Кормашева эшендә "төгәл сәяси сәбәпләр" ярылып ята. Бу эзәрлекләүнең ничек башкарылуында чагыла, ди ул.

— Башта тоткарлау һәм икенче ватандашлыкны хәбәр итмәүгә бәйле хөкем карары, һәм шуннан соң гына — озак уйлаулар һәм сәбәпләр эзләүдән соң — бу яңа маддә нигезендә эзәрлекләү. Бу — мондый төрдәге беренче җинаять эше һәм кулга алу очрагы. Ясалмалык күренә. Хәтта бу кануни булмаган маддәне озак уйлаганнан соң гына кулланганнар булып чыга. Алсу Кормашеваны ирегеннән мәхрүм итү өчен нәрсәне кулланып булуын уйлаганнар, — дип аңлатты хокук яклаучы.

Сергей Давидис бу норманың канунсыз булуын әйтә, чөнки мәгълүмат тапшырмаган өчен түгел, канунлы эшчәнлек алып барган өчен җәза бирелә.

— Мәгълүмат җыю турында сүз бара, әмма бу дәүләт сере түгел. Аны җыю тыелмаган. ФСБ карарында бу төр мәгълүмат бик киң аңлатыла: аңа иминлек, саклану, хәрби эшчәнлек өлкәләренә бәйле булган бөтен нәрсә карый. Бу – иҗтимагый мөһим мәсьәләләр, алар турында демократик җәмгыятьтә киртәләрсез сөйләшергә ярый һәм шулай тиеш тә. Русиядә җәмгыятьнең демократик булмавы аңлашыла, ләкин без моның белән килешергә һәм моны гадәти күренеш дип санарга тиеш түгел, — ди ул.

Кормашеваның мондый мәгълүматны җыю-җыймавы турында Мемориал проекты белми, ди Давидис. Моңа карамастан, гаепләү фабуласы журналистның кануни эшчәнлегенә киртә тудыруны аңлата, дип саный ул.

— Моннан тыш Русия дәүләте тарафыннан "дустанә булмаган" илләрнең медиалары, оешмалары белән хезмәттәшлек итүдән куркытырга теләвен күрәбез. Русия өчен кызык булган, башка илләрдә җинаять өчен ирегеннән мәхрүм ителгән кешеләргә алмаштыру өчен тоткын буларак тоту омтылышы да була ала. Шуңа күрә без Алсу Кормашеваны сәяси тоткын дип саныйбыз, — дип аңлатты хокук яклаучы.

"Аның җинаять эше кичекмәстән туктатылырга, Алсу үзе азат ителергә тиеш", диде ул.

Бүгенге көндә "Мемориал"ның сәяси тоткыннар исемлегендә хәзер 622 кеше. 2009 елдан бирле бу исемлектә 1425 кеше булган.

Кичә, 29 ноябрь көнне "Чикләрне танымаучы репортерлар" һәм тагын 13 халыкара оешма АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкенга мөрәҗәгать итеп, Алсу Кормашеваны кичекмәстән "канунсыз тоткарланган" дип танырга чакырды. Бу эшнең сәяси статусын күтәрә һәм АКШ хакимиятенә тоткарланган кешенең иминлеген тәэмин итү өчен күбрәк ресурслар җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.

  • Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева 18 октябрьдә Казанда тоткарланды. Аны вакытлыча тоту изоляторына җибәрделәр. Шул вакыттан бирле ул сак астында кал, мәхкәмә аны 5 декабрьгә кадәр тикшерү изоляторына җибәрде.
  • Федераллар Кормашева 2022 елның көзендә интернет аша Русия гаскәренә алу очраклары турында мәгълүматлар туплаган, шулар нигезендә "алтернатив аналитик материаллар" әзерләгән һәм аларны чит илләрдәге "халыкара инстанцияләр"гә җибәреп торган дип белдерә. Алар фикеренчә, бу Русиянең хәрби эшчәнлеге турында мәгълүмат җыю булып тора, читтәге явыз көчләр моны Русия иминлегенә каршы куллана ала.
  • БМО, АКШ конгрессменнары, сәясәтчеләр һәм журналистлар, хокук яклау оешмалары Алсу Кормашеваны кичекмәстән азат итәргә чакырды.
  • Утырыштан соң Азат Европа/Азатлык радиосы җитәкчесе Джеффри Гедмин "Утырыш нәтиҗәсе уңаеннан тирән канәгатьсезлек белдерәбез. Алсу гаиләсе белән кавышырга тиеш, аны кичекмәстән азат итәргә чакырабыз", дип белдерде.
  • Кормашева - АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде. Русиягә гаилә сәбәпләре белән май уртасында кайтты. 2 июнь көнне аны Казан һава аланында куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады һәм ике паспортын да - Американыкын да, Русиянекен дә тартып алды. Нәтиҗәдә Казан җәмәгать мәхкәмәсе журналистка икенче ватандашлык турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен штраф салды. Әлегә хөкем карары кануни көченә кермәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Медиа: мәхкәмә приставлары бурычлыларны саклану министрлыгы белән контракт төзеп Украинадагы сугышка барырга үгетли

Русия гаскәрендә контракт нигезендә хезмәт итәргә теләүчеләрне сайлап алу пункты. Уфа, 2023 елның марты. Иллюстратив фото
Русия гаскәрендә контракт нигезендә хезмәт итәргә теләүчеләрне сайлап алу пункты. Уфа, 2023 елның марты. Иллюстратив фото

Красноярскида берүзе ике балигъ булмаучы баласын тәрбияләүче хатын-кызның банкка 800 мең сум бурычы булган. Приставлар аңа хәрби комиссариатка чакыру җибәргән. Моны сугышта бурычыңны капларлык акча эшли алырсың дип аңлатканнар. Шул ук вакытта бу хатын-кызның хәрби дә медицина белеме дә юк диелә.

Мәхкәмә приставларының бурычлары булган русияләрне Украинадагы сугышка җибәрү өчен илнең кораллы көчләре белән контракт төзергә үгетләве ешая. Моны "Новая газета-Европа басмасы ачыклаган.

Басма Красноярскида яшәүче, берүзе ике балигъ булмаучы баласын тәрбияләүче хатын-кызның банкка 800 мең сум бурычы булуын яза. Бу акчаларны түләттерүне Мәхкәмә приставлары федераль хезмәтенә (ФССП) йөкләгәннәр.

Приставлар аңа хәрби комиссариатка чакыру җибәргән. Моны сугышта бурычыңны капларлык акча эшли алырсың дип аңлатканнар. Шул ук вакытта бу хатын-кызның хәрби дә медицина белеме дә юк диелә. Ул бу тәкъдимнән баш тарткан.

Русия саклану министрлыгы белән контракт имзалаучыларның алимент бурычларыннан тыш бөтен калган бурычлары белән бәйле түләүләре дә туктатып торыла диелә. "Махсус хәрби операциядә" (Украинадагы сугышны Русия хакимиятләре шулай атый - ред.) катнашучыларның милкен кулга ала яки банк карталарын томалый алмыйлар, аларга чит илгә чыгу да тыелмаган.

"Контрактчы буларак хәзер ала торган хезмәт хакын минем гомердә дә күргәнем булмады - аена 200 мең сумнан артык. Бөтен бурычларымны түләдем, бөтен кредитларымны яптым. Якын көннәрдә кабат Украинага китәм, хәзер мин фәрештә кебек чиста һәм ак", дип сөйләгән "Новая газета-Европа"га Свердлау өлкәсенең Сысерть шәһәрендә яшәүче 53 яшьлек Михаил К.

Шулай ук җинаятьчеләрнең дә бурычларын исәптән сызалар. Мәсәлән җинаятьчедән зыян күргәннәргә түләнергә тиешле мадди яки рухи зыян түләүләрен кичерәләр диелә. "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте яки Русия саклану министрлыгы белән контракт төзегән тоткыннар сугыштан ярлыкау алып һәм бурычсыз килеш кайта дип яза басма.

