Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хисап пулаты: Русиядә халык саны кимү тизлеге дүртенче ел рәттән арта


Архив фотосы

Русия халык санының табигый артуы белән бәйле максатына ирешә алмаска мөмкин. 2019 елның беренче сигез аенда русияләр саны 52,5 мең кешегә кимегән. Путин сүзчесе моны Икенче дөнья сугышы нәтиҗәләре һәм 1990нчы еллардагы кризис белән аңлата.

Русиянең хисап пулаты 2019 елның гыйнвар-сентябрендә федераль бюджет үтәлеше турында хисап чыгарды. Анда демографиягә кагылышлы саннар да китерелә.

"Табигый кимү тизлегенең дүртенче ел арта баруы Русиядә халык санының табигый артуы белән бәйле дәүләт максатына ирешүгә киртә куя", диелә хисапта.

Хисап пулаты мәгълүматларына караганда, 2019 ел башыннан 1 сентябрьгә Русия халкы 52,5 мең кешегә кимеп һәм 146,7 млн кешегә калган. Мөһаҗирләр Русиядә халык саны кимүнең 76 процентын гына каплый алган.

Хисапка караганда, гыйнвардан августка кадәр Русиядә 994,3 мең кеше туган, бу, былтыргы шул чор белән чагыштырганда, 83,8 мең кешегә (7,8 %) кимрәк. 1,2 млн кеше үлгән, бу былтыргыдан 2,7 процентка кимрәк.

"2019 елның гыйнвар-августында табигый кимү 219,2 мең кеше тәшкил итте һәм гомумән 2018 ел күрсәткеченә (224,6 мең кеше) якынайды. Табигый арту Русиянең 17 төбәгендә генә теркәлде", ди аудиторлар.

Матбугат чараларында әлеге хәбәр таралганнан соң, Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков "әлеге тенденция күптән билгеле һәм ул илкүләм проектларны булдырганда да исәпкә алынды" дип белдерде. Ул Владимир Путин үз чыгышларында илнең демографик чокырда булуын һәм моның тарихи сәбәпләре барлыгын даими әйтеп килә дип тә белдерде.

"Әлеге чокыр, беренчедән, Икенче дөнья сугышы чорыннан килә, аннары Совет берлеге таркалу белән бәйле 1990нчы еллар башы чокыры булды. Һәм менә ике чокыр бергә туры килде, шуңа күрә тискәре динамика күзәтелә", дип китерә Песков сүзләрен Русия агентлыклары.

Русиянең 2020-2022 елларга социаль-икътисади үсеше фаразында язылганча, 2023 елга кадәр халык саны мигрантлар хисабына гына артачак. Табигый арту 2024 елдан башланырга мөмкин. Русия халкы 2024 елга 149 миллионга җитәр дип фаразлана.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG