Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗикистан белән Үзбәкстан чигендә 17 кеше һәлак булган


Таҗикстан байрагы
Таҗикстан байрагы

Таҗикстан белән Үзбәкстан арасындагы Ишкобод чик саклау бүлегенә җинаятьчеләр һөҗүм иткән. Һөҗүм итүчеләр биш утлы коралны урлаган.

Бу хакта ТАСС мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Чик сакчыларын коралланган җинаятьчел төркем камап алган. Таҗикстан хакимияте белдерүенчә, 15 кеше атып үтерелгән, 5 кеше кулга алынган. Моннан тыш чик саклаучы бер солдат һәм Таҗикстан эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре һәлак булган.

Ишкобод чик саклау бүлеге Рудаки районында, Таҗикстан башкаласы Дүшәмбедән 50 чакрым ераклыкта урнашкан.

XS
SM
MD
LG