  • Быел августта Русиядә мәхкәмә приставлары "Шторм Z" хәрби төркемендә Украинага каршы сугышучы тоткыннарның түләнмәгән кредитларын, дәүләт пошлиналарын һәм сивил дәгъвалар аша түләттерелергә тиешле бурычларын тулысынча исәптән сыза башлаган, дип хәбәр ителгән иде.
  • Украинадагы сугышта катнашуы сәбәпле, хәрбиләрнең бурычларын исәптән сызарга мәҗбүр итүче яки мөмкинлек бирүче кануннар юк. Хәзерге кануннар мәҗбүри үтәү эшләрен вакытлыча туктатып торырга гына мөмкинлек бирә.
  • Әмма "Вагнер" урынына тоткыннарны сугышка саклану министрлыгы җибәрә башлаганнан соң, Мәскәү өлкәсе Серпуховски районының элекке башлыгы Александр Шестун (ул хәрәмләшү гаепләве белән колониядә) сугышка барырга әйдәкләгән вакытта министрлык вәкилләре алиментлардан кала бөтен бурычларны да исәптән сызарга вәгъдә итә, дип сөйләгән иде.
  • 2022 елның көзендә Русия президенты Владимир Путин "махсус хәрби операция"дә катнашучы үлсә яки беренче төркем инвалид калса, аның кредит бурычларын сызарга мөмкинлек бирүче канун имзалаган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Медиа: Татарстанда "миграция" эшләрен тикшерүче яңа махсус бүлекчә төзелә

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хәзерге вакытта Татарстандагы тикшерү идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерүче биш бүлекчәсе бар. Яңа алтынчы бүлекчә "миграция" эшләре белән шөгыльләнәчәк. Алтынчы бүлекчә үз эшен декабрьдә үк башлар дип ниятләнә, бу хакта рәсми рәвештә алдагы атналарда игълан итәргә әзерләнәләр. 

Русия тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсендә аеруча мөһим эшләрне тикшерү өчен яңа бүлекчә төзелгән, нигездә ул миграция кануннары өлкәсендәге җинаятьләр белән шөгыльләнәчәк.

Бу хакта "Бизнес Online" яза.

Ул тикшерү идарәсенең алтынчы аерымланган бүлекчәсе булачак һәм Кама аръягында (Түбән Кама, Чаллы) урнашачак. Басма язуынча, Татарстанның бу яклары хезмәт миграциясе ягыннан иң "тынгысыз" урын булып тора.

Русия тикшерү комитеты оешмаларында махсус бүлекчәләр булдыру тәкъдимен оешманың җитәкчесе Александр Бастрыкин ясаган диелә. Октябрь ахырында тикшерү идарәләре җитәкчеләре белән киңәшмә узган. Анда ул һәр төбәктәге тикшерү оешмасында миграция өлкәсендәге җинаятьләрне тикшерү мәсьәләләре махсус бүлекчәсе оештырырга кушкан.

Хәзерге вакытта Татарстандагы тикшерү идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерүче биш бүлекчәсе бар:

  • беренче бүлекчәне Рамил Билалов җитәкли, ул гомуми җинаятьләр белән (үтерүләр, канунсыз корал әйләнеше, бандитизм һ.б.), шулай ук сәнәгать иминлеге һәм экстремизмга бәйле җинаятьләр белән шөгыльләнә;
  • икенче бүлекчә Рөстәм Әдиятуллин җитәкчелегендә вазифаи җинаятьләр белән шөгыльләнә (ришвәт алу, битарафлык, вәкаләтләрне арттырып җибәрү, һ.б.);
  • өченчесе балигъ булмаучыларга каршы, экология һәм медицина белән бәйле җинаятьләрне тикшерә, җитәкчесе - Айрат Вәлиев;
  • дүртенчесендә икътисад өлкәсендәге җинаятьләрне тикшерәләр, бүлекчә белән Станислав Столяров җитәкчелек итә;
  • бишенче бүлекчә чагыштырмача күптән түгел - 2019 елда барлыкка килде, анда бары тик салым белән бәйле җинаятьләрне тикшерәләр, бүлекчәнең җитәкчесе - Юрий Руденко.

Яңа алтынчы бүлекчә "миграция" эшләре белән шөгыльләнәчәк. Ул мигрантлар кылган җинаять эшләрен тикшермәячәк, миграция кануны өлкәсендәге эшләр белән шөгыльләнәчәк. Басма чыганаклары аңлатуынча, беренче чиратта башлыча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре идарәсендәге вазифаи затларга ачылган эшләрне тикшерәчәкләр.

Алтынчы бүлекчә үз эшен декабрьдә үк башлар дип ниятләнә, бу хакта рәсми рәвештә алдагы атналарда игълан итәргә әзерләнәләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

2022 елда Башкортстанда шәһәр мэрлары аена 260 меңләп сум акча алып эшләгән

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Башкортстан районнары башлыкларына аена 192,1 мең сум хезмәт хакы бирелә. Авыл җирлеге башлыклары исә аена уртача 69,6 мең сум алып эшли диелә.

Былтыр Башкортстанда шәһәр мэрлары 260 мең сумга якын хезмәт хакы алган. Бу шәһәр хакимиятләрендәге гади хезмәткәрләргә бирелә торган хезмәт хакыннан 3,2 тапкырга күбрәк: түбәнрәк вазифада эшләүче түрәләр аена уртача 81,9 мең сум акча ала.

Бу хакта Башкортстан Корылтаеның дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында "Башкортстан республикасы муниципаль берәмлекләре шурасы" ассоциациясе идарәсе рәисе Рөстәм Газизов әйтте, дип җиткерә "РБК".

Башкортстан районнары башлыклары аена 192,1 мең сум ала. Аларның кул астында эшләүчеләргә 3,9 тапкырга азрак - 49,6 мең сум хезмәт хакы түләнә. Авыл җирлеге башлыклары исә аена уртача 69,6 мең сум алып эшли диелә.

Рөстәм Газизов сүзләренчә, муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары хезмәт базарында "көдәшлеккә сәләтле түгел" һәм шуңа күрә җирле үзидарә оешмаларында хезмәткәрләр еш алышынып тора.

  • Башкортстаннарның яртысы 100 мең сум хезмәт хакына 10,2 елдан соң гына өметләнә ала.
  • Шул ук вакытта Башкортстан авылларында фәкыйрьлек дәрәҗәсе шәһәр белән чагыштырганда җиде тапкыр югарырак.
  • 2022 ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Русиядә аз керемле 14,3 мең кеше яши. Башкортстанда халыкның 10,1 проценты – 404,2 мең кеше фәкыйрьлек чигендә көн күрә.
  • 2023 елның беренче чирегендә Башкортстанда микрофинанс оешмалардан бурыч алырга теләүчеләр артуы хәбәр ителгән иде. Сүз 100 мең сумнан да күбрәк булмаган, ярты ел эчендә түләнеп бетәргә тиешле әҗәт турында бара. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2023 елда мондый гаризалар 14,5 процентка күбрәк кабул ителгән.
  • Русия шәһәрләре арасында хезмәт хакы ягыннан Уфа 29нчы урында тора. 2023 елның беренче яртыеллыгында Уфада уртача хезмәт хакы —60,6 мең сум булган (былтыргыдан 15 процентка күбрәк).
  • Башкортстан финанс министры Лира Игътисамова Корылтай депутатларына алдагы өч ел өчен бюджет өлгесен тәкъдим иткән иде. Республика бюджет оешмаларында эшләүчеләргә хезмәт хакы түләү өчен 130 миллиард сумлап акча тотачак. Минималь хезмәт хакын арттырулары сәбәпле, моңа өстәмә финанслау кирәк булачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Халыкара оешмалар Алсу Кормашеваны "канунсыз тоткарланган" дип танырга чакыра

"Чикләрне танымаучы репортерлар" оешмасы вәкилләре "Алсуга азатлык!" шигаре белән
"Чикләрне танымаучы репортерлар" оешмасы вәкилләре "Алсуга азатлык!" шигаре белән

14 халыкара оешма Алсу Кормашеваны "канунсыз тоткарланган" дип танырга чакыра. "Чикләрне танымаучы репортерлар" оешмасы җитәкчесе "Алсу Кормашева Мәскәүнең журналистикага каршы сугышы корбаны" диде.

"Чикләрне танымаучы репортерлар" (RSF) халыкара хокук оешмасы, "Журналистикада хатын-кызлар коалициясе", Милли пресс-клуб, "Журналистларны яклау комитеты" һәм тагын 10 оешма АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкенга мөрәҗәгать итеп, Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашеваны кичекмәстән "канунсыз тоткарланган" дип танырга чакырды.

— Без аңлаганча, Русия ягы Дәүләт департаментын аны тоткарлау турында рәсми рәвештә хәбәр итмәде, ләкин АКШ тиешле адымнарны сузарга тиеш түгел. Эшне [Русия ягы] сузу сәбәпле, Алсуның әлегә кадәр АКШның консуллык ярдәмен ала алмавына тирән борчылу белдерәбез, — диелә мөрәҗәгатьтә.

Мөрәҗәгатькә имза куйган оешмалар АКШны "канунсыз тоткарланучы" статусын алу өчен таләпләрне үзгәртергә чакыра, бу таләпләр искергән, дип саный алар. Бу үзгәрешләр Дәүләт департаментына журналистның тоткарлануы очрагында моны тиз рәвештә гаделсез дип игълан итәргә мөмкинлек бирәчәк.

"Чикләрне танымаучы репортерлар" оешмасының АКШ бүлеге мөдире Клейтон Веймерс сүзләренчә, "Алсу Кормашева Мәскәүнең журналистикага каршы сугышы корбаны һәм АКШ белән геополитик бәхәсләр корбаны" булып тора.

— Кремль аны кичекмәстән азат итәргә һәм урынсыз гаепләрне кире кагарга тиеш. Бу көн җиткәнче, Дәүләт департаменты аны "канунсыз тоткарланган" дип танырга тиеш, — ди Веймерс.

АКШта "канунсыз тоткарланучы" статусы бу эш өчен җаваплылыкны Тоткыннар эшләре махсус илчесенә тапшыра. Бу эшнең сәяси статусын күтәрә һәм АКШ хакимиятенә тоткарланган кешенең иминлеген тәэмин итү өчен күбрәк ресурслар җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.

Бу статус АКШка Алсу Кормашева эшенең Русия хокукый системы аша үтүен көтмәскә, аны азат итү өчен кичекмәстән эш итәргә мөмкинлек бирә.

  • Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева 18 октябрьдә Казанда тоткарланды. Аны вакытлыча тоту изоляторына җибәрделәр. Шул вакыттан бирле ул сак астында кал, мәхкәмә аны 5 декабрьгә кадәр тикшерү изоляторына җибәрде.
  • Федераллар Кормашева 2022 елның көзендә интернет аша Русия гаскәренә алу очраклары турында мәгълүматлар туплаган, шулар нигезендә "алтернатив аналитик материаллар" әзерләгән һәм аларны чит илләрдәге "халыкара инстанцияләр"гә җибәреп торган дип белдерә. Алар фикеренчә, бу Русиянең хәрби эшчәнлеге турында мәгълүмат җыю булып тора, читтәге явыз көчләр моны Русия иминлегенә каршы куллана ала.
  • БМО, АКШ конгрессменнары, сәясәтчеләр һәм журналистлар, хокук яклау оешмалары Алсу Кормашеваны кичекмәстән азат итәргә чакырды.
  • Утырыштан соң Азат Европа/Азатлык радиосы җитәкчесе Джеффри Гедмин "Утырыш нәтиҗәсе уңаеннан тирән канәгатьсезлек белдерәбез. Алсу гаиләсе белән кавышырга тиеш, аны кичекмәстән азат итәргә чакырабыз", дип белдерде.
  • Кормашева - АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде. Русиягә гаилә сәбәпләре белән май уртасында кайтты. 2 июнь көнне аны Казан һава аланында куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады һәм ике паспортын да - Американыкын да, Русиянекен дә тартып алды. Нәтиҗәдә Казан җәмәгать мәхкәмәсе журналистка икенче ватандашлык турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен штраф салды. Әлегә хөкем карары кануни көченә кермәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Мордовия төрмәсендә шымчылыкта гаепләнеп 16 елга хөкем ителгән американ Пол Уиланны кыйнаганнар

Пол Уилан
Пол Уилан

Абыйсы Дэвид әйтүенчә, бу хәл 28 ноябрьдә тегү остаханәсендә чыккан. Уилан белән бер камерада яңа утыра башлаган ир аның битенә суккан, күзлеген ваткан.

Шымчылыкта гаепләнеп Русиядә 16 ел колониягә хөкем ителгән АКШ ватандашы Пол Уиланны колониядә кыйнаганнар. Бу хакта Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) җиткерә. Ул 2021 елда да үзенә карата көч куллануларына зарланган иде. Ул чакта хакимиятләр моны кире какты.

Элек Америка диңгез пехотасында хезмәт иткән 53 яшьлек Пол Уилан Мордовиядәге кырыс тәртипле колониядә утыра. Ул гаебен кире кага һәм үзен АКШтагы берәр Русия тоткынына алыштыруны сораган иде. Колония җитәкчелеге аны штраф изоляторына җибәрде, ә 2022 елда аның төрмә хастаханәсенә керүе хәбәр ителгән иде.

ФСИН фаразынча, бу юлы Уиланны башка бер тоткын "сәяси фикерләр каршылыгы аркасында" кыйнаган. Колония хезмәткәрләре һөҗүм итүчене шундук туктаткан һәм аны да, Уиланны да медицина бүлекчәсенә китергән диелә.

Табиблар тикшергәч аның күз астында сыдырылган урыны булуын әйткән. Бу хакта "Интерфакс җиткерә.

Элегрәк Уиланны колониядә кыйнаулары турында аның туганнары да хәбәр иткән иде.

Тоткынның абыйсы Дэвид әйтүенчә, бу хәл 28 ноябрьдә тегү остаханәсендә чыккан. Уилан белән бер камерада яңа утыра башлаган ир аның битенә суккан, күзлеген ваткан.

Һөҗүмнең сәбәбе - Уиланның Америка ватандашы булуы дип искәртелә. Дэвид Уилан әйтүенчә, башка тоткыннар арасында да Америкага каршы карашлар сирәк хәл түгел.

  • Пол Уилан 2018 елның декабрендә Мәскәүдә кунакханәдә тоткарланган иде. Аның мәгълүмат саклана торган җиһазында дәүләт сере булган мәгълүмат табылды диелде. Уилан гаебен кире какты, ә җинаять эше ачуны ул провокация һәм "абсурд сәяси урлау" дип атады. Туганнары аның Мәскәүгә дустының туена килүен әйтте.
  • Август аенда АКШ Дәүләт департаменты вәкиле CNNга Уиланны алмаштыру турында килешүләргә ирешү әлегә мөмкин түгел дип әйткән иде. Ул Русиягә Уиланны азат итү мәсьәләсендә "җитди тәкъдим ясады" дип әйтте, ләкин нечкәлекләрен китермәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Казандагы мәхкәмә букчасына Украина байрагы таккан иргә 35 мең сум штраф салган

Мәхкәмә утырышында Хәйретдинов гаебен танымаган, чынлап та аркага аса торган букчасының каешына Украина байрагы тагуын, Украинадагы сугышка каршы булуын аңлаткан. 

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Тамерлан Хәйретдиновны гаскәрне "кимсетү"дә гаепле дип тапкан (Административ хокук бозулар кодексының 20.3.3 маддәсе, 1 елеше) һәм 35 мең сум штраф салган.

Бу хактагы карарны мәхкәмәнең эш кәгазьләрендә "Idel.Реалии" тапкан.

Мәхкәмә карары быел 30 октябрьдә чыккан. Эш материалларыннан күренгәнчә, Тамерлан Хәйретдинов "Русия белән Украина арасындагы вазгыятькә үзенең мөнәсәбәтен тирә яктагы гражданнарга күрсәткән һәм Украина байрагын тагып йөрткән".

Мәхкәмә утырышында Хәйретдинов гаебен танымаган, чынлап та аркага аса торган букчасының каешына Украина байрагы тагуын, "махсус хәрби операциягә" (Украинага һөҗүмне Русия хакимиятләре шулай атый - ред.) каршы булуын аңлаткан.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты. Сугышка каршы чараларда катнашучыларга Русия армиясен "дискредитацияләү" һәм аның турында "фейклар" тарату турында яңа маддәләр нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачыла. Гаепләнүчеләргә 15 елга кадәр төрмә яный.
  • Азатлык Татарстанда гаскәрне "кимсетү"дә гаепләнүчеләр турында да даими язып тора. Аерым алганда Түбән Камада, Чаллыда, Әлмәттә, Казандагы очраклар турында хәбәр ителде.
  • Актаныш районында яшәүче Елена Ирдуганова русияләрне фикер өчен эзәрлекләүләрне 1937 елгы репрессияләр белән чагыштыра. "Курыкмыйм, әлегә штрафлар гына салалар, атмыйлар бит дип юанам" ди ул. Аны дискредитацияләү маддәсе нигезендә 30 мең сум штрафка тартканнар иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Медиа: Русиядә һөҗүм отрядларына хатын-кызларны җыялар

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аларны "Эспаньола" хәрби бүлекчәсенә алалар диелә. "Важные истории" журналисты "Эспаньола" Telegram-каналы җитәкчеләренең берсе белән элемтәгә чыккан һәм хәрби төркемгә ялланырга теләвен әйткән. Аңа контрактның ярты елга төзелүен, беренче ике айда хәрби күнегүләр булачагын сөйләгәннәр.

Русиянең "Эспаньола" хәрби бүлекчәсе (ул саклану министрлыгы контролендәге "Редут" хосусый хәрби ширкәтенә керә) хатын-кызларны снайперлар, медиклар һәм элемтәчеләр буларак кына түгел, штурм отрядларына да яллый. Шулай ук аларга дрон һәм радиоэлектрон көрәш белән бәйле бүлекчәләрдә контрактлар тәкъдим ителә, дип яза "Важные истории".

Басма хәрби бүлекчәгә ялланган бер хатын-кызны бүләкләүләре турындагы постка игътибар иткән. Бу пост "Эспаньола" Telegram-каналында ноябрь уртасында чыккан. Анда язылганга күрә, "Гроза" кушаматлы сугышчы хатын-кыз "Эспаньола"ның "махсус күзләү төркемендә" катнашкан һәм аерым алганда Бахмутта барган сугышларда төбәүче булган.

"Важные истории" журналисты "Эспаньола" Telegram-каналы җитәкчеләренең берсе белән элемтәгә чыккан һәм хәрби төркемгә ялланырга теләвен әйткән. Аңа контрактның ярты елга төзелүен, беренче ике айда хәрби күнегүләр булачагын сөйләгәннәр.

"Бу дәвердә түләү 110-120 мең сум. Алга таба хәрби хәрәкәтләр барган урында бу акча икегә тапкырлана. Икенче контракт өч айдан башлана, һәркем белән аерым сөйләшеп хәл ителә", дип аңлатканнар.

Беренче контрактны имзалаганда бер тапкыр 50 мең сум бирелә. Яраланса, ихтыяри-хатыннарга бер миллионнан өч миллион сумга кадәр түлиләр, әгәр үлсә, туганнарына биш миллион сум бирәчәкләр. Бу түләүләр ирләргә тәкъдим ителгәннән аерылмый.

"Эспаньола" вәкиле әйтүенчә, контракт "Редут" хосусый хәрби ширкәте белән төзелә. Шуңа күрә контрактның вакыты чикләнгән. Саклану министрлыгының контрактлар Украинадагы сугыш беткәнчегә кадәр гамәлдә булачак дигән боерыгы "Эспаньола"га кагылмый, дигән журналистка канал вәкиле.

"Эспаньола" - Русия футбол фанатлары, шул исәптән уңчы радикаль карашлылар оештырган төркем. Аңа кимендә 150 кеше керә. Башта "Эспаньола" үзен "ихтыяри бүлекчә" дип таныта иде, соңрак күпмедер вакытка "ДНР" кораллы көчләренә керде, аннан соң "Редут" җитәкчелегенә күчте. Азатлык радиосының "Система" проекты тикшеренүеннән күренгәнчә, аның белән Русия саклану министрлыгы һәм Русия баш штабының баш идарәсе (Баш күзләү идарәсе) җитәкчелек итә.

  • Моңарчы "Важные истории" Русия саклану министрлыгы контролендәге "Редут" хосусый хәрби ширкәтенең Украинадагы фронт сызыгына җибәрү өчен хатын-кызларны "Борз" батальлонына җыя башлавын җиткергән иде. Батальонда хатын-кызлардан ике отряд төземәкче булулары әйтелде: снайперлар һәм пилотсыз очучы җиһазлар операторы отрядлары.
  • "Русь сидящая" хокук яклау проектына нигез салган Ольга Романова берничә тапкыр саклану министрлыгының Украинадагы сугышка җибәрү өчен тоткыннар арасыннан хатын-кызларны җыюын искәртте. Бу хактагы беренче хәбәрләр быел яз чыкты.
  • Март аенда Север.Реалии сугышта контракт белән хезмәт итәргә булган кайбер хатын-кызларның язмышы турында тикшеренү чыгарган иде. Алар офицерларның медицина роталарындагы хатын-кызларны үзләре белән бергә яшәргә мәҗбүр итүен сөйли. Кайберләре өчен бу фронтта исән калу өчен бердәнбер мөмкинлек булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Башкортстан Дәүләт җыены депутаты безгә икътисадчылар кирәк түгел дип белдерде

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аның әйтүенчә, югары уку йортлары "беркемгә кирәкми торган" белгечләр әзерли, ә оешмаларга эшче куллар кирәк. Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Тимур Кәримов та хезмәт базарында югары белемле белгечләр күбрәк, ә республикага эшчеләр кирәк дигән.

Югары уку йортлары икътисад һәм башка дисциплиналарда "беркемгә кирәкми торган" белгечләр әзерли. Уку йортын бетерүчеләр арасында "зыялылар" саны күп булуы аркасында Башкортстан оешмаларына эшчеләр җитми. Бу хакта бүген, 29 ноябрьдә, Башкортстан Корылтаеның сәламәтлекне саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Салават Харасов әйтте, дип яза РБК.

"Элек без беркемгә кирәкми торган белгечләрне чиктән тыш әзерләдек: икътисадчыларны, башка белгечләрне, зыялыларны. Югары уку йортлары һәр ел йөзләгәнне әзерләп чыгара - алар икътисадта кирәк түгел, аларга ихтыяҗ юк. Шуннан соң алар үзләрен кайдадыр эзли башлый. Ә оешмаларга эшкә бармыйлар - белгечлекләре андый түгел. Хәзер без башладык инде - яңа белгечлеккә әзерләү өчен финанс ярдәме дә бар, тик моңа вакыт кирәк", дип белдергән депутат комитет утырышында.

Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Тимур Кәримов та хезмәт базарында югары белемле белгечләр күбрәк, ә икътисадка эшчеләр кирәк дигән.

  • Башкортстанда машинистлар, операторлар, машина йөртүчеләр, фрезерчылар, металл кыручылар, слесарьлар һәм станок көйләүчеләр җитми. Түрәләр һәр атна саен киңәшмәләрдә эшче көчләр җитмәве турында сөйли. Эш эзләү сервислары вакансияләр белән тулы. Шул ук вакытта Башкортстанда эшсезлек дәрәҗәсе иң аз күрсәткечләрдә.
  • Республика хезмәт министрлыгы белешмәләренә таянып Mkset язуынча, Башкортстан оешмалары арасында эшчеләргә иң нык кытлык кичерүче оешма – очкычларга двигательләр җитештерүче "Уфа мотор төзелеше җитештерү берләшмәсе". Оешмага 3321 кеше җитми диелә.
  • Шул ук вакытта икътисади фәннәр докторы, Башкортстанның атказанган икътисадчысы Рөстәм Ахунов әйтүенчә, эшчеләргә кытлык тудырган төп сәбәпләр – Башкортстан ирләренең "өлешчә" мобилизация кысаларында һәм "ихтыяри" батальоннар белән Украинадагы сугышка китүе, башкортстаннарның чит илләргә һәм башка төбәкләргә күченүе һәм демографик вазгыять. Аның әйтүенчә эшләрдәй кешеләр санының кимүе һәм "моңарчы күрелмәгәнчә эшсезлекнең кимүе" – хезмәт базарындагы киеренкелек турында сөйли.
  • Мәскәүнең Украинага һөҗүменә булышу өчен Башкортстанда мотоукчы полк, дистәдән артык хәрби төркем төзелде. Башкортстанның бу өлкәдә актив булуын сәясәт белгече Андрей Потылицын республика башлыгы Радий Хәбировның Кремльгә ярарга тырышуы һәм эшсезлек, фәкыйрьлек белән аңлата.
  • Күптән түгел Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова хәзерге вакытта республикада эшсезлек дәрәҗәсе иң түбән күрсәткечләрдә дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Чехиядә "Ульрика" кунакханәсе мөлкәтен "туңдырырга" мөмкиннәр — аны Татарстан хөкүмәте белән бәйлиләр

"Ульрика" кунакханәсенә Татарстан хөкүмәте контролендәге "Связьинвестнефтехим" ширкәте ия. Карловы Варыдагы "Ульрика" кунакханәсе Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиевнең иң яраткан ял йортларыннан берсе булып санала.

Русиягә каршы кертелгән чикләүләр белән бәйле рәвештә, Чехиядә Карловы Вары шәһәрендәге "Ульрика" һәм "Московский двор" кунакханәләренең мөлкәтен туңдырырга мөмкиннәр. Бу хакта Чехиянең Česká televize (ČT) дәүләт телеканалына сылтама белән РБК яза.

"Ульрика" кунакханәсенә Татарстан хөкүмәте контролендәге "Связьинвестнефтехим" ширкәте ия. "Московский двор"ның хуҗасы — "Мәскәү үзәге".

Тикшерүне Чехия Финанс-аналитика идарәсе алып бара, оешма фикеренчә, "Мәскәү үзәге" Кырымда эшчәнлек алып барган, ә моны Европа чикләүләре тыя.

Ноябрь уртасында Чехия хөкүмәте Русиянең илдәге дәүләт мөлкәтен туңдырырга булды. Бу чаралар Прага, Карловы Вары һәм Урта чех төбәгендәге 70ләп күчемсез милеккә кагылды. Русия президенты эшләре идарәсенең "Чит илдәге мөлкәт белән идарә оешмасы"на ("Госзагрансобственность") каршы чикләүләр кертелде.

"Бу милекне тапшырып яки сатып булмаячак. Бу милек өчен аренда түләве килә торган банк хисапларын Русия берничек тә куллана алмаячак", дип аңлатты Facebook-та Чехия премьеры Петр Фиала.

  • "Связьинвестнефтехим" —дәүләт холдингы, аерым алганда "Татспиртпром" да аныкы. Баш мөдире - Сорокин Валерий Юрий улы. Мөдирләр шурасы рәисе - Миңнеханов Рөстәм Нургали улы.
  • Карловы Варыдагы "Ульрика" кунакханәсе - Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиевнең иң яраткан ял йортларыннан берсе булып санала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Татарстан түрәсе республика төзекләндерергә алынган баскынлыктагы Лисичански һәм Рубежное шәһәрләрендә вазгыятьнең авыр булуын сөйли

Баскынлыктагы Лисичански. Архив фотосы
Баскынлыктагы Лисичански. Архив фотосы

Аның әйтүенчә, Лисичански фронт сызыгына бик якын: кайбер өлешләрендә 22 чакрым, кайбер урыннарында нибары 14 чакрым гына ераклыкта.

Баскынлыктагы Луһански өлкәсенең Лисичански һәм Рубежное шәһәрләрендә даими атышлар аркасында җимереклекләр күп. Бу хакта "Новости" агентлыгына Татарстан вице-премьеры Евгений Варакин сөйләгән. Бу ике шәһәрне дә Татарстан үз карамагына алган иде, Варакин аларда барган төзекләндерү эшләрен җитәкли.

Түрә әйтүенчә, хәзерге вакытта фронт сызыгына якын шәһәрләр тулысынча имин дип әйтү авыр. Лисичански янындагы Приволье һәм Новодружески шәһәрләрендә атышка эләкмәгән бер генә йорт та юк, дигән ул. Аның әйтүенчә, Лисичански фронт сызыгына бик якын: кайбер өлешләрендә 22 чакрым, кайбер урыннарында нибары 14 чакрым гына ераклыкта.

Татарстан вице-премьеры Украина кораллы көчләренең 150 чакрымга кадәр ата торган коралы булуын искәртә.

  • Былтыр 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Татарстан - Идел буе төбәкләре арасында фетнәчел Донбасска иң күп һуманитар ярдәм җибәрүче республикаларның берсе. Шул рәвешле Татарстан керемнәрен хәзер Украинадан оккупацияләнгән шәһәрләр дә "йота".
  • 2022 елда июльдә Русия хәрбиләре басып алган Лисичанскиның Татарстан карамагына күчәчәге билгеле булды. Соңрак моны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та раслады, "Русия президенты фәрманы белән без Лисичански өчен җавап бирәбез" диде.
  • Быел майда исә Луһански "халык республикасы"ның Рубежное шәһәрен дә төзекләндерергә алынды.
  • Сентябрьдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың сугыш барган урыннарга дүрт мең тоннадан артык һуманитар ярдәм җибәрүен әйткән иде.
  • Аерым алганда су килүне җайга салуда, күперләр һәм юллар төзегәндә куллану өчен торбалар, эшкәртелгән агач: әйтик, такталар җибәрделәр.
  • Быел гыйнвар башында Татарстан Лисичанскида су һәм газ торбаларын алмаштыруын хәбәр итте. Татарстан белгечләре зарарланган объектларның исемлеген дә төзегән иде. Беренче чиратта күп фатирлы йортларны һәм социаль тармак объектларын торгызырга ниятләнде. Бу – сигез мәктәп, 11 балалар бакчасы, 13 хастаханә һәм амбулаторияләр диелде.
  • Татарстанның Рубежноеда төп бурычы – яшәү өчен кирәкле инфраструктураны торгызу, газ, су, ут белән тәэмин итү.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Илдән чыгу тыелган русияләрнең чит ил паспортларын тартып алачаклар

Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Илдән чыгу тыелуы турында хәбәр килеп ирешкәч тә русияләргә биш көн эчендә чит ил паспортларын тапшырырга кирәк булачак. Бу тәртип 2023 елның 11 декабреннән гамәлгә керә.

Илдән чыгу тыелган русияләргә шушы хакта рәсми хәбәр ителгәч тә, биш көн эчендә чит ил паспортларын "саклауга" тапшыруны мәҗбүри итмәкче булалар. Бу хакта хөкүмәтнең 22 ноябрьдә имзалаган карарында әйтелә, ул хокукый актлар рәсми порталында чыкты. Документ 2023 елның 11 декабреннән гамәлгә керә.

114нче Федераль канунга ярашлы, илдән чыгуны Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләре тыя ала. Бу тыю дәүләт серен һәм "аеруча мөһим белешмәләр"не белә алырдай кешеләргә, җинаять эшләре нигезендә хөкем ителгән, шикләнелүче һәм гаепләнүче кешеләргә, бурычларын түләмәүчеләргә, банкротларга һәм хәрби хезмәткә чакырылучыларга карата кертелергә мөмкин.

Хөкүмәт йорты карарында әйтелгәнчә, әгәр хәрби хезмәткә чакырылучы чит илгә чыгу хокукыннан мәхрүм ителгән икән, үзенең чит ил паспортын кире кайтару өчен ул түрәләргә хәрби билетын күрсәтергә тиеш. Анда хәрби яки альтернатив сивил хезмәтнең тәмамлануы турында тамга булуы зарур.

Быел җәй Русия президенты Владимир Путин "Русия Федерациясеннән чыгу һәм Русия Федерациясенә керү тәртибе турындагы" канунга үзгәрешләр кертү турында канун өлгесен имзалады.

Документка ярашлы хәрби хезмәткә чакырылганнар һәм альтернатив сивил хезмәткә җибәрелгән русияләр паспортларын эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре бүлегенә яки күп функцияле үзәкләргә (МФЦ) тапшырырга тиеш булачак. Алар аны хезмәт итеп бетергәч кенә ала алачак.

  • Март аенда Русия оешмаларында һәм дәүләт корпорацияләрендә эшләүчеләрне эштән җибәрү белән янап, чит ил паспортларын тапшырырга мәҗбүр итәләр дип хәбәр ителде. Мәскәү Украинага һөҗүм иткәннән бирле бер ел эчендә аларның күбесе чит илгә чыга алмас булган.
  • Журналистлар мәгълүматынча Русиянең дәүләт оешмаларында эшләүчеләр чит ил паспортын Федераль иминлек хезмәтенә яки махсус бүлекчәгә саклауга бирә. Ә моннан баш тартучыларга эштән китәргә тәкъдим итәләр яки документны гамәлдән чыгару белән яныйлар диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

"Азат Идел-Урал" хәрәкәтенең Telegram-каналы томаланган

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Без яңа канал ачтык һәм кирәк булса Идел-Урал республикалары Русия золымыннан азатлык алганчыга кадәр аны яңадан ачып торачакбыз. Һәрберебезнең ирекле рәвештә сөйләшергә һәм яшәргә хакы бар. Үзебез өчен дә, халыкларыбызның киләчәге өчен дә бу хокукны көрәшеп алырга тиеш", дип җиткерә активистлар.

Кичә, 28 ноябрьдә, "Азат Идел-Урал" хәрәкәтенең Telegram-каналы томаланган. Хәрәкәт вәкилләре моны "Кремльнең бот-фермасы көчле һөҗүм ясавы" белән бәйле дип саный һәм элегрәк башкорт милли хәрәкәтенең каналлары да томалануын хәтерләтә.

"Без яңа канал ачтык һәм кирәк булса Идел-Урал республикалары Русия золымыннан азатлык алганчыга кадәр аны яңадан ачып торачакбыз. Һәрберебезнең ирекле рәвештә сөйләшергә һәм яшәргә хакы бар. Без үзебез өчен дә, безнең халыкларның киләчәге өчен дә бу хокукны көрәшеп алырга тиеш", дип җиткерде алар.

9 ноябрь кичендә башкорт оппозициясенең "КушТау on-line", "Тот самый из Башкорт" һәм "Башнацполит" Telegram-каналларына язылучылар бу каналларны таба алмауларын хәбәр итте. Соңрак аларның ботлар җибәрелеп томаланулары билгеле булды. Томаланучы каналлар арасында "Комитет башкирского сопротивления" каналы һәм Татарстан хакимияте белән бәйле дип саналган "Башкирский снег" каналлары да бар диелде.

Башкорт активисты, сәяси мөһаҗир Руслан Габбасов оппозицион Telegram-каналларның томалануына Башкортстан хакимиятләрен гаепләде.

Бу уңайдан үзләрен "Сөргендәге бәйсез Татарстан хөкүмәте" дип атаучы бер төркем татар активистлары Telegram-га нигез салган Павел Дуровка ачык хат чыгарган иде. Алар мессенджердагы һәр кулланучының сәяси хокукларын һәм сайлау иреген хуплауны сорый, "оппозицион медиаларны юкка чыгару өчен пычрак технологияләр куллануларына" юл куймаска чакыра.

  • "Азат Идел-Урал" хәрәкәте оешу турында 2018 елның мартында игълан ителде. Аңа татар милли хәрәкәте активисты, интернетта Путин сәясәтен тәнкыйтьләгән язмалары өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан, 2018 ел ахырында Британиядә сыену алган Рәфис Кашапов, эрзя милли хәрәкәте активистлары Сыресь Боляень һәм Ростислав Мартынюк нигез салды.
  • Әлеге хәрәкәт Идел буе республикаларындагы халыкларның милли хокукларын, телләрен яклап төрле чаралар уздыра.
  • 2022 елның февралендә Русия баш прокуратурасы "Азат Идел-Урал" хәрәкәтен Русиядә теләнмәгән оешма дип таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

"Vерните мужа! Я Zа#балась". Русиядә мобилизацияләнгән ирләрнең хатыннары флешмоб башлап җибәрде

Флешмоб күренеше
Флешмоб күренеше

Бер көн элек, 27 ноябрьдә мобилизацияләнгәннәрнең туганнары вакыты чикләнмәгән мобилизациягә каршы манифест һәм петиция язды, алар ирләрне өйгә кайтаруны таләп итә.

Русиядә мобилизацияләнгәннәрнең туганнары машина флешмобы оештырган: алар машина тәрәзәләренә Украинада сугышучы ирләрне өйләренә кайтарырга чакыручы стикерлар ябыштыра башлаган.

Флешмоб хакында мәгълүмат һәм аның белән бәйле фотолар "Путь домой" Telegram-каналында чыкты. Бу канал мобилизацияләнгән ирләрнең туганнары алып барган протест эшчәнлеге турында сөйли.

Фотолардан күренгәнчә, хатын-кызлар машинага "Vерните мужа! Я Zа*балась" һәм "Vерните Zятя…" дигән ябыштыргычлар беркеткән. Ижау, Орел, Барнаулдан, Краснодар краеннан һәм Амур өлкәсеннән шундый фотолар килгән.

"7x7" басмасы искәртүенчә, хатын-кызлар бу ябыштыргычларны Wildberries-тан сатып ала. Әмма маркетплейсның сайтында бу стикерлар башка юк, сатучысы шәхси хәбәр язып җибәреп, заказ бирергә була дип искәрткән.

Бер көн элек, 27 ноябрьдә мобилизацияләнгәннәрнең туганнары вакыты чикләнмәгән мобилизациягә каршы манифест һәм петиция язды, алар ирләрне өйгә кайтаруны таләп итә.

Манифест авторлары мобилизацияне "куркыныч хата" дип атый һәм Путинның резервтагыларны сугышка чаккырмаячаклар, "махсус хәрби операцияне" бары тик профессионал ихтыярилар башкарачак дип вәгъдә итүен хәтерләтә.

Алар русияләрдән ярдәм сорый һәм "өлешчә" мобилизациянең яңа дулкыны һәркемгә кагылырга мөмкин дип искәртә.

Башкортстанда да мобилизацияләнгәннәрнең туганнары сугыштагы ирләрне алмаштыруны сорап Радий Хәбировка мөрәҗәгать иткән иде. Алар ирләрнең "тимер булмавын", бер елдан артык окопларда яшәвен искәртә. Башкортстан республикасы белән идарә итү үзәге белгече исә Путинның мобилизация игълан итү турындагы фәрманына сылтанып, сугыш бетмичә кайта алмыйлар дип җаваплады.

  • Ноябрь уртасында Русия төбәкләре губернаторлары урынбасарларына мобилизацияләнгәннәрнең туганнары һәм хатыннары кәефләрен игътибар белән күзәтергә кушылды.
  • Бер төбәкнең хакимиятендәге чыганагы The Insider-га раславынча, губернаторларга тышкы протестларны "теләсә ничек" туктатырга дигән бурыч куелган. "Үгетләргә, вәгъдә итәргә, акча түләргә. Теләсә ничек итеп. Бу урамга гына чыкмасын, теләсә нинди санда, хәтта 50 кеше генә булса да", дип сөйләгән басма әңгәмәдәшчесе.
  • Шулай ук соңгы вакытта берничә төбәктә мобилизацияләнгән русияләрнең хатыннарына чаралар үткәрүне тыйдылар. Бу чараларда алар ирләрен демобилизацияләүне, ротацияне, яллар бирүне яки Украинадагы сугышта тәэмин итүне яхшыртуны таләп итмәкче булган иде.
  • Новосибирскида мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары ирләрен Украинадагы сугыштан кайтаруны таләп итеп якшәмбе, 19 ноябрьдә митинг уздырмакчы булган иде. Митингка рөхсәт бирмәделәр. Моның урынына аларны түрәләр белән очраштырдылар.
  • Русиядә "өлешчә мобилизация" 2022 елның 21 сентябрендә игълан ителде. Мобилизация кысаларында гаскәргә чакырулар әлегә юк, әмма юридик яктан мобилизация әле дә дәвам итә. Чөнки аның төгәлләнүе турында Владимир Путин фәрман имзаламады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

1 декабрьдән Уфада балалар бакчасы өчен түләү бәясе арта

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шәһәр хакимиятләре бәяләрнең артуын азык-төлекнең кыйбатлануы белән аңлата.

1 декабрьдән Уфада ата-аналарга баланы бакчага йөрткән өчен аена 400 сумга диярлек артыграк түләргә туры киләчәк. Бу хакта Mkset җиткерә.

Декабрь башыннан баланың бер көн бакчада йөрүе 19 сумга кыйбатланып 170 сумны тәшкил итәчәк, бу хакта Уфа мэриясендә раслаганнар. Әгәр бала аена 21 көн бакчага барса, аена 3570 сум түлисе булачак.

Шәһәр хакимиятләре бәяләрнең артуын азык-төлекнең кыйбатлануы белән аңлата. Түләүнең бер өлешен республика бюджеты каплый: гаиләдә ничә булуга карап, компенсациянең күләме аена 387,48 сумнан 1 356,18 сумга кадәр булырга мөмкин.

  • Русия шәһәрләре арасында хезмәт хакы ягыннан Уфа 29нчы урында тора. 2023 елның беренче яртыеллыгында Уфада уртача хезмәт хакы —60,6 мең сум булган (былтыргыдан 15 процентка күбрәк).
  • Күптән түгел Татарстанның Чаллы шәһәрендә ике кыз бала бакчадан качып киткән иде, хәзер балалар бакчасын прокуратура тикшерәчәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Татарстанның бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец "Егет сүзе" сериалын Роскомнадзорга шикаять итмәкче

Ирина Волынец
Ирина Волынец

Сериал журналист Роберт Гәрәевнең "1970-2010 еллардагы криминаль Татарстан" китабына нигезләнеп төшерелде. Сарманда балалар сериалдагыча уйный башлаган һәм җинаятьчел төркемнәрнең исемнәре белән Telegram-каналлар ачкан. Республиканың бала хокуклары вәкиле сериалны тыюны сорамакчы була.

Татарстанның бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец быел ноябрь башында Русиядә күрсәтелә башлаган "Егет сүзе. Асфальтта кан" ("Слово пацана. Кровь на асфальте") исемле сериалдан зарланып Роскомнадзорга мөрәҗәгать әзерли башлаган. Ул аның Русия президенты Владимир Путин имзалаган "Русиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту" турындагы фәрманына туры килү-килмәвен тикшертмәкче.

Бала хокуклары вәкиле әйтүенчә, сериал балалар өчен зыянлы: алар "Егет сүзе"ндә күрсәтелгәнчә АУЕ (яшүсмерләр арасында төрмә төшенчәләрен пропагандалаучы берләшмә - ред.) хәрәкәтен кабатлый башлаган. Бу хәл Татарстанда гына түгел, Русиянең башка төбәкләрендә дә күзәтелә, хәтта 12 яшьлек балалар турында сүз бара ди ул. Бу хакта "Вечерняя Казань" яза.

"Киноны ясаучылар сериалдан гыйбрәт алып була, аның каһарманнарының язмышы начар бетә дип ышандырды. Әмма балалар сериал каһарманнарына охшарга тырышып үз бандаларын ясый, аларны элекке җинаятьчел төркемнәр исемнәре белән атый", ди ул.

Волынец сериалны тулысынча эфирга чыккач кына тыярга мөмкин булачак ди. Ул чакта белгечләр аңа тулы бәяләмә бирә алачак.

"Егет сүзе. Асфальтта кан" сериалы 90нчы елларда Русиянең күпчелек шәһәрләрендә үсмерләр арасында барлыкка килгән җинаятьчел төркемнәрне тасвирлый.

Кичә республика медиаларында Татарстанның Сарман районында яшәүче балалар сериал белән рухланып, шундагыча уйный башлаган дигән хәбәрләр таралды.

Сарман балалары 90нчы елларда Татарстанда билгеле булган ике җинаятьчел төркемнең исемнәре белән Telegram-каналлар ясаган.

Алар анда бер-берсенә очрашу ("стрелка") билгели, җыеннар игълан итә, сугышуларын төшереп видео кертә һәм хәтта харитада үзләренә районнар бүлешә башлаган. Видеоларга сериалдагы җырларны куеп кертәләр, соңрак аны мессенджерларда тараталар дип җиткерә Татарстан 24" .

Медиа искәртүенчә, җирле халык бу хәлләргә ничек җавап бирергә дә белми. Кемдер үсмерләр уйный һәм шаяра гына дип уйласа, икенчеләре бу уеннарның җитдирәк әйбергә әверелергә мөмкин булуыннан курка диелә.

"Вечерняя Казань" Сармандагы "Егет сүзе" белән рухланган балаларны полиция эзләп тапкан һәм әти-әниләре белән бергә чакыртып, профилактик әңгәмә үткәргән дип яза.

  • "Егет сүзе. Асфальттагы кан" сериалын Ярославль шәһәрендә быел марттан май аена кадәр тешерделәр. Тамашачыларга ул 9 ноябрьдә тәкъдим ителде.
  • Сериал журналист Роберт Гәрәевнең "Егет сүзе. 1970-2010нчы еллардагы криминаль Татарстан" китабына нигезләнеп төшерелгән. Анда чынбарлыкта булган хәлләр тасвирлана. Китапның авторы Казанның Мәскәү районындагы "Низы" җинаятьчел төркеме әгъзасы булган.
  • Русия Югары мәхкәмәсе карары белән 2020 елның 17 августында "АУЕ" хәрәкәте экстремист дип табылды, Русиядә аның эшчәнлеге тыела. Хәрәкәт әгъзалары тәртип саклау оешмалары һәм хакимиятләр белән көрәш идеяләрен тарата.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева вафат

Наилә Гәрәева (1940-2023)
Наилә Гәрәева (1940-2023)

Аның каты авырудан соң вафат булуы әйтелә.

Бүген, 28 ноябрьдә каты авырудан соң 83 яшендә Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты, озак еллар Камал театрында эшләгән Наилә Гәрәева вафат булган. Бу хакта Камал театрының матбугат хезмәте җиткерә.

Мәрхүмә белән хушлашу 29 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә Мәрҗани мәчете каршында булачак.

Наилә Гәрәева бөтен тормышын театрга багышлаган шәхес, татар театрына 60 елдан артык хезмәт иткән сирәк артистларның берсе иде.

  • Ул 1940 елның 18 ноябрендә Казан шәһәрендә туа. 1961 елда В.Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлый һәм Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры труппасына кабул ителә.
  • 1960 елда Хәй Вахитның "Беренче мәхәббәт" әсәрендә Камал театрының бөек шәхесләре белән беррәттән сәхнәгә беренче тапкыр Наилә Гәрәева чыга. Театр студиясенең икенче курсында гына укучы 19 яшьлек Наилә спектакльдә баш рольне – Рәхиләне башкара һәм тамашачының мәхәббәтен яулап ала.
  • 1966 елда куелган Чыңгыз Айтматовның "Гүзәлем Әсәл" спектаклендә төп каһарман - Әсәл ролендә уйный. Әлеге образы өчен ул 1967 елда Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек була.
  • Наилә Гәрәев шулай ук театр педагогикасы өлкәсендә хезмәт итте. Чирек гасырдан артык ул Казан дәүләт мәдәният институтында һәм Казан театр училищесында яшьләргә белем бирде.
  • 75 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган кичәдә Наилә Гәрәева Азатлык радиосына фикер белдереп, "Безгә алмашка яшьләр килә. Аллага шөкер, алар бар һәм бик сәләтле. Бу театрның киләчәге бар дигән сүз", дигән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Татарстанда соңгы 10 айда җыелган салымнарның 62 проценты Мәскәүгә җибәрелгән

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу узган елдан 39 млрдка азрак.

2023 елның 10 аенда Татарстан үзендә җыелган салымнарның 62 процентын федераль бюджетка юллаган. Бу хакта Татарстан финанс министры урынбасары Алла Анфимова "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде.

10 ай эчендә республикада 1 трлн 17 млрд сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр җыеп алынган. Шуларның 633 миллиарды федераль бюджетка күчерелгән. Республика керемнәренең 38 проценты – 384,7 млрд сумы Татарстанда калган.

2022 елның 10 аенда Татарстан Мәскәүгә салымны 39 млрд сумга күбрәк юллаган. Республика 671,8 млрд сумны, ягъни 66 процент керемен федераль бюджетка күчергән булган. Татарстанда исә, 345,5 млрд сум калган.

— Федераль бюджетка күчерелгән керемнәрнең кимүе файдалы казылмалар табуга салым (НДПИ) азаюы белән аңлатыла. Бу нефть бәясе белән бәйле. Төп сәбәбе шул, — диде Алла Афимова.

Министр урынбасары сүзләренчә, нефть кеременә бәйле федераль кануннарның үзгәрүе Татарстанда калучы табыш салымын җыюга тискәре йогынты ясаган.

2022 елда Татарстан, Пенсия фонды һәм Социаль иминиятләштерү фондын исәпкә алып, үзендә җыелган керемнәрнең 71 процентын Мәскәүгә күчерде.

  • Соңгы ике елда Татарстан үзендә инфраструктура проектларын федераль бюджет кредитлары алып тормышка ашыра башлады. Кредитларга салынган Казанның Вознесение трактын төзеп бетерүгә 13 млрд сум акча җитмәве әйтелде.
  • Шул сәбәпле, Татарстанның дәүләт бурычы артты. Ел башында ул 103,5 млрд сум тәшкил итсә, 2024 елда 119,8 млрд сумга җитәчәк. Моңа кадәр Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин дәүләт бурычы 129 млрд сумга җитүе ихтимал дип белдергән иде.
  • 2024 елда Татарстанның саклану, иминлек, госәяси һәм икътисади вазгыятькә бәйле өстәмә чыгымнары үсәргә мөмкин. Депутатлар бюджет дефицитын һәм дәүләт бурычын билгеләнгән чикләрдән арттырырга рөхсәт итте.
  • 2024 елда Татарстан бюджеты дефицитсыз булыр дип көтелә. Бюджет өлгесендә республика керемнәре 383,9 млрд сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Чыгымнар да шул күләмдә булачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Энергетика министрлыгы: Русиянең көньягында һәм аннексияләнгән Кырымда 346 мең кеше утсыз кала бирә

Cочидагы давыл нәтиҗәсе. 27 ноябрь 2023 ел
Cочидагы давыл нәтиҗәсе. 27 ноябрь 2023 ел

27 ноябрьгә каршы төндә Русия һәм Украинаның көньягында моңарчы күрелмәгән көчле давыл булды. Берничә кешенең үлүе билгеле.

Русиянең көньягында, Кырымда һәм Украинаның Мәскәү контролендәге җирләрендә 346 мең кешедә электр уты юк. Бу хакта "Россия-24" каналы эфирында Русия энергетика министры Николай Шульгинов әйтте.

Аның сүзләренчә, аннексияләнгән Кырымда 100 меңләп кеше утсыз, фетнәчел Донецки белән Луһанскиның баскынлыктагы өлешләрендә 86 мең һәм 136 мең кеше.

Запорожье белән Херсон өлкәләренең Украинадан басып алган өлешләрендә 25 мең кеше утсыз утыра.

"Краснодар краенда, Дагыстан респөбликасында һәм Ростов өлкәсендә электр белән тәэмин итү тулысынча торгызылды", диде Шульгинов.

Аннексияләнгән Кырымның Русия куйган башлыгы Сергей Аксенов барлыгы 10 муниципаль берәмлектә: кырымтатарлар яши торган Җанкөй, Күзләү (Евпатория) һәм Сак шәһәрләрендә, шулай ук Яны Капы (Красноперекопски), Сак, Акмәчет, Карасубазар (Белогорски), Сәетләр (Нижнегорски), Җанкөй һәм Черноморское районнарында гадәттән тыш хәл кертелүен белдерде.

Аксенов сүзләренчә, 28 ноябрь иртәсенә 93 мең кеше утсыз калган, 245 авылда су белән тәэмин итү бозылган, 749 түбәгә зыян килгән.

  • 27 ноябрьгә каршы төндә Русия һәм Украинаның көньягында моңарчы күрелмәгән көчле давыл булды. Берничә кешенең үлүе билгеле.
  • Шулай ук көчле давыл аркасында аннексияләнгән Акъярның (Севастополь) аквариум-музеенда 800ләп хайван үлгән.
  • "Тугыз аквариумда яшәгән бөтен хайваннар, якынча сигез йөзләп хайван һәлак булды. Бөтен җиһазлар сафтан чыкты: су суырткычлар, җилләткечләр. Бинага зур зыян килде", диде музей мөдире Юрий Кравцов.
  • Галимнәр климат үзгәрүе һава торышына йогынты ясавын раслый. Глобаль температураның күтәрелүе гадәттән тыш табигать казаларына - су басуларга, корылыкка, урманнарда янгыннар чыгуга, давылларга китерә.
  • Климатка Эль-Ниньо дигән һава торышы күренеше дә йогынты ясый. Бу Тын океанның экваториаль сулары температурасы күтәрелүен аңлата.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Татарстанда инвалидлык пенсиясен 270 меңнән артык кеше ала

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шуларның 17,5 меңе – балалар.

Хәзерге вакытта Татарстанда инвалидлык пенсиясен 270 меңнән артык кеше ала. Бу хакта хөкүмәт йортындагы брифингта Русия пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының республикадагы бүлекчәсе җитәкчесе Эдуард Вафин әйтте, дип яза "Реальное время".

Аерым алганда, мондый пенсия алучы татарстаннарның 261,5 меңе беренче, икенче һәм өченче төркем инвалид. Шулай ук 17,5 мең балага да инвалидлык пенсиясе бирелә.

Инвалидлык буенча иминиятләштерү пенсиясен Татарстанда 57 меңләп кеше ала.

Республикадагы физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең 53 меңләбенә дәүләт пенсиясе түләнә. Аны хәрби хезмәттә, радиация һәм техноген фаҗигаләрдә инфвалид калучылар ала.

  • Бүгенгә Казанда физик мөмкинлеге чиклеләрнең саны 84 мең кешегә җитә. Шуларның 6 меңгә якыны — балигълык яшенә җитмәгәннәр.
  • 1 162 физик мөмкинлеге чикле бала мәктәпләрдә белем ала. Бу инвалид балаларның биштән бер өлешен тәшкил итә. Хәзерге вакытта 42 мәктәптә ишетмәүчеләр һәм күрмәүчеләр, авырдан сөйләшүчеләр, акылга зәгыйфь һәм, шулай ук, аутист балалар белем ала.
  • Моңа кадәр Татарстан хезмәт һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республикада инвалид балалар саны елдан-ел арта баруын әйткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

дәвам

XS
SM
MD
LG